Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Сугыш безне яшьтән чыныктырды”

    Еллар узган саен, сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы авыр чаклар ешрак искә төшә. Сугыш чоры балаларының барысының да язмышында җуелмас эз калдырган алар, чыныктырган, кыенлыкларны җиңәргә һәм куйган максатларга ирешергә өйрәткән. Мөзәянә 1942 нче елда гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Фронтка киткән әтисе аннан каты авыру булып кайта...

    Еллар узган саен, сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы авыр чаклар ешрак искә төшә. Сугыш чоры балаларының барысының да язмышында җуелмас эз калдырган алар, чыныктырган, кыенлыкларны җиңәргә һәм куйган максатларга ирешергә өйрәткән.

    Мөзәянә 1942 нче елда гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Фронтка киткән әтисе аннан каты авыру булып кайта һәм озак та тормый вафат була. Кыз аны хәтерләми дә. Сугыш вакытында бөтен кешенең тормышы җиңел булмаган. Әмма аларның әнисе Мөкәррәмәгә тагын да кыенгарак туры килә. Бер көтү ач балаларның тамагын ничек туйдырырга, өсләренә нәрсә киертергә - көн саен шушы сорауларга җавап табасы була. Хәзер, ул еллар артта калгач, Мөзәянә көчле, нык ихтыярлы, акыллы әнисен сокланып һәм горурланып искә төшерә.

    - Ул безнең беребезгә дә югалырга ирек бирмәде, барыбызны да яклады, саклады, укытты, кеше итте. Үзе дә көн-төн эшләде, безне дә бернинди эштән курыкмаска өй-рәтте. Ул бик акыллы, укымышлы иде, Коръәнне дә укый белә иде, - дип сөйли Мөзәянә Садретдин кызы.

    Колхозда аның әнисен чиста-пөхтә, намуслы һәм гадел булуы өчен яраталар. Ачлыкның иң үзәккә үткән елларында колхозда пешекче эшен нәкъ менә аңа тапшыралар. Һичкем шикләнми: ул беркемне дә ач калдырмаячак, бер генә валчыкны да читкә җибәрмәя-чәк. Үзенә тиешле ипи кисәген өенә алып кайтып, балаларына бүлеп бирә торган була. Ә төпчек кызга кисәкнең бераз зуррагын бирергә тырыша. Балалар аның кайтуын түземсезләнеп көтә, озаграк кайтмый торса, әни дә үлсә, нишләрбез, дип елаша башлыйлар. Ачлык елларында кешеләр кар астыннан казып алып, бөртек ашыйлар. Шул бөртек белән агуланып, күбесе үлеп китә. Ә Мөкәррәмә апа андый ашлыкны башта бик әйбәтләп юа, кыздыра, аннары гына балаларга ашарга рөхсәт итә. Иртән эшкә киткәндә: "Бөтенләй түзәрлегегез калмаса, суга яшел суган турап, тоз сибегез дә эчегез", - дип әйтеп калдыра. Алар яшелчә бакчасына күп итеп суган утырта торган булалар, әле күршеләренә дә суганнан өлеш чыгаралар.

    Әниләренең көчле холкы, үҗәтлеге, максатчанлыгы балаларына да күчкән.

    - Үземнең бәхетле язмышым өчен, ул биргән тормыш сабаклары өчен әнигә рәхмәт укып туя алмыйм. Бервакыт юбилеем уңаеннан район газетасында "Бәхетле йолдыз астында" дигән очерк чыкты. Ул йолдыз безнең әниебез иде.

    Кемдер, Мөзәянә Садретдин кызына тормышта барысы да җиңел бирелгән, дип уйлар, бәлки. Ике югары белеме, яраткан эше бар, гаиләсе сокланырлык. Ире Мөнир белән бер ул, бер кыз үстергәннәр, аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр. Куанырлыгы бар, әлбәттә. Ә уйлап карасаң, максатына ирешү өчен, нинди генә сынаулар үтәргә, кыенлыкларны җиңәргә туры килмәгән аңа, күпме сабырлык, тырышлык, көч кирәк булган!

    Гаилә корып, Азнакайга күчкәч, аңа коррекция мәктәбендә эшләргә тәкъдим итәләр. Андый махсус мәктәптә эшләр өчен, махсус белем дә кирәк бит. Химия-биология укытучысы дипломы булган килеш, ул Ленинград педагогия институтына укырга керә. Аннан дефектолог-логопед белгечлеге алып чыга. Өендә һәрвакыт аның һәр адымын хуплап торалар.

    Мөзәянә Мөхсинова 53 ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә бирә, шуның яртысында директор урынбасары вазифаларын башкара. Кече яшьтән үк вакыйгалар үзәгендә кайнарга омтылуы, активлыгы, инициативалылыгы аңа җәмәгать эшләрен уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итә. Озак еллар мәктәпнең профсоз оешмасы рәисе, колхозның, аннары мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре, партоешма секретаре, райком әгъзасы, агитколлектив җитәкчесе була. Җәмәгать эшләренең барысын да рәхәтләнеп, канатланып башкара.

    Азнакайдагы коррекция мәктәбе алдынгылар рәтендә була. Монда, әлбәттә завуч Мөхсинованың да өлеше зур. Рус телендә сөйләшүче балаларны татарчага өйрәтү буенча программа төзү зарурлыгы тугач, Мө-зәянә Садретдин кызы, татар теле укытучылары белән бергә, зур иҗади фәнни-методик эшкә чума, укыту программасын төзеп тә чыга. Авторлык программасы республиканың берничә коррекция мәктәбендә уңышлы сынау уза. Бу эш Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтының югары бәясен ала, 1 нче дәрәҗә дипломга лаек була.

    - Коррекция мәктәбе - үзенчәлекле уку йорты ул, - дип сөйли Мөзәянә Садретдин кызы. - Монда рухи үсеше артта калган, тормышка пессимистик карашлы балаларны китерәләр. Безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, алар үзгәрәләр иде. Без аларга үзләренә җитәрлек белем генә түгел, һөнәр дә бирдек, аякларында нык басып тора алсыннар, җәмгыятьнең чын кешеләре булсыннар, дидек.

    Ул үзен бәхетле кеше дип саный. Абруйлы хезмәттә үз-үзен тапкан, һөнәрен яраткан һәм эшеннән ләззәт ала торган булган. Гаиләсендә һәрвакыт ире дә, балалары да аның хәлен аңлаган. Ире Мөнир Мөхсин улы - тормышта ныклы терәге. Нефть чыгаруга 45 ел гомерен багышлаган кеше ул. Мөхсиновларның балалары - уллары Равил һәм кызлары Альбина әти-әниләре үрнәгендә һөнәрлә-рендә дә, шәхси тормышларында да уңышка ирешә. Икесенең дә гаиләләре менә дигән. Равил - тәҗрибәле юрист, Альбина, университетны тәмамлагач, әнисе кебек үк икенче югары белем алып, логопед булып эшли. Киленнәре Рәмзия дә - укытучы. Балаларыңның синең эшеңне дәвам иттерүеннән дә әһәмиятлерәк һәм шатлыклырак ни бар тагын!

    Көннәрдән бер көнне Мөхсиновлар җайга салынган тормышларын, уңайлы зур йортларын, гадәтләнгән дөньяларын Казан артына алмаштыралар. Белем алыр өчен, үзләренә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгәнен исләренә төшерәләр. Тулай торакларда, кеше почмакларында яшәгән чакларында, үз өйләреннән укырга килеп йөргән шәһәр балаларыннан һәрвакыт көнләшә торган булганнар алар. Менә хәзер оныкларының укырга керер вакыты җиткән. Шулар хакына дип, башкалага якынрак җиргә күчәргә уйлаганнар. 50 елга якын яшәгән шә-һәрләрен ташлап китү рәхәт булмаган, билгеле. Ләкин сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда бала чакларында ук чыныгып үсүләре авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Әлбәттә, баштарак хезмәттәшләрен, күршеләрен, дус-ишләрен, туган җирләрен сагынган алар. Тик тора-бара яңа урында да тормышларын көйләп җи-бәрә алганнар, сагышларын шатлык алмаштырган. Иркен заманча йорт, мәхәббәт хакимлек иткән гаилә, балалар, оныклар - яшә дә яшә генә.

    - Без Азнакаебызга гел соклана идек: табигате матур, кешеләре яхшы. Инде Биектауга да ия-ләштек, шулкадәр матур җирләр - карап туя алмыйбыз, - ди Мөзәянә Садретдин кызы. - Кая гына барсак та, нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсәк тә, бөтен җирдә ачык йөз белән каршы алалар, кунак кебек кабул итәләр.

    Балачактан ук гадәткә кергән активлыгы хәзер җитмештән узгач та, районның иҗтимагый тормышыннан читтә калырга ирек бирми аңа. Районның Ветераннар советы активистлары белән дә танышып өлгергән, аның эшендә катнашырга да һәрвакыт әзер.
    Мөхсиновлар гаиләсен Биектау амбулаториясе хезмәткәрләре гаҗәпләндергән әле. "Табиб-терапевт Геннадий Иванович Юмашевның игътибарлы мөгамәләсе, һөнәри осталыгы йөрәгемә сары май булып ятты", - дип шатлыгын уртаклашты Мө-зәянә ханым.

    Биектау авылында берничә мәчет эшләп торуга да сөенә ул. Мәчетләрдә балалар да, өлкәннәр дә дин гыйлеме ала. Хатын-кызларны ислам нигезләре укытучысы Гөлбәрия ханым өйрәтә.

    Яңа җирдә урнашып беткәч тә, район газетасына - "Биектау хәбәрләре"нә язылган Мөзәянә Садретдин кызы. Гомере буе килгән гадәтенә монда да тугры калган ул: республикадагы һәм райондагы барлык вакыйгаларны белеп торырга тели. Хәзер ул, рәхәт-ләнеп, район газетасыннан мәгариф, мәдәният, спорт, бәхетле гаиләләр турындагы мәкаләләрне укый. Район педагоглары, методистларының даими рәвештә эш тәҗрибәләре белән уртаклашуына, эшчәнлекләренә анализ ясауларына игътибар иткән. Ярты гасырдан артык стажлы педагог буларак, районда яшь буынны тәрбияләүнең тиешле югарылыкка куелганлыгын тиз күреп алган.

    - Чагыштырып карый алам, чөнки җитәкчеләр белән, үз эшләренең осталары белән күп аралашырга туры килде, - дип сөйли М. Мөхсинова. - Сизүемчә, районның төп халкы бик тату, бердәм, эшчән. Һәрбер район бер гаилә кебек бит ул. Анда нинди атмосфера тудыру, нинди менталитет булдыру күбесенчә җи-тәкчеләрдән тора. Әгәр гаилә башлыгы хезмәт сөючән, кайгыртучан, таләпчән булса, аның йортында да иминлек һәм муллык була. Уртак йортыбызның - районыбызның матурлыгына үз өлешебезне кертергә безнең дә хәлебездән килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: