Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Суд эшчәнлегендә куркынычсызлыкны тәэмин итү

2015 нче елның 23 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Биектау районы суды базасында Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе һәм Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе уртак эш төркеменең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйлаҗев, Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, шулай...

2015 нче елның 23 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Биектау районы суды базасында Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе һәм Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе уртак эш төркеменең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйлаҗев, Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре районнары судлары рәисләре катнашты. Комиссия эшендә видеоконференция элемтәсе буенча Татарстан Республикасының район, шәһәр судлары рәисләре, суд администраторлары һәм өлкән суд приставлары да катнашты.

Көн тәртибенә суд эшчәнлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре кертелгән иде.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы суд приставлары һәм конвой хезмәтенең өйрәнү-тренировка занятиеләре уздырылды. Занятиеләр барышында суд бинасында, гадәти режимда эш-ләгәндә, каравыл һәм суд утырышлары куркынычсызлыгын тәэмин итүне оештыру буенча гамәли чаралар өйрәнелде. Болар - хөкем карарын укыган вакытта судьяга һөҗүм итәргә омтылганда, хөкем ителгән кешене сак астыннан азат итү максатыннан, шартлату белән янаганда һәм заложниклар алганда килеп туган гадәттән тыш хәлләрне бетерү, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм, кинологлар хезмәте көчләрен һәм чараларын җәлеп итеп, шартлаткыч җайланмага охшаган әйберне юк итү.

Шулай ук гадәттән тыш хәл килеп туганда, шаһитларны, зыян күргән кешеләрне һәм судьяларны дәүләт яклавын тәэмин итү буенча һәм билгесез булып калырга тиешле (зашифрованный) шаһитны суд утырышы залыннан алып чыгу буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы белән уртак гамәлләр башкарылды.

Гамәли занятиеләрнең өченче этабы - "шартлаткыч җайланмага охшаган әйбер табылды" дигән команда булганнан соң, килгән кешеләрне, суд хезмәткәрләрен һәм судьяларны суд бинасыннан эвакуацияләү иде. Гамәли занятиеләр уздыру тәмамлангач, эш комиссиясе киңәшмә үткәрде. Анда һәр службаның ничек эшләве анализланды һәм аларга тиешле билгеләр куелды.

Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйлаҗев әйтүенчә, суд эшчәнлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү ул - барыннан да бигрәк, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен судларга мөрәҗәгать итүче кешеләрнең һәм суд системасы хезмәткәрләренең иминлеген саклау.

Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, судлар эшчәнлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, барлык службалар, судлар рәисләре һәм администраторлары алдындагы беренче чираттагы мөһим бурычларны билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев