Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘТЕР

Яу кырында да, тыныч хезмәттә дә сынатмаган

Айбаш мәктәбендә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гарәфиев Садри абый белән очрашу булып узды. Шушы уңайдан мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы "Батырларын барлый халкым" дигән әдәби-музыкаль кичә оештырды. Бу очрашуда без иң элек Садри абыйның тормыш юлы белән таныштык. Ул 1924 нче елның 17...

Айбаш мәктәбендә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гарәфиев Садри абый белән очрашу булып узды. Шушы уңайдан мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы "Батырларын барлый халкым" дигән әдәби-музыкаль кичә оештырды.

Бу очрашуда без иң элек Садри абыйның тормыш юлы белән таныштык. Ул 1924 нче елның 17 нче февралендә Яңавыл авылында туа. Башлангыч мәктәпне үз авылында тәмамлагач, 1935 нче елда күрше Мәмдәл мәктәбендә укый башлый. 1941 нче елның 12 нче февралендә мәктәпне тәмамламыйча китә, чөнки Казанга - ФЗУның алты айлык курсларына - арматурщикка укырга бара, курсларны 3 айда тәмамлап, Йошкар-Ола шәһә-ренә хәрби завод төзелешенә җибәрелә. 1942 нче елның августында Садри абый да сугышка китә. Ул артиллерия частенда Ленинград фронтында сугыша. 1947 нче елның 30 мартында гына туган якларына исән-сау әй-ләнеп кайта. Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, колхозда өлкән ат караучы, юл төзү бригадиры булып эшли, "Эшче" колхозын җитәкли. Садри абый Рәхилә апа белән гаилә корып җибәрә. 1949 нчы елда олы уллары Илгиз дөньяга килә. 1952 дә - икенче уллары Рәдис, 1955 тә - өченче уллары Альберт, 1957 дә - кызлары Фәридә, ә 1959 нчы елда төпчекләре Таһир туа. Хәзерге вакытта Садри абый улы Таһир һәм килене Флера тәрбиясендә яши. Озын тормыш юлы узган, гаиләсендә, авылда, районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә хөрмәт һәм данга ирешкән шәхес ул Садри абый. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, ике тапкыр "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләренә лаек була. Хезмәттәге уңышларын да күрә җитәкчеләребез. "За доблестный труд" медале һәм бик күп грамоталар бирелә аңа. Менә шундый гыйбрәтле дә, үрнәк тә тормыш юлы узган ул Гарәфиев Садри абый. Аңа алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, балалар, оныклар мәхәббәте юлдаш булсын иде.

Без, 11 нче сыйныф укучылары, мин - Насыйрова Әлфинә һәм Сираҗиева Фәнүзә, очрашу программасын алып бардык. Безнең сөйләгәннәрне ул хис-кичерешләргә бирелеп, игътибар белән тыңлап утырды, әйтерсең лә, ул янәдән шул вакытка кире әйләнеп кайтты. Садри абый үзе дә тормышыннан кайбер сәхифәләрне искә төшереп сөйләде. Шул вакыт 91 яшьлек ветеранның да күңеле нечкәреп китте. Ул укучыларга, чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде, матур теләкләр теләде. 3 нче, 6 нчы сыйныф укучылары Җиңү бәйрәме турында шигырьләр сөйләде. Хәтта мәктәбебезне тәмамлап чыккан, хәзерге вакытта югары уку йортларында белем алучы студентларыбыз Низамиев Илшат һәм Хәмитова Нәзилә, 11 нче сыйныф укучылары Сираҗиева Фәнүзә һәм Фәйзрахманов Алмаз, 6 нчы сыйныф кызлары, 10 нчы сыйныф егетләре Зарипов Фирзәр һәм Хәйруллин Рәзил Садри абыйга җыр бүләк иттеләр, 10 нчы сыйныф укучысы Зарипов Фирзәр Шәүкәт Галиев әсәрлә-реннән өзекләр сөйләде.

Әле тагын безнең мәктәп укучылары аңа үз куллары белән ясалган бүләк-ләр тапшырдылар, ә Әлфинур апабыз бик матур итеп бәйләнгән җылы оекбаш бирде Садри абыйга. Шулай олылап бәйрәм оештыруыбызга, бүләкләр әзерләвебезгә ул бик шатланды.

Сүземне тәмамлап, шуны гына әйтәсем килә: районыбызда гына түгел, бөтен Россия күләмендә ветераннарыбыз бик аз һәм шуның өчен без алар булганда, аларны хөр-мәтләп, безнең илебезгә тынычлык китергәннәре өчен рәхмәтле булып, аларның барлыгын белеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев