Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Пиротехник әйберләр сатып алганда игътибарлы булыгыз!

Пиротехник әйберләр сертификацияләнгән, куллану буенча инструкциясе беркетелгән, җитештерүченең (Россия предприятиеләре өчен) яки күмәртәләп сатучының (чит илдән кайтарылган фейерверклар өчен) адресы яки телефоннары күрсәтелгән булырга тиеш. Бу әйберләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Фейерверкларны рәсми рәвештә сатыла торган урыннардан гына алыгыз. Базарлар, киосклар яки башка сәүдә нокталарыннан, таныш-белешләрдән алмавың хәерлерәк. Әйбернең төргәгенә...

Пиротехник әйберләр сертификацияләнгән, куллану буенча инструкциясе беркетелгән, җитештерүченең (Россия предприятиеләре өчен) яки күмәртәләп сатучының (чит илдән кайтарылган фейерверклар өчен) адресы яки телефоннары күрсәтелгән булырга тиеш.

Бу әйберләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли.
Фейерверкларны рәсми рәвештә сатыла торган урыннардан гына алыгыз. Базарлар, киосклар яки башка сәүдә нокталарыннан, таныш-белешләрдән алмавың хәерлерәк. Әйбернең төргәгенә игътибар итегез, анда ертылган яки юешләнгән урыннар булмаска тиеш.
Фейерверкларны үз төргәгендә коры урында сакларга кирәк. Пиротехник әйберләрне дымлы яки артык коры (30 градустан югарырак) биналарда, җиңел кабына торган әйберләр, шулай ук җылыткыч приборлар янында саклау тыела. Аларны кесәдә дә, машинада да йөртергә ярамый. Балалар ала торган урында да булмасын. Дымланган фейерверкларны җылыткыч өстенә куеп киптерергә ярамый.
Фейерверкны җибәргәндә аны җибәрүченең үзенең дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим.
18 яшьтән кечерәкләргә өлкәннәрдән башка пиротехник әйберләрдән файдалану;
пиротехник әйберләр янында тәмәке тарту;
механик йогынты ясау;
аларны ыргыту, бәрү;
утка ташлау;
пиротехник әйберләрдән (бенгаль утлары, торт шәмнәре, шапылдаткычлардан кала) бина эчендә файдалану;
кабызылган әйберне (бенгаль утлары, торт шәмнәре, шапылдаткычлардан кала ) кулда тоту;
биналар, корылмалар, агачлар, электртапшыргыч линияләре һәм куркыныч зона радиусыннан кимрәк арада файдалану;
кабызылган әйбергә бик якын тору;
филтәсен кабызганда һәм эшли башлагач, өстенә иелү;
филтәсе сүнгән очракта аны тагын бер кат кабызу;
сүнгәннән соң да кимендә 5 минут үтмичә, аның өстенә иелү ТЫЕЛА


Фейерверк уздырыласы урын

Пиротехник әйберләрне барлык төр биналарда һәм корылмаларда;
шартлау һәм янгын куркынычы булган территорияләрдә, тимер юллар, нефтьүткәргечләр, газүткәргечләр узган урыннарда, югары вольтлы электртапшыргыч линияләре янында;
түбәләрдә, балкон һәм лоджияләрдә, бинаның (корылманың) алга чыгып торган урыннарында;
сәхнә мәйданчыкларында, стадионнарда һәм башка спорт корылмаларында;
митинг, демонстрация, тантаналы йөрешләр вакытында;
Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасына караган кыйммәтле объектлар, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре, зиратлар һәм дини корылмалар, тыюлыклар, заказниклар һәм милли паркларда куллану ТЫЕЛА.

Пиротехник әйберләр яраксыз булып чыкса нишләргә?

Филтәсе сүнсә яки янып бетсә, ә әйбер һаман эшләмәсә, 10 минут көтеп торырга.
Бик нык иелмичә генә пыскып тору-тормавын ачыкларга. Кабынмаган әйберне мондый урыннары булмавына инанганнан соң гына җыеп алып юк итәргә мөмкин. Ә моның өчен кимендә 24 сәгатькә суга салырга. Шуннан соң көнкүреш чүп-чары белән бергә ыргытырга була. Фейерверк әйберләрен учакта ягу катгый тыела.
Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев