Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Үз халкыңның үткәнен белергә кирәк

    Республикабызда 1989 елдан башлап 1552 нче елда Казанны саклаучылар истәлегенә багышланган митинглар уздырыла. Быел Хәтер көне мөселманнарның иң бөек бәйрәмнә-реннән берсе булган Корбан Гаетенә туры килде, шуңа күрә Казанда, башка шәһәрләрдә һәм авылларда митинглар, төрле чаралар бер-ике көнгә алданрак уздырылды. Суыксу мәдәният йортына Хәтер көненә багышланган очрашуга нигездә өлкәннәр һәм...

    Республикабызда 1989 елдан башлап 1552 нче елда Казанны саклаучылар истәлегенә багышланган митинглар уздырыла. Быел Хәтер көне мөселманнарның иң бөек бәйрәмнә-реннән берсе булган Корбан Гаетенә туры килде, шуңа күрә Казанда, башка шәһәрләрдә һәм авылларда митинглар, төрле чаралар бер-ике көнгә алданрак уздырылды.

    Суыксу мәдәният йортына Хәтер көненә багышланган очрашуга нигездә өлкәннәр һәм урта яшьтәгеләр килде. Аның каравы моннан 461 ел элек булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләүчеләр яшь буын вәкилләре иде. Бу уңай күренеш, димәк, ил тарихына кагылышлы истәлекләр яшьләрне дә битараф калдырмый, бу турыда киләчәк буын да беләчәк.

    Очрашуны кереш сүз белән мәдәният йорты директоры Фидания Хәлиуллина ачты.

    - Корбан бәйрәме һәм Хәтер көне - бер-берсенә охшаш вакыйгалар. Беренчесе - Ходай Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалу бәйрәме һәм гүр иясе булган туган-тумачаларны искә алу көне. Ә Хәтер көнендә без Казанны Иван Грозный гаскәрләреннән саклаганда гомерләрен бирүчеләрне рәхмәт хисе белән искә алабыз, - диде ул.

    Тарих укытучысы Айрат Закиров җыелучыларны әлеге көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, моннан дүрт йөз елдан күбрәк вакыт булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде.

    Суыксу мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Шакирҗанов "Сөембикә" бәетен укыды. Аны тыңлаганда күп хатын-кызларның күзләре яшьләнде. Федераль университет студенты Илназ Мәннапов милләт, милли гореф-гадәтләр турында кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләде.

    Очрашуның рәсми өлеше тәмамланганнан соң кичәгә килүчеләрнең барысын да чәй табыны янына дәштеләр. Анда Әмир хәзрәт бакый дөньяга күчүчеләр рухына багышлап Коръән укыды һәм вәгазь сөйләде. Әңгәмә дустанә шартларда узды. Сүз авыл зиратлары, аларны чистартып, тәртиптә тоту турында да барды. Анда әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз җирләнгән, мәңгелек йортыбызны йолаларыбыз таләп иткәнчә чиста-пөхтә тоту - якты дөньядан киткәннәрне онытмавыбыз һәм аларны хөрмәт итүебез билгесе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: