Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Су коенганда сак булыгыз!

Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларда да коенмавың хәерлерәк. Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез - хәлегез бетүе ихтимал. Коену өчен махсус билгеләнгән урыннардагы чикләгеч билгеләрне узып чыкмагыз. Моторлы, җилкәнле пароходлар, ишкәкле көймә-ләр, баржалар һәм башка транспорт чараларына якын килмәгез. Иптәшләрегезне...

Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларда да коенмавың хәерлерәк.

Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез - хәлегез бетүе ихтимал.

Коену өчен махсус билгеләнгән урыннардагы чикләгеч билгеләрне узып чыкмагыз.

Моторлы, җилкәнле пароходлар, ишкәкле көймә-ләр, баржалар һәм башка транспорт чараларына якын килмәгез.

Иптәшләрегезне ярдан, вышкадан, трамплиннан суга төртеп төшермәгез.

Туңганчы һәм арыганчы коенмагыз.

Су янында балаларны үзләрен генә калдырмагыз. Аларны йөзәргә өйрәтегез.

Су коенганда түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәгез:

- иртән яки кичен коену яхшырак, чөнки бу вакытта кояш җылыта, әмма эссе сугу куркынычы булмый;

- су температурасы 17-19 градустан ким булмаска тиеш, суда 20 минуттан артык торырга ярамый, вакыт акрынлап 3-5әр минутка арттырыла бара;

- калтырый башлаганчы коенырга ярамый. Бу вакытта көзән җыеру, сулый алмау, аң югалту куркынычы арта. Берничә тапкыр 15-20шәр минут коенып, ял иткән арада хәрәкәтчел уеннар уйнап алу яхшы;

- кояшта озак булганнан соң суга кинәт килеп керергә яки сикерергә ярамый. Гәүдә салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә;

- исерек килеш суга кермәскә. Алкоголь баш миендәге кан тамырларын тарайтучы һәм киңәйтүче үзәкне томалый;

- җиһазланган пляж юк икән, коену өчен төбе комлы, ярлары текә булмаган урынны сайларга;

- агым алып киткән икән, каршы торырга маташмагыз. Аз-азлап кына ярга якыная барып, агым уңаена йөзәргә кирәк;

- чоңгылга эләксәгез дә, югалып калмагыз. Тирән итеп сулап, үпкәләргә һаваны күбрәк тутырырга да, суга чумарга һәм, читкә таба көчле ыргылыш ясап, калкып чыгарга.

Суга баткан кешегә

ярдәм итү алымнары:

1. Суга баткан кеше нинди хәрәкәтләр ясавын үзе дә аңламый. Ул үзен коткаручыга чытырдап ябышырга һәм аны суга өстерәргә мөмкин. Махсус коткаручыларны суга батучы янына, кулларына нинди дә булса әйбер тотып, акрынлап кына якынлашырга өйрәтәләр. Суга батучы кеше шул әйбергә ябышырга тиеш.

2. Суга батучыга нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген аңлаешлы, ачык һәм кыска итеп аңлатыгыз, шулай ук аңа куркуын җиңәргә ярдәм итегез. Аның күзләренә туры карарга тырышыгыз.

3. Әгәр батучыга якында гына һәм кул астында суда батмый торгын предмет булса, аны батучыга таба ыргытыгыз.

4. Әгәр кул астында, мәсәлән, ишкәк яки бау булса, аны батучыга сузыгыз яки ыргытыгыз. Аны судан тартып чыгарыгыз.

5. Кеше сай сулыкта бәлагә дучар булса, коткару чарасын сузар өчен аңа суны ерып якынаерга тырышыгыз. Төпкә ныклап басыгыз, бер кулыгыз белән нинди дә булса ышанычлы терәккә ныклап тотыныгыз һәм аңа таяк сузыгыз. Әгәр җитәрлек күләмдә кешеләр булса, алардан тере чылбыр тезәргә мөмкин.

6. Көймәдән суда батучыга нинди булса суда батмый торган әйбер ыргыта яки таяк суза аласыз. Аннан соң сезгә аны өстерәп чыгарыргамы яки көймәгә сөйрәп менгерергәме икәнлеген хәл итәргә туры киләчәк. Карарны бәлагә дучар булучының авырлыгын, халәтен, көймәнең ныклыгын исәпкә алып кабул итү мөһим. Батучыны коткарган вакытта көймәдә бөтен буегызга басмагыз.

7. Әгәр сезгә батучы янына йөзеп килергә туры килсә, куркынычны киметер өчен аның янына тәмам якын килеп бетмәгез, күпмедер аралык калдырып туктагыз һәм аңа коткару чарасын сузыгыз. Аның белән сөйләшегез, куркуын җиңәргә ярдәм итегез һәм аны аяклары белән хәрәкәтләнергә мәҗбүр итегез. Ә үзегез бу мизгелдә йөзү чарасы ярдәмендә аны ярга таба өстерәгез.

8. Коткарырга маташканда бәлагә дучар булучы кайчак сезгә ярдәм итәр өчен аяклары белән хәрәкәтләнерлек хәлдә булмый. Бу очракта аны буксирлау чарасы (бау, сөлге) ярдәмендә өстерәгез. Батучының үзегезгә чытырдап ябышуына юл куймагыз.

9. Әгәр суда батучы аңсыз хәлдә булса, аның башын су өстендә булырлык итеп күтәреп тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев