Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тормыш сынавы

    - Исәнмесез, Илнар абый! Исәнмесез, Гөлнара апа! - Нихәл, Илнар! Исәнме, Гөлнара! Әйе, инде ничә еллар буе мәктәп сукмагыннан аларны укучылар да, укытучылар да шулай сәламләп каршылыйлар. Яраталар, хөрмәт итәләр аларны мәктәптә. Яратмаслык та түгел шул. Өйләнешкәч тә шушы авылга килеп төпләнде алар. Беренче көннән үк алар - балаларны, балалар...

    - Исәнмесез, Илнар абый! Исәнмесез, Гөлнара апа!

    - Нихәл, Илнар! Исәнме, Гөлнара!

    Әйе, инде ничә еллар буе мәктәп сукмагыннан аларны укучылар да, укытучылар да шулай сәламләп каршылыйлар. Яраталар, хөрмәт итәләр аларны мәктәптә. Яратмаслык та түгел шул. Өйләнешкәч тә шушы авылга килеп төпләнде алар. Беренче көннән үк алар - балаларны, балалар аларны үз иттеләр. Бигрәк күркәм, бигрәк тәртипле гаилә булып танылды алар авылда.

    Мәктәптә Илнар белән Гөлнара инде унынчы елларын эшли. Үзләре дә бәхетләренә шөкер кылып кына торалар. Бар яклары да җитеш аларның. Өч ел элек йорт та торгыздылар. Тик барыбер бер әйбер борчый, күңелләрен китеп тора: балалары юк. Бармаган шифаханә, күренмәгән табиб, эчмәгән дару калмады. Тик, нигәдер, файдасы гына тими. Дөрес, табиблар бер гаеп тә тапмыйлар, аптыраудан кулларын гына як-якка җәяләр.

    Илнар белән Гөлнара балалар йортыннан бала алырга дип тә уйлый башладылар инде. Әйе, бала алырга! Тик кешеләр ни диярләр? Алардан яшерергәме, яңа туган бала гына алыргамы? Нишләргә?! Озак уйлады алар һәм бер фикергә килделәр. Авылдашлар да белсеннәр, качып эшләнә торган эш түгел. Балалар йортында күңелгә ошаган баланы алып кайтырга! Бала алуда аларга каршы килгән кеше булмады. Кирәкле документлар тиз генә җыелып бетте, озак та үтми аларга балалар йортыннан шалтыраттылар да:

    - Иртәгә үк килә аласыз. Күңелегезгә ошаган малайны я кызны сайлап алырсыз. Килегез.

    Бу көнне Илнар белән Гөлнараның йөрәгендә нинди уйлар йөргәнен бары үзләре генә белә-ләр. Кемне ошатырбыз икән: малайнымы, әллә кызнымы? Аның безнең белән барасы килер микән? Без аны дөрес тәрбияли белербезме? Бездән яхшы әти белән әни чыгар микән? Тагын әллә нинди уйлар биләде аларны бу иртәдә.

    Менә алар балалар йортының бусагасында басып торалар инде. Керергә кирәк. Ишекне ачып кергәч тә балалар тавышы ишетелде. Менә инде ничә ел мәктәптә эшлә-сәләр дә, укучыларның тавышларын гел ишетеп торсалар да, мондагы тавыш икенче төрле - нарасыйлар тавышы. Сабый балалар, күпме алар монда, кайсы ана баласын калдырып китә ала икән монда. Аһ, замана, кая таба тәгәрисең син...

    Илнар белән Гөлнара янына, мөлаем гына елмаеп, тәрбияче килде.

    - Әйдәгез минем белән, бөтен балалар да бер бүлмәдә уйныйлар әле. Карарсыз, үзегезгә ошаганын алырсыз.

    Гөлнараның "ана йөрәге сизә ул, аны алдалап булмый, балаларны күргәч тә йөрәгең сайлап алачак", дигән сүзләрне ишеткәне бар иде. Тик моның никадәр дөреслеккә туры килгәнлегенә генә инанганы юк. Менә алар бүл-мәгә керделәр. Балалар күп иде монда. Кемгә генә карарга, кайсысын алырга, кайсысын шушы авыр тормыштан коткарырга соң дигән уйлар йөгереп үтте баштан. Гөлнара як-якка каранды. Менә, менә ул! Кыл уртада, ап-ак чәчле курчак белән уйнап утырган бер кызга күзе төште Гөлнараның. Бу кыз кайсы ягы беләндер башкалардан аерылып тора кебек булды аңа. Ана йөрәге сизә дигәннәре менә нәрсә икән ул! Гөлнараның башка балаларга карыйсы килми иде инде. Шушы кыз, бары тик шушы кыз! Тик Илнары ни дияр? Хатын күзләрен күтәреп иренә карады. Ул инде, кулы белән шул кызга күрсәтә-күрсәтә, тәрбияче белән нидер сөйләшеп тора иде. Әйе, иренә дә нәкъ шушы кыз ошаган, ахрысы. Алар коридорга чыктылар. Тәр-бияченең йөзе борчулы иде. Гөлнараның йөрә-генә шом керде.

    - Бәлкем, берәр башка баланы алырсыз. Бу кызның тормышы безгә мәгъ-лүм түгел, аның исемен дә, ничә яшь икәнен дә төгәл белмибез без, - диде тәрбияче хатын.

    - Ник? Нәрсә булды соң бу кыз белән?

    Шуннан соң тәрбияче аларга кыз турында сөйләп китте:

    - Бу кызны кыш көне урамда таптык. Ул балалар йортының капка төбендә юка гына пәлтә кигән килеш басып тора иде. Аягында да юка көзге итекләр. Кыз бик нык туңган, курыккан. Тәрбиячеләр кызны юындырып, җылытып, ашатып-эчертеп сөйләштерә башладылар. Кыз бер сүз дә дәшми. Балалар белән шулай була: алар таныш булмаган кешеләр арасына эләккәч сөйләшмиләр. Ләкин кыз икенче көнне дә, аннан соң да бер сүз дә дәшми. Кыз телсез. Без аны табибларга да күрсәтеп карадык. Ләкин алар да бер гаебен дә тапмыйлар. Без аңа Ләлә дип исем куштык. Ул бездә бер елга якын яши, ләкин шушы вакыт эчендә бер сүз дә дәшкәне юк. Аңа якынча биш яшь. Сәламәтлеге әйбәт, үзе хәрәкәтчән, инде елмая, безгә ияләнә дә төште, - диде дә, тәрбияче гаепле кеше кебек Гөлнара белән Илнарга карап куйды. - Сез әле һаман да Ләләбезне алмакчымы?

    Гөлнараның йөрәгенә тәрбияченең сүзләре кайнар яшь булып җыелды. Нинди мәрхәмәтсез ана калдырып китте икән бу кызчыкны. Баланы үзлә-ренә алуда аның бер шиге дә калмаган иде.

    - Ләләне алабыз. Башка бала кирәкми. Үзебез тәрбиялибез. Үз кызыбыз күк күрәчәкбез. Мөмкин булса, Ләләне бирегез безгә, - диде ул нык тавыш белән. Иренең йөзендә дә ул ышаныч тапты.

    Баланы җитәкләп барган парның йөзендәге елмаю, күңелләрендәге шатлыкны аңлаган кеше булды микән ул вакытта. Мөгаен, алар моны үзләре генә белгәндер.

    Ләләнең яңа әни һәм әти белән яши башлавына менә инде ике ай була. Ул бик ягымлы, бик тәртипле бала булып үсә. Авылдашлар да Ләләне бик яратты, бер кеше дә аңа кырын карамый.

    Бүген беренче июнь. Бүген - Ләләнең туган көне. 1 июнь - балаларны яклау көне. Ләләнең туган көнен шушы көнне билгеләп үтәргә булдылар. Бүген аңа биш яшь тула. Гөлнара инде иртәдән бирле өстәл тирәсендә кайнаша, аш-су әзерләп йөри. Ләлә белән кичә үк инде кибеткә барып, иң зур курчакны сайлап алдылар. Бүген Ләлә аны кулыннан да төшерми. Илнарның да йө-зендә шатлык. Ул кызын бигрәк тә ярата. Ләлә дә бүген бик шат.

    Кичкә таба туган-тумача җыела башлады. Алар инде Ләлә белән таныш, Гөлнара белән Илнарның шатлыкларын уртаклаша. Ләләгә килгән күчтәнәч-ләрнең иге-чиге юк. Нинди генә уенчык, нинди генә матур киемнәр юк алар арасында. Ләлә әле берсен ала, әле икенчесен. Өстәл тирәли утырырга дип, күршедә генә яшәгән Бикә әбине көтәләр иде. Ул Ләләне яратты. Ләлә дә аны үз итте. Өйдә кеше булмаганда, Ләлә гел Бикә әби белән кала.

    Менә капка келәсе ачылган тавыш ишетелде.

    - Мин инде бу соңарып йөрүче. Ачуланмагыз инде. Ләләмә бавырсак пешереп ашатмакчы идем, шуңа соңладым. Бавырсак ашаганы юктыр әле Ләләбезнең, - Бикә әби баскычтан ук сөйлә-неп керде. - Илнар энем, мә әле бер хат килгән үзегезгә.

    Илнар хатны алгач ук сәерсенеп китте. Хатның адресы юк, почта штампыннан гына аның бик ерактан килгән икәнлеген чамаларга була. Ачып укыгач та аның йөзенә аптырау, шул ук вакытта борчылу кыяфәте чыкты. Моны Гөлнара да, җыелган кунаклар да, хәтта Ләлә дә сизми калмады.

    - Гөлнара, кара әле, мин берни аңламыйм, үзең укып кара әле.

    Гөлнара аптырап кына хатны укый башлады. Хатны язган кешенең әллә куллары калтыраган, әллә ул бик борчылган, язуны тануы авыррак иде. Гөлнара хатны әкренләп укый башлады. «Исәнмесез. Минем кем икәнлегемне сез белмисез. Хат язу миңа бик авыр. Сез бик шәфкатьле кешеләр. Ләйлә (сез аңа Ләлә дип исем кушкансыз икән) - минем оныгым. Ләйләнең әтисе юк иде. Мин аны кызым белән бергә үстердем. Кызым каты авырулардан соң үлде. Мин булдыра алганча Ләйлә-не үстердем. Ләкин үземнең дә сәламәтлегем начарайгач, мин аны балалар йортында калдырудан башка чара тапмадым. Мин моның өчен үземне бик битәрлим. Үз-үземне ачуланмаган, Ләйләм турында уйламаган минутларым бик аз. Ләкин Ләйләбез сезнең кулга эләккәнне белгәч, һәм яхшы кешеләр сездәге тормышның нинди икәнлеген сөйләгәннән соң, йөрәгем тынычланып калган күк булды. Мин бүгенге көндә Ләйлә өчен бик бәхетле. Ләйләне сөй-ләшми дип әйттеләр. Ул сөйләшер, минем белән яшәгәндә сөйләшә башлаган иде инде ул. Мине барысы өчен дә гафу итә күрегез. Сезгә бик зур рәхмәт. Рәхмәт! Рәхмәт!»

    Хатны укып бетергәннән соң бөтен кеше йөзендә аптырау иде. Димәк, Ләләбезнең кайдадыр туганнары бар һәм алар Ләләнең бүгенге тормышы өчен шатланалар.

    - Борчылмагыз, сезгә рәхмәт әйткәннәр. Сезнең игелекле, тәүфыйклы кеше икәнлегегезне белеп рәхмәт әйткәннәр. Борчылу өчен урын юк, - дип тынлыкны бозды Бикә әби. Ләкин өйдәге кешеләр, тынлыкны бозарга курыккандай, әле һаман да дәшми утыралар иде.

    - Әти, әни, рәхмәт.

    Чү! Бу Ләләнең тавышы түгелме соң?! Әйе шул, Ләлә. Безнең Ләләбез сөйләшә. Ул сөйләшә! Бу вакытта инде бар кешенең теле ачылып китте, кайсысы Ләләне мактый, кайсысы аны кочаклый, кайсысы аны күтәреп өскә чөя. Бу шатлыкны ни дәрәҗәдә икәнлеген белсәгез иде сез. Юк, моннан да зуррак шатлык булырга мөмкинме соң?! Гөлнара белән Илнарның йөзләрендә елмаю, йөрәкләренә сыймаслык шатлык иде бу минутларда. Иң шатлыклы көн. Алладан сораганнары барысы да кабул булды бит. Менә нәрсә икән инде ул шатлык. Моның кадерен белеп кенә яшәргә кирәк иде.

    Ләләнең туган көне бик күңелле үтте. Бар кешенең йөзендә елмаю иде. Алар барысы да Ләләдән нәрсәдер сорыйлар, аны сөйләштерәселәре килә иде. Ә Ләлә, шуны гына көткәндәй, сөйли дә сөйли. Аның тавышы бигрәк тә ягымлы. Сүзләре бигрәк тә матур килеп чыга. Кунакларны озатып бетергәч тә, әти белән әни Ләләне бергәләп йокларга яткырдылар. Кызларына алар әле озак карап тордылар. Бигрәкләр дә якын, бигрәкләр дә сөйкемле шул аларның кызлары.

    Бу көнне Гөлнараның иренә әйтәсе тагын бер яңалыгы бар икәнлеген ире сизә идеме икән бу минутларда... Әйе, аларның тиздән тагын бер нарасыйлары булачак...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: