Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Владислав Ачалов - совет чоры символы

    80 нче елларның иң яшь һәм талантлы хәрби начальникларыннан берсе - Владислав Алексеевич Ачалов 44 яшендә генерал-полковник, һава-десант гаскәрләре командующие, ә бер елдан СССРның Оборона министры урынбасары, һава-десант гаскәрләрен, диңгез пехотасын, "спецназ"ны һәм хәрби разведканы берләштергән "Тиз җавап кайтару гаскәрләре" командующие була. 1990 елның гыйнварында Бакуда әрмәннәр арасында хәвефле хәл...

    80 нче елларның иң яшь һәм талантлы хәрби начальникларыннан берсе - Владислав Алексеевич Ачалов 44 яшендә генерал-полковник, һава-десант гаскәрләре командующие, ә бер елдан СССРның Оборона министры урынбасары, һава-десант гаскәрләрен, диңгез пехотасын, "спецназ"ны һәм хәрби разведканы берләштергән "Тиз җавап кайтару гаскәрләре" командующие була. 1990 елның гыйнварында Бакуда әрмәннәр арасында хәвефле хәл килеп туганда тәртипсезлекләрне бетерү операциясен нәкъ менә Ачалов уздырды, Бакуга гаскәрләр кертеп, андагы үтерешне туктатты. Бер елдан Оборона министрлыгы Ачаловны хәрби частьләр хәрәкәтен җайга салу өчен Вильнюска җибәрде. Ачаловны ул чакта СССРдагы иң "кайнар нокталарда" даими булганы өчен "төп янгын сүндерүче" дип тә йөрттеләр.

    Ул Алатка килгәндә мин шушы нык холыклы, намуслы һәм максатчан кеше белән очрашып сөйләшү бәхетенә ирештем.

    Владислав Алексеевич 1945 елның 13 ноябрендә күршедәге Арча районының Атамыш авылында туган. Урта белем алу өчен күрше авылга йөреп укыган, кышкы айларда Алатта Милютиннарда яшәп торган. Нык гәүдәле, чыдам, тырыш, зур ихтыяр көченә ия булган бу егетне алар онытмаганнар. Өлкән сыйныфларда укыганда ул хәрби кеше буласына нык билгели һәм үзен шуңа әзерли. Инде зур хәрби начальник, генерал булгач, Владислав Алексеевич Алатка берничә тапкыр кайта, үзе укыган мәктәпкә килә, укытучылар, элекке сыйныфташлары белән аралаша. Алат мәктәбе музеенда шушы данлыклы укучыга багышланган аерым почмак бар.

    Алат мәктәбен тәмамлаганнан соң Ачалов Татарстанның Югары Советы исемендәге Казан танк училищесына укырга керә, Советлар Союзы Маршалы Малиновский исемендәге бронетанк гакскәрләре Хәрби академиясен һәм Генераль штабның Хәрби академиясен уңышлы тәмамлый. Генерал-полковник була. Владислав Алексеевичның хәрби карьерасы югарыга ышанычлы күтәрелә. Ул һава-десант гаскәрләрендә командалык итү вазифаларында хезмәт итә. 1973 елдан (бронетанк гаскәрләренең Хәрби академиясен тәмамлаганнан соң) - командир урынбасары, ә 1974 елда - һава-десант дивизиясенең үзйөрешле-артиллерия полкы командиры, 1975 елдан 1977 елга кадәр - 137 нче гвардия парашют-десант полкы командиры. 1977 елдан - командир урынбасары, 1978 елдан - 7 нче һава-десант дивизиясе командиры.

    1985 елдан Ачалов Сигезенче гомумгаскәри армия командующие була, 1987 елдан - штаб начальнигы, Ленинград хәрби округы гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары, 1989 елдан - һава-десант гаскәрләре командующие. 1990 елда ул СССР Оборона министры урынбасары була. Шушы сыйфатта ул совет гаскәрләрен Көнчыгыш Европадан чыгару, шулай ук армиянең гадәттән тыш һәм экстремаль шартлардагы хәрәкәтләренә бәйле мәсьәләләрне хәл итә.

    1990 елның мартында аны РСФСРның халык депутаты итеп сайлыйлар. Россия Федерациясе Югары Советы, "Россия коммунистлары", "Ватан", парламент фракцияләре, "Армиядә реформа" депутатлар төркеме әгъзасы.

    1993 елның октябрь вакыйгалары барган көннәрдә Ачалов халык депутатлары Съезды һәм Россия Федерациясе Югары Советы ягында чыгыш ясый. Президент вазифаларын башкарган А.В.Руцкой аны Россия Федерациясенең Оборона министры итеп билгели: бу карарны Югары Совет раслый. Аның Кораллы Көчләргә Югары Советны сакларга кирәк, дип мөрәҗәгать итүен хәрбиләр аңлап кабул итә.

    1995 елның августыннан - Бөтенроссия офицерлар җыелышының рәистәше. Хәрби-патриотик эш белән шөгыльләнә. 1999 елда Лев Рохлин армиясенә ярдәм Хәрәкәтеннән Дәүләт Думасына сайлана. 2003 елдан һәм гомеренең соңгы көненә кадәр десант гаскәрләре ветераннарының "Россия десантчылары союзы" иҗтимагый берләшмәсенең Бөтен россия Союзы рәисе була.

    Владислав Алексеевич немец телен яхшы белә иде. Меңләгән халык алдында Америка, Франция академияләрендә лекцияләр укыган. Инандыру талантына ия буларак, Дәүләт Думасы утырышларында, митингларда чыгыш ясады. Ул - берничә китап авторы.

    Ул Кызыл Йолдыз, I, II, III дәрәҗә "СССРның Кораллы Көчләрендә Туган илгә хезмәт иткәне өчен" орденнары белән бүләкләнгән. Ачалов - I дәрәҗә "СССРның Кораллы Көчләрендә Туган илгә хезмәт иткән өчен" ордены белән бүләкләнгән 13 кешенең берсе. Бу - СССРдагы иң сирәк орден.

    В.А.Ачалов Алат мәктәбендә еш булды. 2002 елда ике буын мәктәп тәмамлаучылар очрашуында Владислав Алексеевич: "Мине кече Туган илем һәрвакыт үзенә тартып тора. Әмма моны туган җиреннән аерылмаган кешеләр сизмиләр. Туган ил турында сүз кузгатканда мондый сөйләшү аларга шапырынкы булып тоелырга да мөмкин", - дигән иде. Владислав Алексеевич һәр яңа сынау алдыннан яки җаваплы заданиене үтәгәннән соң, биредә якын туганнары булмаса да, бер генә көнгә, берничә генә сәгатькә булса да туган якларына кайтып килә иде.

    Чираттагы тапкыр ул балачагы, яшьлеге узган, аның очыш юлы башланган урынга 2002 елда кайтты.

    "Язмыш кушуы шундый булгандыр инде: мин, атлар көтеп үскән авыл малае, хезмәт вазифам буенча бөтен дөньяны әйләнеп чыктым, бик күп кешеләр белән аралаштым. Әмма бер җирдә дә бездәгедәй ышанычлы ир-атлар, гүзәл хатын-кызлар һәм күңелгә ятышлы табигать юк. Моның кадерен белергә кирәк. Үз алдыңа зур максатлар куярга кирәк", - диде ул.

    Владислав Алексеевич озак авырды. Тик барыбер үзендә авыруны җиңәрлек көч тапты. Эшенә әйләнеп кайтты, үзе нигез салган яраткан казанышы - "Россия десантчылары союзы"н ныгытуга кереште. Ике ел эчендә ул аны армия ветераннарының иң куәтле берләшмәсенә әверелдерде.

    Кыю, вөҗданлы, гомеренең азагына кадәр армиягә бирелгән, антына һәм десантчылар берлегенә турылыклы Ачалов гел яңа планнар һәм уйлар белән яшәде. 2011 елның җәендә, озак вакыт авырганнан соң, Владислав Ачалов гүр иясе булды. Аның үлеме турындагы хәбәр бик күпләрне тетрәндерде...

    Алат мәктәбе музеенда балаларның данлыклы якташлары турында язган иншалары саклана. Менә шуларның берсендәге юллар: "В.А.Ачалов - чын герой, ул безнең мәктәпнең генә түгел, ә бәлки районның һәм республиканың да горурлыгы. Биредә туган, яшәгән яки беразга гына кайтып килгән һәр кеше өчен безнең Алат авылында аның күңел җылысы мәңгегә сакланыр. Кеше турындагы истәлек күпме саклана, ул үзе дә кешеләр хәтереннән шуның кадәрле җуелмый. Без аны беркайчан да онытмаячакбыз, чөнки йөрәгебез шулай куша".

    Редакция кирәкле мәгълүматларны биргән өчен Алат урта мәктәбе коллективына рәхмәт белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: