Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Ут белән сак булыгыз!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә: Биектау районы территориясендә янгыннар вазгыяте киеренке булып кала бирә. Ел башланып кына китте, ә район территориясендә 2 янгын булды инде, 1 кеше янып үлде. 2015 нче елның 3 нче гыйнварында 23 сәгать...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә: Биектау районы территориясендә янгыннар вазгыяте киеренке булып кала бирә.

Ел башланып кына китте, ә район территориясендә 2 янгын булды инде, 1 кеше янып үлде. 2015 нче елның 3 нче гыйнварында 23 сәгать 30 минутта Яңавыл авылында йорт януы турында хәбәр алынды. Янгын сүндерүчеләрнең беренче расчеты килеп җиткәндә, йортны һәм ишегалды каралтыларын ут чолгап алган була инде. Янгынның мәйданы 108 кв.метрны тәшкил итте. 113 нче янгын часте һәм Мәмдәл янгын сүндерүчеләре янгын урынын хәрабәләрдән арындырганда, зал бүлмәсендә 78 яшьлек йорт хуҗасының мәете табыла.

2015 нче елның 10 нчы гыйнварында кичке җи-денче унҗиде минутта "Казанхимстрой" бакчачылык ширкәтендә бакча йорты яну турында хәбәр килде. Бакча йорты тулысынча янып бетте.

Статистика буенча, иң күп янгыннар һәм кешеләрнең һәлакәте торак секторда килеп чыга. Моны булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк:

- газ җиһазыннан файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска, төзек булмаган газ приборларын кулланмаска;

Реклама

- электр белән җылыту приборларыннан файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска, төзек булмаган электр приборларын кулланмаска;

- электр үткәргечләрне дөрес итеп монтажламау шулай ук фаҗигагә китерә;

- мичтән файдалану чорында, аннан файдалануга карата янгын куркынычсызлыгының барлык кагыйдәләрен үтәргә.

Балаларны караучысыз калдырмагыз, янгынны булдырмас өчен, аларга үзләрен дөрес тоту турында сөйләгез. Шырпы, зажигалка, шәм кебек әйберләрне баланың күзе төшмәслек урынга куегыз.
Биектау муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге искәртә: бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү генә сезнең гомерегез һәм мөлкәтегезнең иминлеген тәэмин итә. Янгын чыккан очракта, 01 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
Нияз Мускеев, Биектау муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев