Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Төтен юлларыгыз тәртиптәме?

Тарту көче ярдәмендә газ янудан калган матдәләрне тышка чыгаручы төтен һәм җилләтү каналлары һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Көчле җил булганда, буран вакытында, морҗа башларына боз катканда яки төтен, җилләтү каналлары тиешле биеклектә булмаганда, шулай ук төтен юлларына яфрак коелганда, эчке яктан кирпеч ярылса, тишекләргә кошлар эләккәндә тарту көче начараерга...

Тарту көче ярдәмендә газ янудан калган матдәләрне тышка чыгаручы төтен һәм җилләтү каналлары һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Көчле җил булганда, буран вакытында, морҗа башларына боз катканда яки төтен, җилләтү каналлары тиешле биеклектә булмаганда, шулай ук төтен юлларына яфрак коелганда, эчке яктан кирпеч ярылса, тишекләргә кошлар эләккәндә тарту көче начараерга яки бөтенләй бетәргә мөмкин. Тарту көче булмаганда газ приборларыннан файдалану куркыныч, чөнки бинага газ исе тулып, шартлау чыгарга мөмкин.
Тарту көченең булу-булмавын газ приборларын кабызыр алдыннан һәм кабызып, 3-5 минут узгач, шулай ук эшләп торганда тикшерергә кирәк. Ул җылыткыч газ приборындагы махсус тишеккә кабызылган шырпыны якын китереп тикшерелә. Тарту көче тиешенчә булганда ялкын тишеккә тартыла, булмаганда кире якка борыла.
Җилләтү каналындагы тарту көче канал рәшәткәсенә кәгазь бите куеп карап тикшерелә. Тарту көче булганда кәгазь рәшәткәгә ябыша һәм кул белән тотмасаң да төшми. Тарту көче булмаганда кәгазь ябышмый, төшеп китә.
Газ приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык максатында абонентлар төтен һәм җилләтү каналларын чистартып, аларның техник торышын тикшереп торырга тиешләр.
Махсус оешмалар елына кимендә бер тапкыр (җылыту сезоны башланганчы) тикшерү уздырырга, файдаланырга яраклымы-юкмы икәнлеге турында акт төзергә тиешләр.
Әлеге эшләрне башкарачак махсус оешмалар турындагы мәгълүматны Биектау РЭГСында 2-36-20 телефоны буенча алырга була.
Җылыту сезоны башлануга төтен һәм җилләтү каналларының яраклылыгы турында уңай нәтиҗә булмаса, "Центргаз" предприятиесе газ бирүне туктатырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев