Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

МИЧ ЯККАНДА САК БУЛЫГЫЗ

Хөрмәтле гражданнар! Җылыту мичләрен урнаштырганда һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исегезгә төшерәбез. Җылыту мичләре булган фатирларда, торак йортларда мичләрне урнаштырганда һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар итү зарур. Мичләрнең кирәгеннән артык кызуы, кирпечләрдә ярыклар хасил булу, ягу өчен тиз янучан һәм җиңел кабынып китә торган сыеклыкларны куллану,...

Хөрмәтле гражданнар! Җылыту мичләрен урнаштырганда һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исегезгә төшерәбез.
Җылыту мичләре булган фатирларда, торак йортларда мичләрне урнаштырганда һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар итү зарур.
Мичләрнең кирәгеннән артык кызуы, кирпечләрдә ярыклар хасил булу, ягу өчен тиз янучан һәм җиңел кабынып китә торган сыеклыкларны куллану, мич авызыннан яки аның көл җыю урыныннан утлы күмерләрнең төшүе - янгыннарның төп сәбәбе.
Төтен торбаларында ярыклар барлыкка килү һәм аларның кирәгеннән артык кызуы төтен юлларына утырган корым яну аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Мичләрне урнаштырганда билгеле бер таләпләрне үтәү зарур. Утырымнар һәм ярыклар барлыкка килмәсен өчен мичне мөстәкыйль фундаментка урнаштырырга кирәк. Мичнең чорма яки этажара бүлгеләр аша чыгучы төтен торбасын кирпеч өеп калынайту зарур. Аны торбаның эчке конструкциясеннән йорт конструкциясенә кадәр аралык ким дигәндә 38 см булырлык итеп эшләргә кирәк. Мичнең стенасы бинаның агач элементларына (стеналар, бүлгеләр) орынып торса, аны да кирпеч белән тышлау мәҗбүри. Агач стеналар һәм бүлгеләрнең уемнарында вертикаль разделкалар торбаның бөтен озынлыгы буйлап урнаштырылырга тиеш. Төтен каналының якындагы эчке өслегеннән бинаның агач өлешләренә кадәр аралык ким дигәндә 25 сантиметр булырга тиеш. Мич хәтта бер генә стенасының яссылыгы белән дә агач стеналарга һәм бүлгеләргә орынып торырга тиеш түгел. Алар арасында мичнең яки төтен торбасының бөтен буена аралык калырга тиеш. Чорма чикләрендәге төтен чыгу юлларын агартырга кирәк, шуның белән бергә андагы ярыкларны җиңел күрергә һәм бетерергә мөмкин. Ягу сезоны алдыннан барлык мичләр һәм башка җылыту приборлары яхшылап тикшерелергә һәм ремонтланырга тиеш.
Төзек булмаган мич җиһазлары һәм төтен чыгу юллары кулланылышка кертелми.
Файдалану кагыйдәләрен бозганда, янгын дөрес урнаштырылган һәм төзек мичтән дә чыгарга мөм-кин. Янгыннар кирәгеннән артык кызган мичләр, җылыту җиһазлары янына өелгән утыннардан да чыга. Мичкә якканда мич авызы ябык булырга тиеш. Утыннар мичнең утын яна торган өлешенә сыярга, озын булып аннан чыгып торырга тиеш түгел, чөнки утлы күмерләр һәм кисәү башлары идәнгә төшәчәк. Агач идән төшкән утлы күмерләрдән янмасын өчен, мич авызы алдына ким дигән 50X70 см үлчәмдә калай куялар. Яга тора мичне беркайчан да күзәтүчесез калдырырга ярамый.
Мичне кирәгеннән артык кыздырырга ярамавын онытмаска кирәк. Бинаның мичкә һәм төтен чыгу юлларына якын урнашкан агач конструкцияләре һәм башка яна торган предметлар югары температураның даими тәэсиреннән кабынып китәргә мөмкиннәр.
Көчле суыкларда, мичнең кирәгеннән артык кызуыннан сакланыр өчен, аларны тәүлеккә ике тапкыр берникадәр интервал белән ягарга кирәк. Яна торган мич авызы янына утыннар һәм башка җиңел кабынып китә торган предметлар куярга, мич янына киптерер өчен керләр һәм өс киемен эләргә, мичне капкачы ачык килеш күзәтүчесез калдырырга ярамый. Мичкә якканда тиз кабынып китүчән һәм тиз янучан сыеклыклар кулланмаска.
Даими рәвештә, өч айга бер тапкыр төтен юлларын чистартырга кирәк, чөнки аларның стеналарына күп күләмдә корым утыра. Ул югары температура белән һәм төтен юлыннан очып чыгучы очкыннар чыгарып яна, бу еш кына янгынга китерә.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча торак йортларда үз белдегең белән вакытлы мичләр урнаштыру рөхсәт ителми. Мондый мичләрне урнаштыру соң чиктәге очракларда гына Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рөхсәт ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев