Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Туган мәктәбендә мемориаль такта куелды

    Сугыш еллары бездән ераклашканнан-ераклаша бара... Җиңү шулкадәр зур мохтаҗлыклар, чиксез бәла-казалар, фронтта һәм тылда фидакарьләрчә батырлык бәрабәренә яуланды. Менә бүген, 70 ел узгач, күпмилләтле Ватаныбыз азатлыгы өчен бөек көрәштә үлем белән йөзгә-йөз торган сугышчыларның кыюлыгына һәм каһарманлыгына тагын бер тапкыр тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Бөтен ил белән бергә безнең мәктәп тә...

    Сугыш еллары бездән ераклашканнан-ераклаша бара... Җиңү шулкадәр зур мохтаҗлыклар, чиксез бәла-казалар, фронтта һәм тылда фидакарьләрчә батырлык бәрабәренә яуланды. Менә бүген, 70 ел узгач, күпмилләтле Ватаныбыз азатлыгы өчен бөек көрәштә үлем белән йөзгә-йөз торган сугышчыларның кыюлыгына һәм каһарманлыгына тагын бер тапкыр тирән хөрмәтебезне белдерәбез.

    Бөтен ил белән бергә безнең мәктәп тә юбилей көнен матур итеп каршыларга әзерләнә. Советлар Союзы Герое Григорий Родионович Павловның Усад җидееллык мәктәбендә укыган еллары турында сөйләүче мемориалны әзерләү өчен оештыру комитеты төзелде. Безнең мәктәпне тәмамлаган Марат Хәлиуллин белән 7 нче сыйныф укучысы Алинә Хәлиуллина хәрбиләрнең Киев шәһәрендәге Лукьяновск зиратына Геройның каберенә барып кайттылар. Музей почмагының экспозициясе материаллар белән тулыландырылды, мәктәптә Советлар Союзы Герое Г.Р.Павловның Сугышчан дан почмагы булдырылды.

    28 апрель Усад мәктә-бендә үзенчәлекле көн иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә санаулы көннәр калганда, бездә Геройның бертуган сеңлесе - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Анна Родионовна Федоровичева кунакта булды.

    Геройның сеңлесен каршы алырга бөтен мәктәп тезелеп басты. Мәктәп директоры Фәрит Хәлиуллин белән Анна Родионовна тантаналы шартларда мемориаль тактаны ачтылар.

    Тантаналы чарага мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, аның урынбасары Зөлфия Сафина, Усад авыл җирлеге башлыгы Андриян Тябин, Усад амбулаториясе баш табибы Наилә Дәминова, Усад мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиуллина да чакырулы иде.

    Чара мәктәбебезнең кадетлары - муниципаль конкурс призерлары башкаруында "Һәрвакыт булсын кояш!" дип аталган әдәби-музыкаль композиция белән дәвам итте. Туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрүче балалар Григорий Родионовичның биографиясен һәм аның тормышындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләде, чара барышында һәр тема буенча слайдлар күрсәтелде. Анна Родионовна белән очрашу күтәренке рухта үтте һәм балаларның күңелендә мәңге җуелмас эз калдырды.

    Мәктәп укучылары Анна Родионовнага сораулар яудырды, ә ул һәрберсенә тәфсилләп җавап бирде, укучыларга үзенең гаиләсе турында сөйләде:

    - Безнең гаилә зур иде, әти белән әни үзләренең 6 баласын һәм тагын вафат булган туганнарыбызның 3 ятимен дә тәрбияләп үстерде. Без-дән, 7 генә сыйныф тә-мамлаганнардан аермалы буларак, Григорий күп укыды, уку аңа ошый иде. Аннары уку аңа җиңел бирелде, гел "бишле"ләр генә алды ул.

    1941 нче елны Григорийны һәм тагын берничә очучыны Себергә командировкага яңа самолетлар алып кайтырга җи-бәрәләр. Казанда эшелон килеп җиткәнне көткән арада, ул өйгә дә кайтып килергә өлгерде, - дип сөйләвен дәвам иттерде Анна Родионовна. - Төнлә ишек шакыганны ишеткәч, куркып калдык: сугыш вакыты бит. "Әни, ач, бу мин - Гриша", - дигән тавышын таныгач, бик шатландык. Өйдәге-ләр барысы да сикерешеп торды, берничә минут эчендә безнең өйгә бөтен авыл халкы җыелды. Барысы да фронттагы соңгы яңалыкларны тыңларга тели. Тиздән аерылачагыбызны уйлап, әни елап җибәрде. Ә Гриша аңа: "Кара кәгазь килсә дә, ышанмагыз, мин кайтырмын, әни", - диде. Без барыбыз да аның сүзләренә ышандык, - диде Анна Родионовна. - Авыр иде, тик без бирешмәдек. Үзегез дә беләсез инде: авылда бит эшнең очы-кырые юк. Ә Гриша бала чакта һаман шул китаплары белән утыра иде. Әни, кайвакыт, ачуы килеп, аны "генерал" дип атый торган иде. Әнинең сүзе рас килер дип, ул чакта беребез дә уйлап карамады, билгеле.

    Григорий Павлов кечкенәдән үк очарга хыяллана, күк дип шаша. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач та, Казан аэроклубында шөгыль-ләнү мөмкинлеге алу өчен, Казандагы заводка эшкә урнаша. Сәләтле егетне күреп алалар һәм Оренбургтагы Чкалов исемендәге хәрби авиация училищесына укырга керергә булышалар. Училищены ул Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан тәмамлый.

    - Григорийны язмыш кая гына ташласа да, ул һәрвакыт безне үз янына чакыра иде. Туганым Анастасия белән без абыйда кунакта еш булдык. Без килгәнче, ул кайларга экскурсияләргә барасыбызны алдан ук планлаштырып куя, нинди музейларны карарга икәнлеге турында киңәш-ләр бирә иде. Безгә, ир һәм кыз туганнарына, бик игелекле иде. Исемдә әле: генерал булгач, әнигә: "Син кушканны үтәдем, генерал исеме алдым", - дип хат язды. Абыем турындагы хатирәнең безнең гаиләдә генә түгел, барлык биектаулылар күңелендә саклануына шатмын, - диде Анна Родионовна.

    Ә без, шактый өлкән яшьтә булуына да карамастан, безнең чарага килгән һәм абыйсы турында күп кенә кызыклы истәлекләр сөйләгән өчен, Анна Родионовнага бик рәхмәтлебез.

    Үзәк район хастаханәсе баш табибы Эмиль Шәрәфиевкә дә Геройның сеңлесен озатып йөргән һәм транспорт биргән өчен рәхмәтебез зур.

    Сугыштан соң Григорий Родионович Хәрби һава көчләрендә хезмәтен дәвам иттерә. 1949 нче елда - Хәрби һава академиясен, 1960 нчы елда Генштабның Хәрби академиясен тәмамлый. Төньяк Кавказ хәрби округына җитәкчелек итә. СССРның атказанган очучысы була. 1980 нче елда генерал-лейтенант Павлов отставкага чыга. Ростов-Дон шәһәрендә, аннары Киевта яши. Ленин ордены, 4 Кызыл Байрак ордены, 2 Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә "СССР Хәрби Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен" ордены, медальләр белән бүләкләнә.

    1994 нче елның 5 нче ноябрендә вафат була.

    Аның "личное дело"сы СССР Оборона министрлыгы грифы белән кызыл коленкор папкада саклана. Документта 74 бит, 3 фоторәсем һәм Геройның шәхси номеры бар. Папкага Григорий Павлов үз кулы белән язган автобиография, аттестация үткәнлеге һәм сәламәтлеге турындагы документлар, сугыш елларындагы һәм тыныч тормыштагы 1980 нче елга кадәрге чорда язылган партия, хәрби характеристикалары куелган.

    Авиация генерал-лейтенанты Григорий Павловның "личное дело"сын аның фамилиядәше 1000 фунт стерлинг тора дип бәяләгән. Бу кеше аны Лондондагы аукционда табып сатып алган һәм Россиягә кайтарган. Бөек Ватан сугышы башланган көннең 70 еллыгына Д-739188 номеры куелган папканы Геройның Ватанына - Казанга алып кайттылар.

    Ихтимал, нәкъ менә Украинадан аның "шәхси эш"е Лондон аукционына эләккәндер дә. Бу документны һәркем карый алсын өчен, ТР Мәдәният министрлыгы аны Татарстанның Милли музеена тапшырды.

    Ул вакыттан бирле ничә еллар узса да, Бөек Җиңү һәм аның Геройлары турындагы ядкарь безнең йөрәкләрдә яшәр.

    Безнең белешмә

    Григорий Родионович Павлов Татарстанның Биектау районы Керосиново авылында туган. 1933 нче елны үз авылында башлангыч мәктәп, 1936 нчы елны Усад җидееллык мәктәбен тәмамлаган. 1938 нче елда аны Казанның Бауман районы хәрби комиссариатыннан армиягә алалар. Бөек Ватан сугышы башланырга бер ел кала Григорий Родионович Чкалов исемендәге хәрби авиация училищесын тәмамлый. 1941 нче елның 22 нче июнендә ул Төньяк Кавказ фронты истребитель-авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары итеп куела. 1943 нче елда ук аңа Советлар Союзы Герое исеме бирәләр. СССР Героеның бүләкләү кәгазендә 507 сугышчан очышы күрсәтелә. "Гвардия өлкән лейтенанты Павлов 1941 нче елның 22 нче июненнән 1945 нче елның мартына кадәр 108 һава сугышы уздырды, шәхсән үзе - 19, төркем белән хәрәкәт иткәндә, 6 фашист самолетын бәреп төшерде. Дошман частьларына һәм аэродромнарына 143 һөҗүм очышы ясады, шул вакытларда шәхсән үзе - дошманның 4 һәм төркемдә 9 самолетын юк итте, 109 тапкыр разведкага барды, бомбардировщикларны һәм штурмлаучыларны озатып - 105, җир өстендәге гаскәрләргә ярдәм итеп, 150 очыш ясады", - диелгән бүләкләү кәгазендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: