Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Сүнмәсен гаилә учагы

Әйе, Бөек Җиңүгә 70 ел тула инде... Сугыш еллары ераграк калган саен, ныграк искә төшә шул, хатирәләр торган саен күбрәк яңара бара. Ә Айбаш урта мәктәбендә узган кичәдән соң, алар тагын да ачыграк күз алдына килде... Әйе, авыр булды бу сугыш еллары. Мин сугыш чоры баласы. Хәзер 79 яшемдә. Әтием...

Әйе, Бөек Җиңүгә 70 ел тула инде... Сугыш еллары ераграк калган саен, ныграк искә төшә шул, хатирәләр торган саен күбрәк яңара бара. Ә Айбаш урта мәктәбендә узган кичәдән соң, алар тагын да ачыграк күз алдына килде...

Әйе, авыр булды бу сугыш еллары. Мин сугыш чоры баласы. Хәзер 79 яшемдә. Әтием сугышка киткәндә 5 бала һәм әбием әни тәрбиясендә калдык. Ачлык-ялангачлык, аякта чабата, ашаган ризыгыбыз төрле үлән һәм черек бәрәңге иде (аны "күкәрин" дип атыйлар иде). Безнең балачагыбыз "әти" дип әйтәсе килгән аяныч чорда үтте. Габделфәт Сафинның "Уфалла арбасы" җырындагы, азапланып арба тарткан ятимнәр - без идек.

Менә шушы уйларны тудырды да инде минем күңелемдә буыннар очрашкан кичә. Аны минем оныгым Зиннәтуллина Айсинә укыган 6 нчы сыйныф җитәкчесе Шакирова Альбина Шәүкәт кызы оештырган иде. Анда укытучылар коллективы, 6 нчы сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм аларның сугыш чорында үскән дәү әти һәм дәү әниләре катнашты.

Чыннан да, өй, гаилә җылылыгы булды бу кичәдә. Мул итеп әзер-ләнгән табын янында Шакирова Альбина авыр сугыш еллары турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Үз гаиләсеннән сугышта катнашкан дәү әтисе һәм сугыштан соң Кенигсберг шәһәрендә хөзмәт иткән әтисе турында бик ачынып сөй-ләде. Бәйрәм барышында укучылар авыр сугыш елларын хәтерләткән спектакльдән өзек күр-сәттеләр, сугыш чоры җырларын җырладылар, биеделәр.

Һәр укучы үзенең дәү әти һәм дәү әниләре турында фотосурәтләр белән тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Боларны тыңлау безгә бик авыр иде... Ә шулай да, йөрәккә ниндидер бер җылылык, ышаныч кертте бу кичә.

Өлкән буыннарның йөрәк әрнеткеч чыгышларыннан соң Альбина Шакирова хәзерге буын яшьләренә теләкләре һәм бурычлары турында язу өчен кәгазьләр таратты һәм алар бу язмаларны яшь аралаш укыдылар, без дә елый-елый тыңладык.

Кичәдә өлкән, урта һәм кече буын бәйләнеше бер дә өзелмәде. Улларыбыз дәртле лизгинка бие-сәләр, безне, өлкән буын дәү әниләрен, татар биюен башкарырга чакырдылар, бергәләп татар халык мәкальләре буенча "Кулъяулык" уенын да уйнадык.

Шакирова Альбина яшь буынның тыныч тормышта, бәхетле яшәүләре турында сөйләде. Күгебез аяз, тормышыбыз мул булсын, сугыш ачыларын беркайчан да күрмәсәк иде дигән теләкләр теләде. Һәм дөньяның ачысын-төчесен татыган дәү әти һәм дәү әниләре күргәннәрен онытмауларын, нәсел буыннары өзелмәвен теләде. Шушы Айбаш урта мәктәбенә 5 авылдан килгән балаларның гаиләләрен бик нык һәм рухи яктан көчле тамырларын җи-бәргән бер агач белән чагыштырды. Шушындый имәндәй нык гаиләләр күбрәк булган саен Татарстаныбыз да көчле булыр дип, кичәне "Мин яратам сине, Татарстан" дигән җыр белән һәм "Сүнмәсен гаилә учагы!", - дип тәмамлады Шакирова Альбина. Күңел-ләрдә илебезгә, кешеләргә карата горурлык һәм мәхаббәт хисләре уятты бу кичә.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча завучы Абдуллина Гөлнур Хафиз кызы катнашучыларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итте. Тирән эчтәлекле кичә оештырганы өчен мәктәп дирекциясе исеменнән Шакирова Альбинага рәх-мәт белдерде. Без, очрашуда катнашучылар да, бик канәгать. Мактаулы хезмәтендә зур уңышлар, тормышында тигезлек, саулык-сәламәтлек, иминлек, бәхетле гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев