Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

ЯҢГЫРДА НИЧЕК ЧЫЛАНМАСКА

Тәрәзәдән тышка күз салсаң, урамда көзге яңгыр сибәли. Ярар, табигатьтә начар һава торышы юк, ә кәефне дөрес сайланмаган зонт та төшерергә мөмкин. Әйдәгез, үзенең сыйфаты һәм тышкы кыяфәте белән безне сөендерсен өчен, көзге дустыбызны дөрес сайлыйк әле. Беренчедән, зонтикны базардан алмавың яхшырак. Әлбәттә, анда арзанрак, сатучылар үз товарларын күкләргә чөеп...

Тәрәзәдән тышка күз салсаң, урамда көзге яңгыр сибәли. Ярар, табигатьтә начар һава торышы юк, ә кәефне дөрес сайланмаган зонт та төшерергә мөмкин. Әйдәгез, үзенең сыйфаты һәм тышкы кыяфәте белән безне сөендерсен өчен, көзге дустыбызны дөрес сайлыйк әле.
Беренчедән, зонтикны базардан алмавың яхшырак. Әлбәттә, анда арзанрак, сатучылар үз товарларын күкләргә чөеп мактыйлар, вәгъдәләр һәм гарантия бирәләр, әмма монда ныклы шик бар, чөнки сез аннан соң ватылган зонтигыгызны күтәреп, инде юкка чыккан сәүдә ноктасын эзләп, вакытыгызны да әрәм итәсез, нервларыгызны һәм сәламәтлегегезне дә бетерәсез. Кибеттән алынган зонтлар белән дә, кызганычка каршы, проблемалар килеп чыга, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, бу очраклар сирәгрәк очрый.
Төрелә торган зонтлар кулларны азат итүләре белән яхшы, әмма зонтның төрелүе никадәр күп булса, аның механизмнары шулкадәр тизрәк какшый һәм сына. Шуна күрә таяк-зонт яки ике төрелешле зонт алу яхшырак. Ә иң яхшысы - төрле очракларга ике төрлесен алу.
Димәк, сез төрелә торган зонт аласыз. Ашыкмагыз, аны берничә тапкыр ачыгыз һәм ябыгыз. Яхшы энәләр (спицы) һәм ныгыткычлар җиңел һәм майлаган кебек хәрәкәтчән булырга тиеш. Энәләрнең тутыкмас корычтан эшләнгән булуы яхшырак. Зонтны бер яктан икенче якка тирбәтегез.
Зонтның таягы яхшылап беркетелгән булырга тиеш.
Зонт сатып алганда аның гөмбәзе тегелгән тукымага игътибар итегез. Иң киң таралган материал булып полиэстер тора, ул ефәк һәм атласны алыштыра. Ул яктылык тәэсиренә бик чыдам һәм су үткәрми. Кайвакыт полиэстерга мамык кушалар, ул тукыманы йомшаграк, берүк вакытта кыйммәтрәк тә итә. Полиэстер нык һәм ышанычлы тукыма булып санала. Нейлон үзенең арзанлыгы белән аерыла. Ләкин тукыма үзе кул белән каплаганда тупас, ул зонтны киптергәннән соң "утыра" Шуның белән бергә нейлон шактый чыдам, нейлон зонтлар төзек килеш озак еллар хезмәт итәләр.
Балалар зонтын сайлаганда аның куркынычсызлыгына игътибар итегез. Энәләренең очлары пластмасса каплавычлар (наконечники) белән капланырга тиеш, ә зонтның түбәсе очлы булу зарур.
Яңгырдан соң зонтны элеп куеп һәм ярым ябык килеш киптерәләр, чөнки аның тукымасы киерелергә һәм бозылырга мөмкин. Зонтны чехолыннан тулысынча кибеп бетмичә чыгармагыз. Аны җылыту батареясы янында киптермәгез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев