Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Куркыныч материаллар

Дистә, йөз еллар уза, әмма янгыннар кешелекне тынычлыкта калдырмый. Профилактик чаралар да ут кабуларны киметә генә, аларның булу ихтималын юкка чыгармый. Шуңа күрә квартира, йортыбыз яки эшли торган урыныбызның чисталыгын, иминлеген бозмас өчен төзелештә, ремонтлаганда кулланыла торган материалларның сыйфаты турында алдан кайгыртырга кирәк. Бизәү һәм йөзләү әйберләреннән полистироль плитәләргә, ДСП-панельләргә,...

Дистә, йөз еллар уза, әмма янгыннар кешелекне тынычлыкта калдырмый.

Профилактик чаралар да ут кабуларны киметә генә, аларның булу ихтималын юкка чыгармый. Шуңа күрә квартира, йортыбыз яки эшли торган урыныбызның чисталыгын, иминлеген бозмас өчен төзелештә, ремонтлаганда кулланыла торган материалларның сыйфаты турында алдан кайгыртырга кирәк.

Бизәү һәм йөзләү әйберләреннән полистироль плитәләргә, ДСП-панельләргә, пенопластка, пенополистиролга, пыяла пластикка, линолеумнарга, ламинат, пенопленга аеруча игътибар итәргә кирәк. Аларның күбесе тиз кабынучаннар төркеменә карый, төтенли һәм янганда агулы матдәләр бүлеп чыгаралар. Мондый материалларны чыгу-керү юлларын, коридорлар, вестибюльләр, холл, баскыч тирәләрен ремонтлаганда файдаланырга ярамый. Янганда алар фенол, фосген, формальдегид, углерод двуокисе, хлорлы водород бүлеп чыгаралар. Агулы катнашмалар кешегә, аның сәламәтлегенә, сулыш юлларына, күзләренә, тиресенә, үзәк нерв системасына зур зыян китерәләр.

Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, полимер материаллар янганда үтә дә агулы синиль кислотасы (хәтта 0,3 мг/л. дан аз гына артып китсә дә, бөтен тереклекне юкка чыгара), хлор галогеноводородлары, азот оксидлары барлыкка килә.

Фенол нерв системасына зур зыян китерә. Фенол тузаны, парлары һәм эремәсе күзләрне, сулыш юлларын ярсыта, тирене зарарлый, баш миенә тискәре йогынты ясый. Фенол бик аз микъдарда булганда да төчкертә, йөткертә, баш авырта һәм әйләнә, бит тиресе агара, укшыта һәм кеше хәлсезләнә. Каты агуланганда кеше аңын югалта, сулыш алуы кыенлаша, күзнең мөгез катлавы сизми башлый, пульс әкренәя, салкын тир бәреп чыга, көзән җыера. Фенол еш кына яман шеш авырулары китереп чыгара. Мондый куркыныч күренешләргә юл куймагыз, тормышыгызны саклагыз!

Биналарны җылыту һәм тавышны киметү өчен сәламәтлеккә зарарлы минераль мамык (Rock-wool, isovol); пыялалы мамык (isover, ursa), пенопласт куллану киң таралды. Бу материаллар составында фенол-формальдегидлы җепселләр, пенополиуретан (монтаж күбеге, PRU) - хлорлы материаллар бар. Димәк, җылынганда ул фосген бүлеп чыгара.

Теге яки бу материалны сатып алганда сатучыдан янгын куркынычлылыгы сертификатын сорап алырга һәм укып чыгарга кирәк. Янгын чыгу ягыннан куркыныч материаллар турында тулырак мәгълүматны Интернеттан - 2008 ел, 22 июнь № 123-ФЗ "Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент" Федераль законының 13 нче статьясыннан ала аласыз.

Ю.КАГАНЦОВ, Биектау районының күзәтү эшчәнлеге бүлеге (ОНД) начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев