Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тәүге боз

    Ноябрьдән алып, декабрьгә кадәрге чорда, ягъни салкыннар тотрыклыланганга кадәр көзге боз ышанычсыз була. Гадәттә сулыклар тигез катмый: башта яр буйлары, саерак урыннар, җилдән ышык җирләр, аннары гына урта өлеш ката. Юка бозда ел саен кешеләр һәлак була. Кагыйдә буларак, һәлак булучыларның күпчелеген балалар һәм балыкчылар тәшкил итә. 2015 елның 20...

    Ноябрьдән алып, декабрьгә кадәрге чорда, ягъни салкыннар тотрыклыланганга кадәр көзге боз ышанычсыз була. Гадәттә сулыклар тигез катмый: башта яр буйлары, саерак урыннар, җилдән ышык җирләр, аннары гына урта өлеш ката. Юка бозда ел саен кешеләр һәлак була. Кагыйдә буларак, һәлак булучыларның күпчелеген балалар һәм балыкчылар тәшкил итә.

    2015 елның 20 ноябрендә Казансу елгасында Биектау районының Сасмак авылында яшәгән ике кеше - 1963 нче елгы И.Г.Салихҗанов һәм 1988 нче елгы И.А.Галәүтдинов һәлак булды. Балыкчылар фаҗигагә дучар булган урында бозның калынлыгы нибары 2-3 см гына тәшкил иткән.
    Түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгәндә бәла-казадан котылып калырга мөмкин:

    -төче суда бозның калынлыгы 10 сантиметр, тозлы суда 15 см булганда улкеше өчен куркынычсыз санала. Мондый катлам барлыкка килсен өчен һава температурасы 8-9 көн дәвамында - 10 градус булырга тиеш;

    -әгәр дә һава температурасы өч көннән күбрәк вакыт 0 градустан югарырак торса, бозның ныклыгы 25%ка кими;

    -бозның ныклыгын карап та белергә мөмкин: боз зәңгәрсу, яшькелт төстә үтә күренмәле булса, ул нык, ә инде ак төстәге бозның ныклыгы 2 тапкыр кимрәк. Соры, тонык аксыл яки сары боз бигрәк тә ышанычсыз. Мондый боз хәтта чытырдамыйча да ишелеп төшә.

    Бозда үзеңне ничек тотарга кирәк соң?

    -балаларны өлкәннәрдән башка боз өстендә балык тотарга, чаңгыда, тимераякта шуарга җибәрмәскә;

    -тәүлекнең караңгы вакытында һәм томан, буран булганда, яңгыр яуганда боз өстенә керергә ярамый;

    -сулыкны аркылы кичү зарурлыгы булганда сукмак салынган юлдан яки чаңгы эзеннән баруың хәерлерәк;

    Реклама

    -бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый. Утын пүләне яки чаңгы таягы белән бер тапкыр каты итеп сукканнан соң бераз су күренсә, бу бозның юка һәм ышанычсыз булуын күрсәтә. Мондый очракта үзең килгән эздән, аякларны җилкә киңлегендә аерып, боз өстеннән шудырып кына атлап, шунда ук ярга ашыгырга кирәк;

    -бозда балык тотканда чокырларны бер-берсеннән 5-6 метр ераклыкта ясарга ярамый. Бәлагә юлыкмас өчен балыкчының коткару жилеты яки күкрәкчәсе, шулай ук бер очында элмәкле, икенчесенә 400-500 г авырлыктагы әйбер беркетелгән 15-20 метр озынлыктагы бау булырга тиеш.
    Боз өстенә исерек хәлдә керү, сикерү һәм йөгерү, бер урында күп кеше бергә җыелу тыела, тиз агышлы елгалардагы юка бозга аяк та басарга ярамый.

    Әгәр дә боз астына китсәгез нишләргә?

    -каушап калмаска, кискен хәрәкәтләр ясамаска, тигез сулыш алырга.

    -кулларыңны ике якка җәеп, башың белән суга чуммас өчен боз читенә ябышырга тырышырга;

    -булдыра алганча агым алай ук көчле булмаган урында җылу читенәрәк якынаерга тырышырга;

    -кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәгең белән шуышып, бозның читләрен ватмыйча, башта бер аягыңны, аннары икенчесен өскә күтәрергә. Әгәр дә өскә күтәрелгәч, боз җимерелмәсә, акрын гына тәгәрәп, ярга таба юнәлергә.

    -үзегез килгән якка таба хәрәкәтләнергә кирәк, чөнки ул урындагы боз инде сыналган була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: