Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Экстремаль хәлләрдә югалып калмагыз

Экстремаль ситуацияләрдә мөрәҗәгать итү өчен телефоннарны искә төшерәбез: Бердәм коткару хезмәте 01, 112 - мобиль телефоннан. Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш Идарәсенең кризислы ситуацияләрдә Идарә итү Үзәгенең өлкән оператив дежурные (843) 227-46-46. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең оператив дежурные (843) 293-49-95. ТР Гадәттән...

Экстремаль ситуацияләрдә мөрәҗәгать итү өчен телефоннарны искә төшерәбез:
Бердәм коткару хезмәте 01, 112 - мобиль телефоннан.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш Идарәсенең кризислы ситуацияләрдә Идарә итү Үзәгенең өлкән оператив дежурные (843) 227-46-46.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең оператив дежурные (843) 293-49-95.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәте (843) 272-43-12.
Биектау районы бердәм диспетчер хезмәте 3-10-68.
КЧС һәм ПБ рәисе 2-30-61.
КЧС һәм ПБ дежурные 2-30-50.
СУ КҮЛӘМЕ АКРЫН ГЫНА АРТКАНДА
Әгәр сезнең йорт су басу зонасына эләксә, түбәндәге чараларны күрү зарур:
1. Әгәр су торак корылмаларга турыдан-туры үтеп керә башласа, барыннан да бигрәк электр үткәргечләреннән токны өзәргә, базлардан ашау-эчү продуктларын чыгарырга һәм эчә торган суны әзерләп куярга. Газны ябарга, мичләрдәге утны сүндерергә.
2. Документлар һәм акчалар полиэтилен пакетка төрелеп, ышанычлы урынга яшерелгән булса (үзеңдә, кием астында), бик яхшы саклана ала.
3. Кирәк булачак бар әйберне җыярга тырышыгыз: йөзү чаралары, коткару кыршаулары, баулар, баскычлар, сигнал чаралары.
4. Күлмәк яки чалбар эченә җиңел йөзүчән предметлар (кечкенә туплар, шарлар, авызлары ябылган буш пластмасса шешәләр) тутырырга.

Эвакуация турында кисәтү алганнан соң түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. Өч көнлек азык запасы тупларга (энергетик яктан кыйммәтле һәм балалар туклана торган ашау-эчү продуктлары: шоколад, сөт, су һ.б.)
2. Җылы һәм уңайлы кием әзерләргә.
3. Беренче ярдәм күрсәтү аптечкасы һәм үзегез даими куллана торган даруларны әзерләргә.
4. Үзең белән юыну кирәк-яраклары һәм урын-җир әйберләре әзерләргә.
5. Вакыт калса, өйдәге ишек-тәрәзәләрне кадаклап куярга.
Су кинәт һәм тиз күтәрелсә, түбәндәгеләрне эшләү зарур:
1. Мөмкин кадәр тизрәк куркынычсыз, биек урынны (бинаның өске катлары, бинаның түбәләре, агачлар) сайларга һәм суда төрле йөзү чаралары ярдәмендә яки суның сай булган урыныннан оешкан төстә эвакуациягә әзер булырга.
2. Паникага бирелмәскә. Үз-үзеңә контрольне югалтмаска һәм коткаручыларга су басуга дучар булучыларны тизрәк ачыкларга ярдәм итүче чаралар күрергә.
3. Суда мөстәкыйль эвакуация өчен төрле йөзү чараларын (көймәләр, катерлар, бүрәнәләрдән һәм башка суда батмый торган материаллардан саллар, мичкәләр, ишекләр, агач коймалар, баганалар, автомобиль камералары һәм башкалар) кулланырга.
4. Кул астындагы коткару чарасы белән иң соң чиктә, коткаруга өмет булмаганда гына суга сикерергә.
Әгәр суда калсагыз, нишләргә?
Үзегездән авыр өс киемен һәм аяк киемен салыгыз, теләсә кайсы әйбергә тотыныгыз һәм агым буенча, ярдәм көтә-көтә йөзегез.
ҺӘМ ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! Иң мөһиме - теләсә кайсы ситуа-циядә паникага һәм куркуга бирелмәскә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев