Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Әтисе алдындагы бурычын үтәгән

    Ямаширмә авыл җирлегендә хәзерге вакытта "сугыш чоры" балалары дип йөртелә торган 128 кеше яши. Болар - Бөек Ватан сугышы чорындагы интегүләре һәм ул елларда өлкәннәр белән бер-рәттән көнне төнгә ялгап эшләүләре шушы көнгә кадәр тиешенчә бәяләнмәгән буын вә-килләре. Хәмит абый Галәветдинов - әле бала гына булуы-на карамастан, өлкән-нәрдән калышмаска тырышып,...

    Ямаширмә авыл җирлегендә хәзерге вакытта "сугыш чоры" балалары дип йөртелә торган 128 кеше яши. Болар - Бөек Ватан сугышы чорындагы интегүләре һәм ул елларда өлкәннәр белән бер-рәттән көнне төнгә ялгап эшләүләре шушы көнгә кадәр тиешенчә бәяләнмәгән буын вә-килләре.

    Хәмит абый Галәветдинов - әле бала гына булуы-на карамастан, өлкән-нәрдән калышмаска тырышып, колхоз басуларында эшләгән, ата назы, ата кайгыртучанлыгыннан мәхрүм калганнарның берсе. Малик абыйны сугыш башланган көннәрдә үк фронтка алганнар. Маһинур апа биш баласы белән бер-үзе калган.

    - Мин гаиләдә олы бала идем. Әнигә ничек кенә булышырга тырышсам да, барыбер ачлыктан котылып кала алмадык. Биш баланың икесе генә исән калды, калганнары ачтан үлде, - дип исенә төшерде Хәмит абый еракта калган кырыс елларны.

    Балалар арасыннан иң олысы - тугыз яшьлек малайдан нинди ярдәм булуын күз алдына китерүе кыен түгел инде. Хәмит абый башка үс-мерләр белән бергә җир сөргән. Ул чакта авылда атлар юк дәрәҗәсендә була, нигездә үгез һәм сыер җигәләр.

    - Малларны тыңлатып булмый иде, чөнки алар җигелүгә гадәтләнмәгән. Тәртәгә бераз ияләндергәнче интектерделәр алар безне. Барлык кыр эшләрен өлкәннәр белән без, 9-13 яшьлек малайлар башкардык. Без бер корма 12 малай идек, хәзер шулардан берүзем калдым, калганнар бакыйлыкка күчеп бетте. Урманнан агач та ташыдык, Коркачыкка ашлык та илттек, җир дә сөрдек, - дип хатирәләре белән уртаклашты Хәмит абый Галәветдинов.

    Ул кечерәк кенә буйлы, бик ябык булса да, сугыш чорының барлык авырлыкларына чыдый, аларны җиңәрлек көч бирә аңа Ходай. 1942 елда әтисенең һәлак булуы турындагы хәбәр килеп ирешә.

    Хәмит үсеп җитә, 1951 елда аны армиягә алалар. Ул өч ел Белоруссиядә һәм Украинада хезмәт итә.

    - Без украин егетләре белән бик тату булдык, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм иттек. Ни өчен бүген безнең илләр арасында үзара аңлашып яшәү юк? Кайчандыр СССР дип аталган зур һәм көчле держава составында идек бит, югыйсә, - дип, хезмәт ветераны үзенең аптыравын һәм ризасызлыгын белдерде.

    Армиядән кайтканнан соң Хәмит өйләнә, хатыны Тәскирә белән илле еллап бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үс-терәләр. Тик, ни кызганыч, моннан биш ел элек Тәскирә ханым бакыйлыкка күчкән. Галәветдиновларның олы кызлары Зөләйха Балтачта яши, Суфия туган авылында калган, зоотехник булып эшли. Уллары Зөфәр Казанда шофер булып хезмәт куя, яшәвен туган авылында яши. Хәмит Малик улының 6 оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

    Әтисе каберен эзләп табу уе Хәмитнең башыннан беркайчан да китми. Һәм аның бу күптәнге хыялын улы Зөфәр чынга ашыра. Ул бабасының кайда җирләнгәнен хәрби комиссариат аша белешә. Галәветдинов Малик Галәветдин улы 1942 елның февралендә Ленинград өлкәсенең (хәзерге Новгород өлкәсе) Демьянск районы Скит авылындагы госпитальдә үлгән, шунда ук туганнар каберлегенә җирләнгән.

    - 2007 нче елның җәендә без улым Зөфәр белән, баруы-кайтуына өч мең километр ара узып, шушы авылда булдык. Минем әтием, ә Зөфәрнең бабасы яткан госпиталь, яралыларга ашарга әзерләгән ашханә хәрабәләрен күрдек. Бу ике бина кара-каршы урнашкан. Шулар артындагы участокка үлгән солдатларны җирләгәннәр. Туганнар каберлеге туфрагын алып кайттык, - диде Хәмит абый, күз яшьләрен чак-чак тыеп.

    Дүрт елдан соң алар тагын шушы маршрут буйлап китәләр. Үзләре белән әллә ни зур булмаган чардуган, кабер ташы да алалар, аларны солдат Малик Галәветдинов күмелгән урынга урнаштырып куялар.

    Хәмит абый менә шулай улы ярдәмендә, үзе дә ул буларак, әтисе каршындагы изге бурычын үтәгән. Йөзенә һәм карашыннан сирпелгән җылылыкка караганда, ул шушындый игелекле гамәлне башкарып чыга алуыннан бик тә канәгать.

    Хәмит абый сиксән яшьлек үрне үткән инде. Күз белән колак бераз борчыштыргаласа да, ул зарланырга яратмый. Исәннәр арасында булуына, балалары һәм оныкларының аны шатландырып торуларына сөенеп яши. Ходай бу йомшак күңелле, нык характерлы ветеранны саулыктан аермасын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: