Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Көн мәшәкатьләре

Узган дүшәмбедә район башкарма комитетында булган иртәнге утырышта авыл җирлекләрендә төзекләндерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды. Киңәшмәне Биектау муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин үткәрде. Янгыннар белән бәйле хәл борчылу тудыра: агымдагы ел башыннан инде 15 янгын булган, аларда 5 кеше үлгән. Биектау районы надзор эшчәнлеге начальнигы Юрий...

Узган дүшәмбедә район башкарма комитетында булган иртәнге утырышта авыл җирлекләрендә төзекләндерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды.

Киңәшмәне Биектау муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин үткәрде.

Янгыннар белән бәйле хәл борчылу тудыра: агымдагы ел башыннан инде 15 янгын булган, аларда 5 кеше үлгән. Биектау районы надзор эшчәнлеге начальнигы Юрий Каганцов халыкка янгын турында хәбәр итү системасының юклыгын кимчелек буларак телгә алды. Авылларда профилактик төркемнәр булдырырга, складлар, фермаларның территорияләрен янучы чүп-чардан үз вакытында чистартырга кирәк.

Реклама

Район башлыгы ярдәмчесе Тәбрис Галәветдинов видеофильм күрсәтте, анда авыллардагы урамнарның торышы күрсәтелде. Йорт яны территориясендә сакланырга тиешле булмаган эшкә ярамаган һәм иске техникага игътибар юнәлдерелде. Чынлыкта һәр авыл җирлегендә мондый ямьсез мисаллар бар. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлегенә конкурс оештырырга тәкъдим итте.

Район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина әйтеп киткәнчә, авыл җирлекләрендә авыл урамнарын тәртипкә китерү буенча уңай якка үзгәрешләр инде бар, күп кенә кагыйдә бозучылар административ комиссия утырышына чакырылалар, әмма бер ай эчендә теләгән нәтиҗә-ләргә әле ирешелмәгән. Авыл җирлекләре территорияләрен тәртипкә китерү буенча эшне активрак һәм кырысрак итеп дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев