Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Яшьлегемә кайтыр идем...

    Саумы, яшьлек! Озак еллардан соң Сиңа килеп тагын баш идем... Танымыйсың? Әйе, үзгәргәнмен... Ул чакта шул мин бик яшь идем. (Илдар Юзеев). Әйе, нәкъ 40 ел элек, Мәмдәл урта мәктәбен бетергәндә без, 17 яшьлек егет һәм кызлар, нинди яшь булганбыз! Туган мәктәбебез, әти-әнидәй кадерлегә әйләнгән хөр-мәтле укытучыларыбыз, бертугандай якын сыйныфташларыбыз...

    Саумы, яшьлек!
    Озак еллардан соң
    Сиңа килеп тагын
    баш идем...
    Танымыйсың?
    Әйе, үзгәргәнмен...
    Ул чакта шул
    мин бик яшь идем.
    (Илдар Юзеев).


    Әйе, нәкъ 40 ел элек, Мәмдәл урта мәктәбен бетергәндә без, 17 яшьлек егет һәм кызлар, нинди яшь булганбыз! Туган мәктәбебез, әти-әнидәй кадерлегә әйләнгән хөр-мәтле укытучыларыбыз, бертугандай якын сыйныфташларыбыз белән аерылышу бик моңсу да, берүк вакытта шатлыклы да, чөнки алда зур өметләр, гүзәл хыяллар белән тулы олы гомер көтә. Болар барысы да әле кичә генә булган кебек. Бактың исә, 40 ел гомер үтеп тә киткән.

    Мәмдәл урта мәктәбендә ел саен февраль башында мәктәпне 10, 20, 30, 40, 50 һәм хәтта 60 ел элек тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе оештырыла. Бу кичәне оештыруга мәктәпнең укытучылар коллективы, укучылар зур тырышлык бе-лән әзерләнәләр. Очрашуга мәктәптә укып, эшләп чыккан зур шәхесләр чакырыла, укучылар көче белән концерт программасы оештырыла, гомумән, зур бәйрәм кичәсе үткәрелә. Менә шундый көтеп алган очрашу бәхете безгә дә, Мәмдәл мәктәбен нәкъ 40 ел элек, 1975 елда тәмамлаган укучыларга, хәзер инде өлкән абый һәм апаларга да насыйп булды. Нинди күңелле һәм шатлыклы, шул ук вакытта бераз сагышлы да бу очрашу мизгелләре! Куанычлы, чөнки без исән-сау, һәркайсыбыз тормышта үз юлын тапкан, гаиләсе, балалары бар, яраткан хезмәте белән илебезгә файда китерә. Сагышлы һәм моңсу, чөнки күбебез бу очрашуга килә алмады: кайсы эштә булу сәбәпле, ә иң кызганычы - күпләр инде бакыйлыкка күчкән. Алар арасында сөекле укытучыларыбыз Зөбәрҗәт апа, Ризван абый, Әхәт абый һәм бертугандай якын классташларыбыз. Шатлыклы күз яшьләребезне яшермичә, куанып, кочаклашып күрешкәннән соң, вафат булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Кичәгә 21 классташ килгән иде. Беренче мизгелләрдә күбебез бер-беребезне таный алмый тордык. Ни әйтсәң дә, тормыш һәркайсыбызга үзенең эзләрен салган, битләргә җыерчыклар, чәчләргә чал, күзләргә моңсулык, гәүдәгә дә үзгәрешләр керткән. Ләкин йөрәк кенә һаман да яшь, әйтерсең без һаман шул ук шук малайлар һәм шаян кызлар! Бергә укыган вакытларны сөйләшеп, аралаша торгач, уртак истәлекләр, укыган вакыттагы күңелле хәтирәләр, һәркайсыбызның күңелендә яңарып, искә төшеп, шул елларга алып кайтты.Һәркайсыбыз кыскача үзенең тормыш юлы белән, ирешкән уңышлары белән, уй-кичерешләре белән уртаклашты, классташыбыз Фәттахова Фәридә үзе язган шигырьләрен укыды. Классташларыбыз Әкъ-лимә һәм Ләбибә әзер-ләгән тәмле ризыклар белән чәйләр эчеп, сөйләшә-көлешә санаулы сәгатьләрнең үтеп китүен сизми дә калдык. Барыбыз исеменнән дә, безне эзләп-табып, шушы сөенечле очрашуга җыйган өчен, классташларыбыз Әкълимә белән Ләбибәгә (Юртыш авылыннан), Чуваш Иле авылыннан Мәү-лияга чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Шулай ук Мәмдәл мәктәбе коллективының бүгенге уңышларына, укучыларның район һәм Республика күләмендәге җиңү-ләренә чын күңелдән горурланып, киләчәктә тагын да зуррак үрләрне яулаячакларына ышаныч белдерәбез. Алдагы гомеребездә һәркайсыбызга борчу-мәшәкатьсез тормыш, саулык, киләсе көнебезгә ышаныч телим. Илебез тыныч булып, 50 елдан соң да исән-имин булып, безгә тагын шушындый күрешү насыйп булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: