Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Рөстәм Минҗанов: «Иминлек мәсьәләсендә районда тормыш тотрыклы»

Биектау полицейскийлары үзләренең киңәшмәләрендә агымдагы елның 6 аендагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм алда торган бурычларны билгеләделәр. Көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район прокуроры Минакдас Шәрәпов, Биектау район суды рәисе Айдар Галиәкбәров катнашты. Район полициясенең эш нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы...

Биектау полицейскийлары үзләренең киңәшмәләрендә агымдагы елның 6 аендагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм алда торган бурычларны билгеләделәр.

Көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район прокуроры Минакдас Шәрәпов, Биектау район суды рәисе Айдар Галиәкбәров катнашты.

Район полициясенең эш нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы Рөстәм Минҗанов сөйләде. Үзенең докладында ул беренче яртыеллыкта бүлек хезмәткәрләренең оператив хәлне тотрыклыландыру, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын ныгыту, җинаятьләрне ачыклау, аларны булдырмый калу, ачу һәм тикшерү буенча мәгълүм күләмдә эшләр башкаруын билгеләп үтте. Һәм әлеге эш җинаятьчелек дәрәҗәсен 30,9 процентка киметергә мөмкинлек биргән. Җинаятьләрнең ачылышы 69,8 процент, ә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча - 84 процент. Утлы коралның законсыз әйләнешенә кагылышлы фактлар буенча җинаятьләр 85,7 процентка кимегән.

Хәзерге вакытта өстенлекле юнәлешләрнең берсе - террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәш. 2014 нче елның 6 аенда бүлек хезмәткәрләре Татарстан Республикасының федераль миграция хезмәте идарәсе белән берлектә Биектау районында 33 тикшерү уздырганнар, чит ил гражданнары тарафыннан миграция исәбе буенча 65 административ хокук тәртибе бозу очрагы ачыкланган.

«Иминлек мәсьәләсендә райондә тормыш тотрыклы», - диде Рөстәм Минҗанов.

Биектау полициясе Татарстанда беренчеләрдән булып "резин квартиралар" дип аталган ике җинаять эшен караган һәм судка юллаган.

Район полициясе күп юнәлешләр буенча уңышка ирешкән, әмма җыелучыларның игътибары аның эшчәнлегендәге җитешсезлекләрне бетерүгә, хаталарны төзәтүгә, эшне тагын да активлаштыруга һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев