Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ул туган авылына әйләнеп кайтты, әмма...

    Минем якташыбыз, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән Колесов Андрей Павлович турында сөйлисем килә. Андрей 1968 елның 16 маенда Потаниха авылында ишле гаиләдә туа. Ул әти-әнисенең төпчек баласы, аның апасы һәм ике абыйсы бар иде. Андрейның балачагы табигатьнең гаҗәеп матур урынында урнашкан Ашыт елгасы буенда, су баса торган болынлыклар, урман аланнары янында...

    Минем якташыбыз, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән Колесов Андрей Павлович турында сөйлисем килә.

    Андрей 1968 елның 16 маенда Потаниха авылында ишле гаиләдә туа. Ул әти-әнисенең төпчек баласы, аның апасы һәм ике абыйсы бар иде. Андрейның балачагы табигатьнең гаҗәеп матур урынында урнашкан Ашыт елгасы буенда, су баса торган болынлыклар, урман аланнары янында уза. Анда балык тота торган урыннар да бар, җиләкле-гөмбәле аланлыклар да бихисап. Әти-әниләре "Родина" колхозында эшләделәр. Андрей көченнән кил-гәнчә аларга булышты, җәйге айларда малларга азык, өйне җылытырга (ул вакытта әле газ юк иде) утын әзерләделәр. Ваемсыз, күңелле чаклар... Мәктәпкә ул күршедәге Алатка йөрде. Анда башка авыллардан - Кече һәм Урта Алаттан килгән сыйныфташлары белән танышты. Араларында Алатныкылар да бар иде. Класслары зур һәм тату булды. Сыйныфташлары Андрей Колесовны сагынып искә алалар. Ул тырышып укыды, әйбәт дус булды. Физкультура һәм хәрби хәзерлек укытучысы Власов Иван Михайлович мәктәптә кыш саен хәрби-спорт уеннары уздырылуын исенә төшерә.

    - Башлангыч сыйныфларда ул "Аҗаган" дип, ә өлкәнрәкләрдә "Орленок" дип аталды. Уеннар ике этапта уза иде. Беренче көнне мәктәптә хәрби җыр җырлап, саф маршы һәм спорт снарядларында күнегүләр оештырылды. Икенче көнне исә сыйныфлар, жирәбә салып, ике командага бүленәләр һәм сугышчан хәрәкәтләр уздырыла торган кырга чыгалар. Монда разведчиклар да, миналар һәм гранаталар эзләүче саперлар да булды. Ату ярышлары да уздырылды. Соңыннан, көлдә бәрәңге пешереп һәм чәй кайнатып, учак тирәли җыелып утырып, җиңүчеләрне билгели идек. Колесов Андрей хәрби эшкә сәләтен һәм осталыгын мәктәптә укыганда ук күрсәтте, - диде Иван Михайлович.

    Сыйныфташлары әйтүенчә, Андрей разведка гаскәрләрендә хезмәт итә һәм гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруда катнаша, берничә тапкыр яралана. Өенә 1989 нчы елның язында әйләнеп кайта.

    Тик, ни кызганыч, Андрейның ничек хезмәт итүе турында тулырак мәгъ-лүмат таба алмадык. Аның әти-әнисе инде гүр иясе булдылар, абыйлары һәм апасы башка урыннарда яшиләр. Әти-әнисенең йорты буш тора.

    Әфган сугышы тарихта калды. Беркем тарафыннан да, берәүгә дә игълан ителмәгән, героик һәм фаҗигале сугыш Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаграк барды.

    Ни кызганыч, Андрей да исәннәр арасында юк. Ул 1989 елның 1 маенда юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның гомере кыска, әмма искә алып сөйләрлек. Бүген янәшәбездә булмаса да, аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Андрей Туган иле, совет халкы һәм безнең алдагы хәрби бурычын намус белән үтәде. Без аның белән горурланабыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: