Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Гадәттән тыш хәлләрдә “112” телефонына шалтырат

Татарстан Республикасында 112 системасы 2010 елның 1 маеннан гамәлдә. "112" бердәм номеры буенча шалтыратулар Татарстан Республикасының бө-тен территориясендә кәрәзле һәм стационар элемтә абонентларыннан тәүлек әйләнәсендә кабул ителә. "112" операторлары көн саен уртача алганда гражданнардан килгән биш меңләп шалтыратуны эшкәртәләр. "112" телефонына бары тик ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкә-тегезгә...

Татарстан Республикасында 112 системасы 2010 елның 1 маеннан гамәлдә. "112" бердәм номеры буенча шалтыратулар Татарстан Республикасының бө-тен территориясендә кәрәзле һәм стационар элемтә абонентларыннан тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.
"112" операторлары көн саен уртача алганда гражданнардан килгән биш меңләп шалтыратуны эшкәртәләр. "112" телефонына бары тик ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкә-тегезгә яки әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаганда гына шалтыратыгыз.
112 операторы үз чиратында ашыгыч ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә зарур булуын бәяли. Моның өчен кирәкле барлык хезмәтләр: ашыгыч ярдәм, янгын сагы, полиция, газ хезмәте һәм террорга каршы хезмәтне чакыра; абонентка консультация-белешмә мәгълүматлары белән ярдәм күрсәтә.
Әллә ни ашыгыч булмаган мәсьәләләр, әйтик, ТКХ системасындагы аварияләр яки төрле белешмә алу максаты белән "112" номерына шалтыратмагыз.
Зарурлык килеп чыкканда ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк чакыру өчен тү-бәндәге гади, әмма файдалы киңәшләрне исегездә калдырыгыз.
Шалтыратканнан соң, операторның җавап бирүен көтегез. Берничә сигналдан соң ул җавап бирми икән, шалтыратуны өзмәгез һәм яңадан шалтыратырга керешмәгез. Чөнки һәр яңа шалтырату яңа хәбәр булып кабул ителәчәк һәм исемлекнең азагында калачак. Шуңа күрә, шалтыратып, җавап алуга күбрәк вакыт таләп ителәчәк. Оператор җавап биргәч, үзегез турындагы мәгълүматны әйтегез, кем белән һәм нәрсә булуын кыска һәм аермачык итеп аңлатып бирегез. Тыныч булырга тырышыгыз, каушап калмагыз! Сезнең белән булган хәл буенча тиз арада чаралар күрү өчен кайвакыт тиешле мәгълүматны алу кыенлаша. Кайда һәм нәрсә булуын, ашыгыч ярдәм кирәкле урынның кайдалыгын, аны ничек тизрәк табарга икәнлеген аңлатыгыз. Әгәр дә хәвеф сез булган урында булмаса, шушы урынны күрсәтегез. Операторның сорауларына кыска һәм аң-лаешлы итеп җавап бирергә тырышыгыз. Бу операторга ашыгыч яр-дәм күрсәтүгә ихтыяҗны төгәл билгеләү өчен кирәк. Әгәр дә хәл бик ашыгыч икән, ярдәм дә кичектергесез рәвештә җибәреләчәк, ә 112 операторы ашыгыч хезмәтләр юлда чакта сезнең турыдагы мәгълүматны сорый ала.
Ашыгыч хезмәт диспетчеры киңәшләренә колак салыгыз, 112 операторы сөйләшүнең тәмамлануын белдермичә, телефон трубкасын куймагыз. Сөйләшү тәмамлангач, әле генә үзегез шалтыраткан телефоннан башка номерларга шалтыратмый торыгыз. Операторга өстәмә мәгълүмат кирәк булуы ихтимал яки сезгә берәр киңәш бирү зарурлыгы килеп туар.
Фаҗига урынындагы хәл үзгәргән очракта (яхшырса яки начарайса), "112" номеры буенча тагын бер тапкыр шалтыратыгыз һәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев