Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

САК БУЛЫГЫЗ: МОШЕННИКЛАР!

Республика территориясендә гражданнарга карата мошенниклык гамәлләре дәвам итә. 13 сентябрьдә сәгать 11.30 да зыян күрүче хатын-кызның фатирына билгесез хатын-кыз килә, үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра, иске кәгазь акчаларны алыштыру сылтавы белән 1930 елгы, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр урамында яшәүче пенсионерка, гражданка Л.Дның 2000 акчасын алып чыгып китә. 13 сентябрьдә 14.00...

Республика территориясендә гражданнарга карата мошенниклык гамәлләре дәвам итә.
13 сентябрьдә сәгать 11.30 да зыян күрүче хатын-кызның фатирына билгесез хатын-кыз килә, үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра, иске кәгазь акчаларны алыштыру сылтавы белән 1930 елгы, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр урамында яшәүче пенсионерка, гражданка Л.Дның 2000 акчасын алып чыгып китә.
13 сентябрьдә 14.00 билгесез хатын-кыз, зыян күрүченең фатирына килә, үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра, иске кәгазь акчаларны алыштыру сылтавы белән Түбән Кама шәһәре, Тукай урамында яшәүче 1933 елгы пенсионер, граҗданин А.В ның 400000 сум акчасын алып чыгып китә.
13 сентябрьдә 15.20 дән 15.40 сәгатькә кадәр чорда, билгесез хатын-кыз, үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, иске кәгазь акчаларны алыштыру сылтавы белән 1933 елгы, Түбән Кама шәһәре, Тукай урамында яшәүче Б.А ның фатирына килеп, аның 37000 акчасын алып чыгып китә.
13 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә, билгесез хатын-кыз, үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, иске кәгазь акчаларны алыштыру сылтавы белән 1927 елгы, Чистай шәһәре Энгельс урамында яшәүче пенсионерка Г.В. ның 5000 акчасын алып чыгып китә.
21 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә, билгесез хатын-кыз, үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып, кәгазь акчаларны алыштыру сылтавы белән, 1928 елгы, Әлмәт шәһәре Нефтяниклар урамында яшәүче пенсионерканың акчасын алып чыгып китә.
Тикшерү белән ачыкланганча, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә, шулай ук Чуаш Республикасының Ижевск шәһәрендә кылынган мошенниклык фактлары буенча әзерләнгән субъектив портретларда охшашлык бар.
Оператив кызыксыну уятучы мәгълүмат алганда, сездән ТР буенча эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Тел: (843) 2913045, 2913116, 2913767 яки 02 телефоны буенча.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев