Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Мичне салганда да, якканда да сак булыгыз!

Мич ягып җылытыла торган квартираларда һәм торак йортларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк. Янгынга китерүче төп сәбәпләр - мич стенасында ярыклар хасил булу, кабызып җибәргәндә яна һәм җиңел кабына торган сыеклыклар куллану, мич авызыннан яки күмер җыела торган аслыктан утлы күмер чәчрәү. Төтен юлларында корым җыелу торбаның артык кызуына һәм...

Мич ягып җылытыла торган квартираларда һәм торак йортларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк.

Янгынга китерүче төп сәбәпләр - мич стенасында ярыклар хасил булу, кабызып җибәргәндә яна һәм җиңел кабына торган сыеклыклар куллану, мич авызыннан яки күмер җыела торган аслыктан утлы күмер чәчрәү. Төтен юлларында корым җыелу торбаның артык кызуына һәм ярылуына китерә.

Мондый җитешсезлекләргә юл куймас өчен мичне аерым нигезгә утыртырга кирәк. Мич төтен торбасы белән өй конструкциясенә кадәр кимендә 38 см ара калырлык итеп урнаштырылырга тиеш. Агач стеналарга терәлеп торган урыннар калынайтып ясала. Вертикаль бүлемнәр мич яки торбаның бөтен озынлыгына эшләнә. Мич агач стенага терәлеп тормаска тиеш. Алар арасында мич яки төтен торбасы озынлыгында ара калырга тиеш. Мич яки кухня плитәсен кабызганчы аның төзеклегенә инанырга кирәк.

Морҗаларны агартып тору мәҗбүри, чөнки каралган, төтенләнгән урыннарына карап, алардагы ярыкларны бетерүе җиңелрәк. Җимерек, төзек булмаган мичләр һәм төтен юлларыннан файдаланырга ярамый.

Мичтән файдалану кагыйдәләрен бозганда янгын дөрес урнаштырылган һәм төзек мичтән дә чыгарга мөмкин.

Янгыннар мичләрнең кирәгеннән артык кызуыннан, җылыту җиһазлары алдына өелгән утыннарга ут кабудан да чыгарга мөмкин. Мичне якканда мич авызының капкачы ябык булырга тиеш. Утынның озынлыгы мич озынлыгыннан артып китәргә тиеш түгел. Юкса утлы күмерләр һәм кисәү башлары идәнгә төшәчәк. Агач идән мич авызыннан төшкән утлы күмердән янмасын өчен, мич авызы алдына ким дигәндә 50 х 70 см үлчәмле калай кадакларга кирәк.

Өч айга бер тапкыр даими рәвештә төтен юлларын чистарту зарур, чөнки аларның стеналарына корым утыра. Ул янганда югары температура бүленеп чыга һәм очкыннар барлыкка килә, алар төтен юлыннан очып чыгалар, бу еш кына янгынга китерә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча торак йортта вакытлыча мичләр урнаштырырга рөхсәт ителми. Мондый мичләрне урнаштыру иң соңгы чиктәге очракларда Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре рөхсәте белән генә куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев