Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Бәйрәмегез хәвефсез узсын

Биектау муниципаль районы буенча надзор эшчәнлеге бүлекчәсе Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерә. Хөрмәтле җитәкчеләр! Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында янгыннар чыгу ихтималы арта. Мондый очракларны булдырмау максатларында сезгә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү зарур. 1. Ким дигәндә проектлау...

Биектау муниципаль районы буенча надзор эшчәнлеге бүлекчәсе Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искә төшерә.

Хөрмәтле җитәкчеләр!

Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында янгыннар чыгу ихтималы арта.

Мондый очракларны булдырмау максатларында сезгә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү зарур.

1. Ким дигәндә проектлау нормаларына җавап бирүче ике эвакуацион чыгу юлы белән тәэмин ителмәгән, тәрәзәләренә рәшәткәләр куелган һәм икенче каттан да югарырак урнашкан, янучан түшәмәләре булган биналарны файдалануга юл куймаска.

2. Чыршыны нигезгә ботаклары стеналарга һәм түшәмгә тимәслек итеп урнаштырырга.

3. Иллюминацияне электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәрен (ПУГ) үтәп башкарырга. Көчәнешне төшерүче трансформатордан башка электр яктырту челтәреннән файдаланганда лампочкалары бер-бер артлы ялганган, 12 вольт көчәнешкә исәпләнгән гирляндалар кулланыла ала. Лампочкаларның егәрлеге 25 ваттан артырга тиеш түгел. Барлык электр гирляндаларына янгын куркынычсызлыгы сертификаты булырга тиеш.

4. Биналарның ачыла торган рәшәткәләре бикле булганда аларда чараларны уздыруны тыярга.

5. Дугалы прожекторларны, шәмнәрне һәм шартлавыкларны кулланмаска, фейерверклар һәм башка янгын куркынычы тудыра торган эффектларны оештырмаска, алардан янгын чыгарга мөмкин.

6. Чыршыны уттан саклаучы состав белән эш-кәртелмәгән целлулоид уенчыклар, шулай ук марля һәм мамык белән бизәмәскә.

7. Биналарның кешеләр белән кирәгеннән артык тулуына юл куймаска.

8. Чараларны уздырганда сәхнәдә һәм зал биналарында җаваплы затларның, ирекле янгын сүндерү берләшмәләре әгъзаларының кизү торуын оештырырга.

9. Биналарны тиешле нормалар нигезендә беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә.

10. Хезмәт күрсәтүче персонал белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында инструктаж уздырырга.

11. Биналарга, янгын сүндерү максатларында кулланыла торган тышкы янгын сүндерү баскычына һәм су чыганакларына бару юлларында янгын сүндерү техникасы керергә «киртәләр» булмаска, юллар төзек һәм кардан чистартылган булырга тиеш.

12. Гидрантларга һәм су чыганакларына хәрәкәт юнәлеше буенча тиешле күрсәткечләр куелырга (яктырткыч белән кү-ләмле яки яктылык кайтаручы катламы булган яссы күрсәткечләр).

13 Янгын чыккан очракта персоналның гамәлләрен билгеләргә.

14. Эвакуацион чыгу юлларының барлык ишекләрен бәйрәм чарасы вакытында ачык килеш тотарга.

15. Бөтен кеше дә күрә торган урында телефон элемтәсе белән эвакуациянең план-схемасын эләргә һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча хезмәт күрсәтүче персоналны өйрәтергә.

16. Бәйрәм чарасын уздыру урынын телефон элемтәсе белән тәэмин итәргә, бөтен кеше күрә торган урынга янгын сагын чакыру өчен телефон номерлары күрсәтелгән табличка эләргә.

17. Янгынны булдырмый калу максатларында түбәндәгеләрне эшләү тыела: кешеләрне җиңел янып китә торган кием-нәргә киендерү, эвакуация юлларына комачаулаучы әйберләр урнаштыру, төзек булмаган электр приборларыннан файдалану; җылыту приборларында материалларны һәм өс киемнәрен киптерү; беренчел янгын сүндерү чараларын алырга керү юлларына комачаулаучы әйберләр кую.

18. Электр җиһазларыннан файдаланганда тү-бәндәгеләр тыела: изоляциясе бозылган кабельләрне һәм үткәргечләрне файдалану, җылыту максатларында кулдан ясалган җылыткыч электр приборларын куллану, төзек булмаган розеткалардан һәм өзгеч-ләрдән файдалану, электр яктырткычларының плафоннарын салдырып алу, электр лампаларын һәм яктырткычларын кәгазь һәм башка яна торган материаллар белән каплау.

19. Янгын чыгу очрагында башкарыла торган гамәлләр: янгын чыккан очракта яки төтен чыга башлаганда янгынның төгәл адресын күрсәтеп, "01" яки 3-10-68, (012,112, 011 - кәрәзле телефоннан) телефоннары буенча хәбәр итәргә, кешеләрне бинадан эвакуацияләргә, янгын сүндерү подразделениеләре килеп җиткәнче янгынны беренчел янгын сүндерү чаралары белән сүндерергә керешергә, янгын сүндерү подразделениеләрен каршы алуны тәэмин итәргә.

Ю. КАГАНЦОВ, янгынга каршы көрәш хезмәте начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев