Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ветераннар бәйрәме

    Коркачык авыл җирлегендә, бөтен райондагы кебек, сугыш ветераннары юбилей бүләкләре алды. Медальләр тапшыру өчен Коркачык станциясендәге авыл клубына тыл хезмәтчәннәрен чакырдык. Котлау сүзе белән аларга авыл җирлеге башлыгы Кадрия Хәйбуллина мөрәҗәгать итте. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дип аталган...

    Коркачык авыл җирлегендә, бөтен райондагы кебек, сугыш ветераннары юбилей бүләкләре алды.

    Медальләр тапшыру өчен Коркачык станциясендәге авыл клубына тыл хезмәтчәннәрен чакырдык. Котлау сүзе белән аларга авыл җирлеге башлыгы Кадрия Хәйбуллина мөрәҗәгать итте. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дип аталган медальләр тапшырды. Ә авыл җирлеге җитәкчеләре һәм ветераннар советыннан истәлеккә фотосурәтләр һәм чәчәкләр алдылар.

    Мактаулы кунаклар өчен "Ласточка" балалар бакчасы һәм Коркачык мәктәбе укучылары, клубның иҗади коллективы көче белән бәйрәм программасы әзерләнде. Укучылар башкаруындагы "Кара хатлар" дигән сәхнәләштерелгән өзек күңелдәге иң тирән хисләрне уятты. Ул тамашачыларны шуның кадәр дә дулкынландырды ки, күпләр хәтта күз яшьләрен дә тыеп тора алмадылар. Шулай ук сугышта катнашканнар, инде бакыйлыкка күчкәннәр, шушы дәһшәтле елларда туганнар турындагы истәлекне мәңгеләштергән альбомнар да күрсәтелде.

    Реклама

    Бәйрәм чәй табыны янында күңелле сөйлә-шү-аралашулар белән дәвам итте. Тик, ни кызганыч, бүләкләү тантанасына тыл хезмәтчәннәренең барысы да килә алмады. Андыйларга медальләрне авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар советы рәисе өйләренә барып тапшырды. Аларны көтеп алганнар. Әлфия Шакирҗан кызы Җамалиева гаиләсенә шушындый мөһим вакыйга уңаеннан балалары, оныклары, оныкчыклары, туган-тумачалары да җыелып килгән. 88 яшьлек Әлфия апа ул чактагы ачлык-ялангачлыкны, авырлыкларны да искә төшерде, шаярып та алды, барыбызга да тынычлык, иминлек, яшь буынның беркайчан да сугыш газапларын күр-мәвен теләде.

    Кадерле тыл хезмәтчәннәре! Сезне Туган илнең зур бүләге алуыгыз белән котлыйбыз. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, рухи күтә-ренкелек телибез. Алдыгызда башыбызны иябез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: