Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Язмыш сыный, ә ул зарланмый

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнәбез. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышы, Җиңү, балачагы авыр сугыш елларына туры килгән кешеләр турында сөйлибез. Александра Федоровна Ларинаның сугыш турында белгәннәре китаплардан укыган, кинолардан күргән генә түгел. Ул чорның бөтен кыенлыкларын, мохтаҗлыкларын үз башыннан кичергән. Фашистларның барлык вәхшилекләрен, авылдашларын мыскыл итүләрен үз күзләре белән күргән....

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнәбез. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышы, Җиңү, балачагы авыр сугыш елларына туры килгән кешеләр турында сөйлибез.

    Александра Федоровна Ларинаның сугыш турында белгәннәре китаплардан укыган, кинолардан күргән генә түгел. Ул чорның бөтен кыенлыкларын, мохтаҗлыкларын үз башыннан кичергән. Фашистларның барлык вәхшилекләрен, авылдашларын мыскыл итүләрен үз күзләре белән күргән. Учхоз урта мәктәбе укучылары белән очрашуда ул әнә шул хакта сөйләде. "Сугыш балалары" - сугыш турында" дип аталган чараны авыл китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп укытучылары белән бер-гәләп әзерләде һәм үткәрде.

    ...Хәзер инде еракта калган 1945 елның "сугыш беткән!" дигән хәбәр килгән көненә хәтере кабат-кабат кайтара аны.

    - Бар кеше тимер юл станциясенә йөгерде, ә без - бала-чага - иң алдан. Анда хәрби эшелоннар уза иде. Бу - сугыштан кайтучы солдатлар, диделәр. Һәркем үзенекеләрдән берәрсен очратырга өметләнде. Кешеләр бер үк вакытта елыйлар да, шатланалар да. Кочаклашулар, көттереп килгән Җиңү көне белән котлашулар...

    Бала хәтере бик күп нәрсәне онытмаслык итеп истә калдыручан. Бөек Ватан сугышы башланганда, Сашага 6 яшь була. Алар Белоруссиядә - Минск өлкәсенең Слуцк районындагы Тельман исемендәге колхозда яшиләр. Дус кызлары белән болынга чәчәк җыярга барганнарын хәтерли ул. Җәйге җылы көн. Алар шаярышалар, уйныйлар, көлешәләр. Кинәт күктә самолетлар күреп алалар.

    - Алар бик күп иде, - дип искә ала Александра Федоровна. - Без башта аларны кошлар дип уйладык. Бөтен көчебезгә авылга чаптык. Кайтып җиткәч, сугыш башланганын белдек.

    Белоруссиянең башкаласы Минскны гитлерчылар 28 июньдә үк басып ала, ә кечкенә Саша яшәгән авылга фашистлар тагын да иртәрәк килеп җитә. Фронтка җибәрү өчен, барлык ирләрне һәм егетләрне җыйдылар, дип сөйли Александра Федоровна. Тик алар китәргә өлгерми кала: фашист гаскәрләре көннән-көн илнең эченәрәк керә баралар. Фашистлардан качып, кешеләр урманга китәләр, партизан отрядлары оештыралар. Пар-тизанлыкка гаиләләре белән китүчеләр күп була. Аның өлкән абыйлары Михаил белән Владимир да - шулар арасында. Авылда карт-коры, хатын-кызлар һәм балалар гына кала.

    Аларның авылы зур була, ярыйсы гына мул яши-ләр. Сашаларның авыл уртасындагы йорты янында гына ашлык склады тора. Малайлар, аның түбәсенә менеп, немецларның каян үтәсен күзәтә. Менә алар килеп тә җитә.

    - Хәтерлим әле: бөтен урамга немецлар тулган. Яннарында - "аяклы" автоматлар. Ә башкалары каралты-куралар буйлап йөри, мал-туарны йә үтерәләр, йә алып чыгып китәләр, икмәк, сөт, йомырка ише азык-төлекне талыйлар. Өлкән апам Женя ерак түгел генә күрше авылда яши иде. Терлекләрен яшерсен яисә чыгарып җибәрсен дип, аны кисәтергә кирәк, ә өлкәннәргә урамга чыгарга ярамый - атып үтерәләр. Шуңа күрә мине җибәрделәр. Мин, өйдән йөгереп чыгып, немец һәм пулемет яныннан җил кебек кенә очып узып киттем. Мин йөгереп барып җиткәндә, Женя апам елап тора иде - барлык мал-туарын алып чыгып киткәннәр, - дип сөйләде ветеран.

    Кайвакыт төннәрен аларның өенә партизаннар килгәли. Оля апасы партизаннарда элемтәче була. Ул, сазлык аша үтеп, башта күрше авылга, аннары партизаннар янына барып йөри. Фашистлар сазлык аша кичүнең кайда икәнлеген белмиләр, шуңа күрә анда борыннарын тыгарга куркалар.

    Көндез урамнарда һәрвакыт автоматлы немецлар йөреп тора. Авылның бик күп кешесен фашистлар Германиягә куып алып китә. 13 яшьлек Гриша дигән малайны тотып алып, концлагерьга җи-бәргәннәрен хәтерли Александра Федоровна. Партизаннар белән бәйләнеш тотканны сизеп алсалар, атып йә асып үтерәләр.

    Партизаннарга булышкан кешеләрнең башларына ничек җитүләрен күрсәтер өчен, немецларның авыл халкын бер урынга куып китергәнен дә хәтерли ул:

    - Фашистлар дар агачы ясап куйдылар да аның янына Федор һәм Ваня абзыйларны алып килделәр. Алар үз тимерчелекләрендә партизаннар өчен нәрсәләрдер ясаган булганнар, ә бер сатлыкҗан (андыйлар да бар иде шул) бу хакта фашистларга җиткергән. Ыгы-зыгыдан файдаланып, Федор абзый качып котылды. Ул башта туп-туры халык арасына йөгереп керде, аннары тимер юлга таба чапты. Ә Ваня абзыйны астылар, бөтен кеше күреп торсын һәм курыксын өчен, аны асылынган килеш бик озак тоттылар.

    Ә бервакыт кич белән халыктан зур чокыр казытканнары, биш кешелек бер гаиләне чокыр кырыена бастырып, төзәп атканнары да исендә. Атуын аталар, ә чокырны күмеп тормыйлар. Тоня исемле кызчык исән калган була, төнлә чокырдан чыга ала. Аны озак кына яшереп саклыйлар, аннары партизаннар үзләренә ала.

    - Җәй икәнен хәтерлим, июньме, июль идеме икән - җитен чәчәк аткан һәм арыш биек булып үскән иде. "Качыгыз, качыгыз! Немец танклары килә!" - дип кычкыра-кычкыра, Толкачева Люба апа йөгерә. Оля мине кулымнан тотты, һәрвакыт җитен эчендә яшереп саклый торган, кием тутырылган кәрзинне алды һәм без Павлюклар ишегалды аркылы йөгереп киттек. Авыл читенә чыгып җиткәндә, кемдер: "Арыш эченә чабыгыз!" - дип кычкырды. Бөтенебез арыш кырына, аннан соң болынга таба йөгерештек. Тизрәк урманга җитәргә кирәк иде - анда ышанычлырак. Шул чакта самолетлар да оча башлады. "Ятыгыз! Түмгәкләр арасына качыгыз!" - дип кычкырдылар. Без яттык. Кинәт: "Бу - безнекеләр! Бу - безнекеләр!" - дигән тавышлар ишетелде. Без өйләребезгә кире кайттык. Ә икенче көнне авылда безнең солдатлар күп иде. Безнең өйдә мич ягып, алар өчен коймак, тагын нәрсәләрдер пешерделәр.

    Оккупация шулай тәмамлана, ә Җиңү әле килеп җитмәгән була.

    Безнең китапханә фондында Белоруссия партизаннары, аларның фашистларга каршы көрәше турында язылган китаплар күп. "Партизанский комбриг" дигән китапта В.Яковенко, партизаннар сугышын алып бару Минск өлкәсенең Краснослободск, Старобинск һәм Слуцк (Александра Федоровна яшәгән җир) районнарында аеруча авыр булды, дип яза. Гитлерчылар монда бик күп гаскәр китереп туплаган булган.

    Бөек Ватан сугышы вакытында Белоруссиядә андагы кешеләрнең һәр дүртенчесе һәлак була. Ә 9 мең авыл Хатынь язмышына дучар ителә: немецлар авыл халкын тереләй яндыралар. Белоруссия территориясендә 260 концлагерь була, ә берсен балалар өчен махсус тоталар.

    - Миңа инде - 78 яшь, әмма хәзергә хәтле ул куркыныч сугышны оныта алмыйм, барысы да кичә генә булган кебек. Кешеләргә күпме кайгы һәм күз яшьләре алып килде ул. Андый хәл кабатланырга тиеш түгел! - ди Александра Федоровна.

    Александра Федоровна 23 ел авыл китапханәсендә эшләде. Хәзер дә көче ташып тора әле аның. Йортның ул яши торган подъезд тирәсе яшеллеккә күмелеп утыра. Монда аның да өлеше зур. Ул - бик яхшы күңелле, ярдәмчел кеше. Киңәше белән дә, эше белән дә һәрчак ярдәм итәргә әзер. Безнең бистәдә аны ихтирам итәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: