Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Һәр җирдә тәртип булсын

Биектау районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин рәислегендәге комиссиясе утырышы булды. Анда Яңа ел һәм Рыштуа бәйрәмнәре вакытында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим...

Биектау районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин рәислегендәге комиссиясе утырышы булды.

Анда Яңа ел һәм Рыштуа бәйрәмнәре вакытында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Комиссия полиция, янгын часте органнарына, җәмәгать тәртибен саклау, тормыш-көнкүреш объектлары, транспорт һәм башкаларның террорчылык чагылышларыннан сакланганлыгын тикшерү, аларны ныграк саклау, бәйрәм көннә-рендә халык күпләп җыела торган урыннарда янгын чыгуга юл куймау бурычын йөкләде.

Реклама

Авыл җирлекләре башлыклары авылларга бара торган машина юлларын, бәйрәм чаралары уздырылачак объектларга, торак йортларга, суэтем башняларына һәм янгын чыккан очракта су ала торган сулыкларга илтүче юлларны чистарту чараларын күрергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев