Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Һәр аучы белергә тиеш...

Россия Федерациясендә ел башыннан дуңгызларда Африка чумасының (АЧС) 185 очрагы теркәлде. Шулардан 78 очрак - дуңгызларда, 101е - кабан дуңгызларында. шулай ук АЧС инфекциясе булган 6 объект ачыкланды. Африка чумасының соңгы очраклары 2013 елның декабрендә кыргый кабан дуңгызлары арасында Ростов, Волгоград һәм Смоленск өлкәләрендә аучылык хуҗалыклары (Ростов өлкәсенең Чертков районындагы...

Россия Федерациясендә ел башыннан дуңгызларда Африка чумасының (АЧС) 185 очрагы теркәлде. Шулардан 78 очрак - дуңгызларда, 101е - кабан дуңгызларында. шулай ук АЧС инфекциясе булган 6 объект ачыкланды.

Африка чумасының соңгы очраклары 2013 елның декабрендә кыргый кабан дуңгызлары арасында Ростов, Волгоград һәм Смоленск өлкәләрендә аучылык хуҗалыклары (Ростов өлкәсенең Чертков районындагы "Общество охотников и рыболовов РООО "Щедровское" аучылык хуҗалыгы; Смоленск өлкәсенең Шумяч районы "Шумячский" дәүләт биологик заказнигы; Фроловск районының "Раздорский" дәүләт заказнигы һәм Волгоград өлкәсенең Кумылженск районы "Букановское" аучылык хуҗалыгы) территориясендә күзәтелде.

Дуңгызларда Африка чумасының көчәеп китү очраклары Россия Федерациясенең 15 субъектында теркәлде. Болар - Ярославль, Тверь, Тула, Мәскәү, Ростов, Воронеж, Смоленск, Волгоград, Тамбов, Саратов, Белгород, Владимир, Псков өлкә-ләре, Краснодар крае һәм Төньяк Осетия Республикасы. Агымдагы елдагы очракларның күбесе кыргый фаунада - кыргый кабан дуңгызлары арасында.

Үлгән кабан дуңгызына юлыккан очракта аны шул урынында калдырырга һәм бу турыда кичекмәстән Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсенә, районның ветеринария хезмәтенә һәм аучылык, ау ресурсларын саклау өлкәсендәге белгечләргә хәбәр итәргә кирәк.

Ау вакытында атылган кабан дуңгызларының итен лаборатор тикшерү нәтиҗәләре билгеле булганнан соң гына кулланырга мөмкин. Ә моның өчен кыргый хайванның түшкәсен һәм әгъзаларын ветеринария-санитария экспертизасы уздыру өчен район ветеринария лабораториясенә илтергә кирәк.

Кыргый хайван түшкә-ләрен, санитария-гигиена таләпләрен үтәп, махсус мәйданчыкларда эшкәртергә һәм калдыкларны тиешенчә утильләштерергә кирәк.

Аучылык трофейларының файдаланылмаган калдыкларын биологик калдыкларны җыю, утиль-ләштерү һәм юкка чыгаруның ветеринария-санитария кагыйдәләре нигезендә моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда (үләксәлекләрдә) юк итәргә, андыйлар булмаганда яндырырга кирәк.

Африка чумасына профилактика белән бәйле мәсьәләләр килеп туганда (843) 277-69-57 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтүе бүлегенә хәбәр итегез.

Рим ФӘЙЗРАХМАНОВ, Татарстан буенча Россельхознадзор Идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев