Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Сак булыгыз, өлкәннәр!

Өлкән кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау - дәүләт органнары алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Соңгы елларда өлкәннәр җинаятьчеләр корган тозакка торган саен күбрәк эләгәләр, үзләре дә сизмәстән төрле алдакчы-караклар корбанына әйләнәләр. Районның өйдә социаль-хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре паркларда һәм ял итү урыннарында өлкәннәргә "Сак булыгыз, алдакчы-караклар!" дигән мәгълүмати буклетлар тараттылар. Массакүләм...

Өлкән кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау - дәүләт органнары алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Соңгы елларда өлкәннәр җинаятьчеләр корган тозакка торган саен күбрәк эләгәләр, үзләре дә сизмәстән төрле алдакчы-караклар корбанына әйләнәләр. Районның өйдә социаль-хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре паркларда һәм ял итү урыннарында өлкәннәргә "Сак булыгыз, алдакчы-караклар!" дигән мәгълүмати буклетлар тараттылар. Массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль-тәэминат, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һәрдаим кисәтеп торуына да карамастан, пенсионерлар телефоннан шалтыраткан таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кереп, үзләре турында кирәгеннән артык мәгълүмат бирәләр, бер белмәгән кешеләрне ишекләрен ачып фатирларына кертәләр. Дөрес, өлкән кеше телефон чылтыравын, яисә ишектәге кыңгырау чыңлавын әйтеп бетергесез шатлык буларак кабул итәргә мөмкин. Чөнки ул ялгыз, сөйләшер кешесе, хәл-әхвәлен белешүче якыны да булмаска мөмкин аның. Шулай итеп, алар алдакчы "психологлар" ятьмәсенә бик тиз килеп эләгәләр.

Хөрмәтле ветераннар! Районның өйдә социаль-хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел көннәрендә сезне тагын бер кат кисәтә:

-ишегегезне беркайчан да таныш булмаган кешеләргә ачмагыз;

-әгәр ачкансыз икән, ул кешене өегезгә кертмәгез;

-әгәр таныш булмаган кеше сезнең кертүне үтенеп сорый, яисә таләп итә икән, күршеләрегезне чакырыгыз, үзегезгә иптәшкә кемне дә булса дәшеп китерегез;

Реклама

-телефоннан туганнарыгызга, якыннарыгызга, дусларыгызга чылтыратыгыз;

-сез чылтыраткан арада ишегегез ябык булсын, ачкычыгыз үзегездә торсын;

-беркайчан да документларыгызны (паспорт, пенсия һәм ветеран кенәгәләре) таныш булмаган кешеләргә күрсәтмәгез;

-таныш булмаган кешене берүзен генә бүлмәдә калдырмагыз;

-төрле сәүдә фирмалары исеменнән йөрүче, зур гына ташламалар вәгъдә итеп, төрле ашамлыклар, көнкүреш техникасы, дарулар сатучылардан алданмагыз, алардан беркайчан да товар сатып алмагыз!

Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар! Көннәрегез тыныч-имин узсын! Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев