Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Ут шаярганны яратмый

(Мәктәп балалары өчен кагыйдәләр җыелмасы) Кеше тормышында ут мөһим роль уйный. Ләкин кешегә буйсынмый башласа, ул зур зыян китерергә мөмкин. Янгыннар гаять зур матди зарар китерә, кешеләр гомеренә куркыныч тудыра. Балалар! Янгынны булдырмас өчен, гади генә кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк: - шырпы белән уйнамагыз һәм дусларыгызның, кечкенә балаларның да...

(Мәктәп балалары өчен кагыйдәләр җыелмасы)

Кеше тормышында ут мөһим роль уйный. Ләкин кешегә буйсынмый башласа, ул зур зыян китерергә мөмкин. Янгыннар гаять зур матди зарар китерә, кешеләр гомеренә куркыныч тудыра.

Балалар! Янгынны булдырмас өчен, гади генә кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк:

- шырпы белән уйнамагыз һәм дусларыгызның, кечкенә балаларның да шырпы белән уйнавына юл куймагыз. Бензинлы савытка очраклы рәвештә генә ташланган шырпы нык пешүгә һәм каты җәрәхәтләнүгә сәбәп була ала. Ә бензиннан бушаган мичкә тулысына караганда куркынычрак, чөнки ул шартлый;

- каралты-кура эчендә, подвалларда, чормаларда ут белән уйнамагыз.

Җәй җиткәч, мәктәп укучылары урманга походларга бара. Анда да, янгынны булдырмас өчен, үз-үзеңне дөрес тоту бик мөһим.

Яныгызда учакны ничек ягасын белүче өлкән кеше юк икән, учак якмагыз. Учакны шундый җиргә урнаштырырга кирәк: көчле җил исеп, ялкынны тирә-якка таратырлык булмасын. Янып торган учакны ташлап китмәгез, юкса янгын чыгып, урманның һәлак булуы ихтимал. Корыган үләнгә ут төртмәгез, аннан ут агачларга үрмәләргә мөмкин. Учакларны керосин яки бүтән төрле тиз кабынып китүчән сыеклыклар ярдәмендә кабызмагыз.

Өйдә өлкәннәр булмаганда, бер розеткага берничә электр приборы тоташтырмагыз: электр челтәренә көч килеп, кыска ялганыш булырга һәм янгын чыгарга ихтимал. Олылар күрмәгәндә мичләр, газ плитәләре кабызмагыз. Нәрсә икәнен белмәгән әйберләрне, порошоктан һәм буяудан бушаган савытларны, аеруча аэрозольле баллоннарны җылытмагыз.

Балалар! Бу кагыйдәләрне истә тотыгыз һәм үтәгез. Инде янгын чыккан булса, ул вакытта ни эшләргә кирәклеген сез белергә тиеш:

- кичекмәстән, «01» телефонына шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз;

- янәшәдә өлкәннәр булса, тиз генә аларны ярдәмгә чакырыгыз;

- әйберләр яна башлаган гына булса, утка су сибәргә яки калын юрган капларга, ком яки туфрак сибәргә мөмкин;

- яна торган электр үткәргечләрне һәм токка тоташтырылган электр приборларын беркайчан да су белән сүндерергә тырышмагыз, үзегезне ток сугуы бар;

- төтен тулган бүлмәдә яшерен урыннарга кереп качмагыз. Янгынның көчәюен һәм үзегезнең аны җиңә алмавыгызны аңлауга, тиз арада аннан чыгып китегез.

Онытмагыз: сүндерүгә караганда, янгынны булдырмый калу җиңелрәк. Шырпы - уенчык түгел, ут шаярганны яратмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев