Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Тарих ул – кешеләр язмышы

    Район мәгариф бүлегендә мәгариф тарихы музеен булдыру турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта экспонатлар туплау, алган мәгълүматны системага салу эшләре бара. Музейга экспонатларны белем бирү учреждениеләре, ветеран укытучылар, район мәктәп-ләрен тәмамлаучылар китерә. Пановка, Алат, Ямаширмә, Күлле, Дөбъяз мәктәпләре җитәкчеләре мәктәп тарихы турында бай, нигездә әзер материал алып килделәр. Педагоглык хезмәте...

    Район мәгариф бүлегендә мәгариф тарихы музеен булдыру турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта экспонатлар туплау, алган мәгълүматны системага салу эшләре бара. Музейга экспонатларны белем бирү учреждениеләре, ветеран укытучылар, район мәктәп-ләрен тәмамлаучылар китерә.

    Пановка, Алат, Ямаширмә, Күлле, Дөбъяз мәктәпләре җитәкчеләре мәктәп тарихы турында бай, нигездә әзер материал алып килделәр. Педагоглык хезмәте ветераннары Н.Г.Лапшина, Г.А. Глухова, К.Х.Ахманова, Р.В.Хуҗиева, А.И.Французова, Ф.И.Мөхәммәтҗанова, Ә.Ә.Бәширова, Ә.М. Маликов, М.Г.Нотфуллина, Г.А.Хисамиева, Н.А.Ваһапов, А.Г.Кириллова, И.Д. Фазылов һәм башка бик күпләр бәя биреп бетергесез экспонатлар, фото һәм мәгълүматка кагылышлы материаллары белән сөендерделәр.

    Музей фонды Өнсә башлангыч, Суыксу, Чыпчык урта мәктәпләре, 1 нче Биектау мәктәбе музее экспонатлары хисабына да шактый тулыланды.

    Без район мәктәпләрен тәмамлаучылар - Венера һәм Рәдис Әхмәтовлар гаиләсенә, Тамара Корольковага, Дөбъяз урта мәктәбе директоры Ренат Хәсәновка гаилә архивыннан районның мәгариф тарихын чагылдыручы материаллар һәм экспонатлар бирүләре өчен рәхмәтлебез. Укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан хезмәтебезгә кагылышлы кайбер фикерләр белән уртаклашасыбыз килә. Укытучылар съездында катнашучылар турында күпмедер мәгъ-лүмат туплый алдык.

    1925 елның 12-17 гыйнварында Мәскәүдә укытучыларның Беренче Бөтенсоюз съезды узды.

    Әлеге съездга ТАССРдан барган бер делегат озак вакытлар буена безнең районда яшәде һәм эшләде. Бу Пановка мәк-тәбенең элекке директоры Егоров Григорий Александрович. Съездга делегат итеп сайланганда ул Питрәч районының Тогашево авылында мөдир һәм укытучы булып эшли.

    Егоров Григорий Александрович 1895 нче елның 29 гыйнварында ТАССРның Питрәч районы Арышхазда авылында туа. Аның тормышы бик кызыклы була. Әти-әнисе алпавыт Корсановта эшлиләр, мал-туар карыйлар. Александр Егоров һәм аның хатыны әйбәт эшләгән өчен алпавыт Корсанов Григорийны Казанга алып китә, укыта, үз өендә яшәргә рөхсәт итә, ашата-эчертә, киендерә. Аның тырышлыгы белән Григорий Егоров әйбәт белем ала. 1912 нче елда Казанның Беренче югары башлангыч училищесын, ә 1916 нчы елда Казанның укытучылар институтын тәмамлый.

    Институтны тәмамлагач, армиягә алына. 1918 елның гыйнварында, укытучы буларак, демобилизацияләнә. 1918 елның 28 мартыннан 1919 ел-ның 8 сентябренә кадәр Чувашия АССРның Пок-ров мәктәбендә укыта. 1919 елның 9 сентябрендә Кызыл Армиягә алына. Ул 3 сугышта катнашкан. Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен ун Рәхмәт хаты бар, "Кызыл йолдыз" ордены, "Сугышчан казанышлары өчен", "Германияне җиң-гән өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең егерме еллыгы", "СССР Кораллы Көчләренә 50 ел" дигән медальләр белән бү-ләкләнгән. Күп еллар буена намус белән эш-ләгән өчен аңа "Почет билгесе" һәм "Хезмәт Кызыл байрагы" орденнары тапшырылган.

    Укытучы Туган илен бик ярата һәм укытучыларның хезмәт нәтиҗәләре белән горурлана. Үзенең автобиографиясендә ул менә ниләр язган: "Күп укучылар җаваплы урыннарда һәм совхоз басуларында тракторчы, комбайнчы, сыер савучы, терлекче, эшче булып хезмәт куялар. Пановка мәктәбе укытучылары коллективының хезмәте социалистик Ватаныбызның чәчәк атуына өлеш кертте".

    Г.А.Егоров җитәкчелек иткән елларда Пановка мәктәбе районда иң яхшылардан санала. Укыту-тәрбия эше, хезмәт, спорт, музыкаль-эстетик тәрбия бирү югары дәрәҗәдә алып барыла. Мәктәпнең умарталыгы була, алар бәрәңге утырталар, солы чәчеп үстерәләр, ат асрыйлар. Эшләп тапкан акчаларын бәйрәмнәр уздыруга, укучыларга бүләкләр һәм уку әсбаплары алуга файдаланалар.

    Егоровлар гаиләсендә алты бала үсә, өч кызы педагог һөнәрен сайлый.

    Егоров Григорий Александрович 1977 елда вафат була, ул Угрюмовка авылы зиратына җирләнгән.

    Аның укытучыларның Беренче Бөтенсоюз съездында катнашуының дәлиле буларак, гаилә архивында съездның барлык делегатларына тапшырылган истәлекле яулык саклана. Яулыкның өске почмагында аның эшләнгән урыны турындагы язма бар: "Государственный Владимиро-Александровский Трест Хлопчатобумажных фабрик". Ә аскы почмагына "Делегатам Первого Всесоюзного Учительского Съезда. Москва, 12 января 1925 года" дип язылган.

    Әтисе турындагы материалларны безгә Григорий Александровичның кызы Надежда Григорьевна Лапшина алып килде. Ул 47 ел 1 нче Биектау урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытты. Тыйнак, таләпчән, тырыш укытучы балаларга белем бирүдә һәм тәрбияләүдә зур уңышларга иреште. РСФСР мәгариф министрлыгы һәм мәгариф, югары мәктәп һәм фән учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы Республика комитетының "Халык мәгарифе отличнигы" значогына, СССР Мәгариф министрлыгы һәм ВЦСПСның "1980 елгы социалистик ярышта җиңүче" билгесенә, юбилей медальләренә һәм ТАССР мәгариф министрлыгының һәм район мәгариф бүлегенең күп-санлы Мактау грамоталарына лаек булды.

    Фотосы Егоров Григорий Александрович.

    Надежда Лапшина әтисе Беренче Бөтенсоюз укытучылар съездыннан алып кайткан яулыкны кадерләп саклаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: