Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ул көчле рухлы, сөйкемле, талантлы кеше иде

    Барлык яктан да килгән, Ходай Тәгалә сәләтләрне юмарт итеп биргән кешеләр бик күп булмыйдыр ул. Без чибәр, тормыштагы әллә нинди катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый, үзен дә, башкаларны да яклый ала торган, җырлый да, бии дә - нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган кешеләргә сокланабыз. Таһир Газыйм улы Биккениев нәкъ менә...

    Барлык яктан да килгән, Ходай Тәгалә сәләтләрне юмарт итеп биргән кешеләр бик күп булмыйдыр ул. Без чибәр, тормыштагы әллә нинди катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый, үзен дә, башкаларны да яклый ала торган, җырлый да, бии дә - нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган кешеләргә сокланабыз. Таһир Газыйм улы Биккениев нәкъ менә шундый иде.

    Дөресен генә әйткәндә, мондый шәхес турында "иде" дип әйтергә хәтта тел әйләнми. Аның белән яшәгән, янәшәсендә эшләгәннәрнең хәтерендә ул шуның кадәрле тормыш сөючән, хәрәкәтчел, көчле рухлы кеше булып калды. Быел аңа 70 яшь тулган булыр иде. Ә бит инде аның безнең аралардан киткәненә дә 15 ел. Күңеле тулы яшәү дәрте булса да, аның гомере иртә өзелде. Гаҗәеп әдәпле һәм намуслы бу кеше безнең хәтер-ләрдә мәңге яшь булып калды - көче-куәте ташып тора, йөзендә һәрчак елмаю балкый, кайчак уен-көлке белән шаяртып та ала.

    Кеше, шәхес буларак, балачактан формалаша. Таһир Газыйм улы кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнә башлый. Ул елларда яшьләр данлыклы авыр үлчәүле спортчылар Леонид Жаботинский һәм Юрий Власов дип саташалар иде. Ничек итеп шундый нык һәм көчле булырга икән? Танылган спортчылар үрнәге мәктәптә укыганда ук Биккениевне спорт залына алып килә. Ул вакытта әле бүген безнең райондагы кебек спорт комплекслары турында хәтта хыяллана да алмыйлар. Спорт снарядлары итеп ниләрне генә файдаланмыйлар. Амбар почмагында олылар ашлык үлчәгәндә куллана торган гер тора. Таһир аны, әти-әниләре күрмә-гәндә, бакча башына алып төшә дә, куллары зәңгәрләнеп чыкканчы күтәрә. Трактор детальләреннән штангалар ясыйлар. Һаман күне-гүләр белән шөгыльләнүнең тиздән күңелле нәтиҗәсе дә күренә башлый. Унынчы сыйныфта инде ул герне бер кулы белән 30 тапкыр күтәрүгә ирешә.

    Башка авыллардагы кебек, Алат авылында да яшьләр өчен турниклар, волейбол мәйданчыклары ясап куелган була. Буш вакытларын үсмер егетләр гел шунда уздыралар. Таһир һәм аның энесе Солтан спорт бе-лән нәкъ менә мәктәптә укыганда мавыгып китә-ләр һәм аңа гомер буена тугры булып калалар.

    Спорт кешенең ихтыяр көчен арттыра, бөтен эшне тәртип белән башкарырга өйрәтә. Нәкъ менә шушы сыйфатлар Таһир Биккениевкә, Алат урта мәктәбен әйбәт тәмамлап, бернинди каршылыксыз Казан дәүләт педагогия институтына керергә ярдәм итә дә. Анда инде армия хезмәтенә барыр вакыт та килеп җитә. Студент чагында да, солдат булгач та ул спорт белән шөгыльләнүен туктатмый, көчен штанга белән дә, туп белән дә сынап карый. Әмма гер аның өчен тәүге мәхәббәт кебек - Таһир Газыйм улы яңадан гер спортына әйләнеп кайта һәм башка аннан аерылмый. Башта авыл Сабантуйларында, район ярышларында, герчеләр турнирында катнаша.

    Бервакыт алар энесе Солтан белән Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуйда булалар һәм Кукмара спортчысы Фаил Гобәйдуллинның ике потлы герне 101 тапкыр күтәр-гәнен күреп шаккаталар. Менә шул чактагы соклану һәм шундый ук көчле герче булырга омтылу Биккениев өчен гер күтәрү белән даими һәм җитди шөгыльләнергә этәргеч була. Нәтиҗәсе дә озак көттерми. Берничә елдан ул Кукмараның авыр атлетын узып та китә. Моннан соң инде шәһәр Сабантуйларында рекордчылар исемлегендә Биккениев фамилиясе һаман ешрак яңгырый башлый.

    Ул герне 250 тапкыр күтәрә ала, РСФСР һәм СССРның спорт мастеры нормативларын үти. 70 килограмм-га кадәрле авырлыктагы герчеләр арасында Татарстан чемпионы дигән исемне өч тапкыр яулый. Таһир Биккениев 1987 елда Николай Жеребцов призына Бөтенсоюз турнирында җиңеп чыга. Аңа «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем бирелгән.

    Спорт казанышлары Таһир Газыйм улының тормышындагы көчле якларның нибары берсе генә иде. Әле аның шундый ук көч, игътибарлылык һәм тырышлык таләп итә торган төп эше дә булды. Армиядә хезмәт итеп, педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Биккениев туган районына әйләнеп кайта һәм Шигали мәктәбендә директор булып эшли башлый. Сәләтле, җаваплы яшь егетне район җитәкчеләре дә тиз күреп ала. Аны комсомол райкомына чакыралар. Башта ул оештыру бүлеге мөдире, аннары икенче секретарь була. Бераздан район комсомол оешмасының беренче секретаре итеп сайлап куялар. Хәзер узганнарны тәнкыйтьләргә яраталар. Ул елларда комсомол сафында булучылар район яшьләренең кызыклы, күңелле итеп яшәүләрен, күп кенә файдалы һәм кирәкле эшләрдә башлап йөрү-ләрен сагынып искә алалар. Аннары Таһир Газыйм улына партия райкомының гомуми бүлеген җитәкләү бурычын йөк-лиләр. Искиткеч яхшы хәтерле, һәр нәрсәдә тәртип, чисталык-пөхтәлек яратканлыктан, ул әлеге катлаулы хезмәтне җиренә җиткереп башкара. Район хакимияте аппараты җитәкчесе вазифасында да район башлыгының уң кулына әверелде, нинди генә эшкә тотынса да, аны уңышлы башкарып чыкты.

    Аппарат җитәкчесе ул елларда балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе рәисе вазифаларын да башкарды. Әлеге мәкалә авторы күп еллар дәверендә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе әгъзасы булып торды һәм Таһир Газыйм улының тәрбиягә кыен бирелүче үсмерләр һәм аларның әти-әниләре белән ни дәрәҗәдә сабыр, итагатьле, ипле итеп аралашуына сокланган кеше. Бер генә карар да проблеманың бөтен якларын җентекләп тикшермичә кабул ителмәде. Бәлки кемнәрдер комиссия рәисе артык йомшаклык күрсәтә яки эшне озакка суза, дип тә уйлаганнардыр. Ә бит анда ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, мәктәптән чыгару, балаларны балалар йортларына, махсус мәктәпләргә яки училищеларга җибәрү мәсьәләсе хәл ителде. Һәм монда һичничек тә төптән уйламыйча эш итәргә ярамый иде. Таһир Газыйм улы янына тормышта кыен хәлдә калган кешеләрнең киңәшләшергә килүләрен дә, ярдәме һәм акыллы сүзләре өчен рәхмәт әйтүләрен дә күргәнем һәм ишеткәнем булды. Комиссия рәисенең кемгәдер тавышын күтәр-гәнен, я булмаса кызып китүен, кул селтәвен хәтерләмим. Мондый халәтнең аңа җиңел бирелмәвен менә хәзер, күп еллар узгач ныграк аңлый башлыйсың. Тышкы яктан тыныч булып күренсә дә, ул шигъри җанлы, тынгысыз йөрәкле кеше иде.

    Аның гомере буена туган авылы, мәхәббәт, әнисе, хатыны Фирая, балалары турында гаҗәеп матур шигырьләр язуын әле күпләр белми дә калгандыр.

    Фирая белән Таһир Биккениевләр, бер-берсен карашларыннан ук аңлап, чирек гасыр бергә яшәделәр. Менә дигән ике бала үстерделәр. Уллары Илшатка һәм кызлары Гөлшатка әти-әниләренең иң гүзәл сыйфатлары күчкән, алар шәфкатьле, намуслылар, кешеләрне хөрмәт итәләр. Икесе дә югары уку йортлары тәмамладылар, һөнәр үзләштерделәр. Илшат, әтисе гүр иясе булганнан соңгы унбиш елда, Таһир Газыйм улының истәлеген саклау өчен бик күп тырышты. Ул аның шигырьләр китабын чыгарды, газета һәм журналларда мәкаләләр бирелде. Ә иң мөһиме - ел саен спорт мастеры Таһир Биккениев призына герчеләр турниры оештырыла. Ул спортның әлеге төрен популярлаштыру, спортчылар тәҗрибә һәм осталык серләрен яшь-ләр белән уртаклаша алсыннар өчен әле үзе исән чакта ук приз булдырды.

    Герчеләр турнирының яшьләр арасында популярлыгы ел саен арта бара, анда катнашучылар саны да күбәя. Турнирга хәзер күрше өлкә һәм республикалардан да киләләр. Илшат белән бергә аның улы - бабасы бакыйлыкка күчкән-нән соң туган Булат та килә. Ул әлегә ярышларда катнашмый, әмма турнир барышын бик кызыксынып күзәтә. Бабасының танылган спортчы, көчле ихтыярлы, максатчан һәм тырыш кеше булганлыгын белгәнлектән, ул да нәкъ аңа охшарга омтылачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: