Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Шаян бабайга 100 яшь булыр иде

    Район газетасының даими укучылары хәтерлидер: Мәмдәл авылыннан Гыйлемхан Сабиров дигән авыл хәбәрчебез бар иде. Ул 2008 нче елда вафат булды. Гомеренең соңгы көн-нәренә кадәр газетаны укыды, Казанда яшәгәч, аны редакциягә килеп ала иде. Без аңа үзе редакциягә килә алмый башлагач, газетаның чираттагы саннарын конвертка салып, почта аша җибәрә торган булдык....

    Район газетасының даими укучылары хәтерлидер: Мәмдәл авылыннан Гыйлемхан Сабиров дигән авыл хәбәрчебез бар иде. Ул 2008 нче елда вафат булды.

    Гомеренең соңгы көн-нәренә кадәр газетаны укыды, Казанда яшәгәч, аны редакциягә килеп ала иде. Без аңа үзе редакциягә килә алмый башлагач, газетаның чираттагы саннарын конвертка салып, почта аша җибәрә торган булдык. Урын өстенә калгач, хат язып җибәрде: "Башка җибәрмәгез инде, барыбер укый алмыйм", - дигән. Шулай дисә дә, аның вафат булуы турында хәбәр килеп ирешкәнче, күңелен күтәрү өчен газеталарны җибәреп тордык. Менә шушы актив, тормыш сөючән бабаебыз Гыйлемхан Сабир улы Сабировка 31 гыйнварда 100 яшь булыр иде.

    Без бу хакта, бәлки, оныткан да булыр идек, дөнья мәшәкате дип, һәрвакытта да һәрнәрсәгә дә игътибарыбыз җитеп бетми бит. Гыйлемхан абыйны вакыт-вакыт исебезгә төшерәбез. Әле күптән түгел генә ремонттан соң аның кулдан ясап җи-бәргән берничә открыткасын табып алгач та көр күңелле, үзен "Шаянович" дип йөргән бабайның редакциягә килеп йөргән чакларын искә алдык. Дөресен әйтим, 100 ел туласын белми идек. Мәмдәл авылында яшәүче хезмәт ветераны, "Правда" колхозының элекке рәисе Илгизәр Галәветдин улы Шәрәфетдинов бу хакта исебезгә төшерде, рәхмәт аңа. Алар Гыйлемхан абый белән даими хат алышып торганнар. Сүз уңаеннан, Илгизәр абый һәм аның тормыш иптәше Зөмәрә апаның үзләренең дә туган көннәре гыйнварда. Котлыйбыз аларны, сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы телибез.

    Кемнедер гаепләп тә, үзебезне аклап та әй-түем түгел: кайвакытта редакциягә килгән хатларны (компьютер заманы булса да, кулдан язылган хатларны) бөтен коллективыбыз белән хәрефләп "расшифровать" итәбез, телефон булса, шалтыратып ачыкларга тырышабыз. Шулай да кайвакыт төгәл-сезлекләр килеп чыга. Гыйлемхан абыйга кил-гәндә, аның белән телефоннан түгел, болай да бик авырлык белән аңлаша идек, чөнки сугышта алган контузия сәбәпле, бөтенләй ишетми иде. Үзенең Илгизәр абыйга язган бер хатында газетада киткән төгәлсезлекләрне телгә алган. Нишләп шул вакытта ук үзебезгә әйтмәгәндер, хәзер моны ачыклап булмый инде. Ул мәкалә авыл тарихына кагыла, анда шушы авыл кешеләре генә белә торган, алар өчен истәлекле һәм кадерле исем-атамалар китерелә, нәкъ менә шуларда төгәлсезлекләр киткән дә инде. Бәлки, Мәмдәлнең дә игътибарлы газета укучылары заманында моңа игътибар иткәндер. Менә шул ялгышларны төзәтү һәм Гыйлемхан абыйны да искә алу нисбәтеннән Илгизәр Галәветдин улы ШӘРӘФЕТДИНОВНЫҢ бай авыл тарихының берничә сәхифәсен яктыртучы язмасын урнаштырырга булдык.

    * * *
    Гыйлемхан абый белән без туганнар. Моны раслаучы шәҗәрә бар. Моны шулай ук Нәгыйм абый Сабировның көндәлеге дә раслый. Мин Нәгыйм, Нургаяз абыйларда укысам да, моны белмәдем, алар миңа сиздермәде. 1966-67 нче елларда "Шаянович" (Гыйлемхан абыйны үзара шулай дип йөртә идек) колхозда бухгалтер булып эшләде. Шул елларда Казаннан килеп, иске фотоларны зурайтып эшләп бирәләр иде. Фотоларга заказ бирүчеләр юкмы дип, колхоз идарәсенә кереп тә сорадылар. "Миндә әтинең бер фотосы да юк", - дидем. Алар чыгып китте, алар артыннан ук "Шаянович" та чыгып китте һәм, бераздан кире килеп (аның өе якын иде, кибет янында), миңа әтинең төсле, шактый зур карточкасын китереп бирде. Ул: "Сиңа моны бик күрсәтергә дә ярамый инде", - диде. Чөнки аның артына латин хәрефләре белән "Иң якын агай-энем Гыйлемханга Галәүдән. 1933 ел, IX» дип язылган иде. (Ул вакытта якын туганнарга җитәкче һәм хисапчы булып бер коллективта эшләргә рөхсәт ителмәган. Ред.) Бу зурайтылган карточка хәзер дә исән һәм истәлек итеп саклыйбыз.

    Без Гыйлемхан абый белән Галиәхмәт - Нәҗметдин нәселенең ике тармагы вәкилләре. Берсе (Гыйлемхан абыйларныкы): Нәҗметдин - Галиулла - Сабирҗан - Нәгыйм, Нургаяз, Гыйлемхан булса, икенчесе (безнеке): Нәҗ-метдин - Шә-рәфетдин - Галәветдин - Илгизәр.

    Гыйлемхан абый 11.09. 2002 елда миңа язган хатында, 7.09.2002 елдагы "Кырларым, тугайларым" мәкаләсен кыскартуыгыз һәм кайбер сүзләрне язганда хата җибәрүегез турында яза. Мин боларга аңлатма бирәсем килә, чөнки ул телгә алган басуларны, елгаларны, чытырманнарны мин 50 елдан артык күзәтеп, барлап йөрим.

    Коры елга буендагы урын ул - "Чиркәс болыны". Фирдәвес Гарипова "Биектау хәбәрләре"ндә ул болында сишәмбе көнне Мәмдәл базарына килүче Дөбъяз, Әтнә кешеләре өчен чиркис кешесе аш-ханә тотып, аларны тукландырып торганын язган иде.
    Мондагы сабан туйлары бик зур була иде, бу сугыштан соңгы елларда булды. Сабан туен болынның үзендә түгел, ә кара пар басуында үткәрәләр иде. Хрущев вакытында пар басулары беткәч, сабан туен иске мәктәп артындагы Туктар елгасында, Мәмдәл бе-лән Юртыш, Селәңгер кушылгач, больница янындагы Урта Сызада уздыра башладылар. Бу ике авыл арасы, соңыннан шунда урта мәктәп төзелде һәм ике авыл тоташты. Сул якта "Альяп" (шулай микән инде - ред.) тавы. Тарихи чыганакларда, мәсәлән, Бишнә турында язганда, аны Биек тау дип аңлаталар.

    Кара елга дигән болынлык һәм 54 гектарда кап-кара булып тора торган тирән елгада урнашкан урман "Гөләплек" дип атала. Бу урманда чага торган кара еланнар күп иде.

    Гыйлемхан абый су тегермәннәре турындагы өлешне кыскартуыгызга үпкәләгән иде. Кара елга ягыннан Упсабашка (Упса суы буйлап) барганда "Борис тегермәне" дигән су тегермәне булган (урыны тәгаен билгеле түгел). Бу тегермән арыш һәм бодай оны тарттырган. Тагын "Гаврила тегермәне" булган, ул карабодай, тары ярмаларын гына ярган. Хәзерге вакытта урыны исән. Баткактан (Заид - елга) ташлыктан казып китерелгән су юлы әле дә исән, аеруча яз көне, яшь үлән үскәнче яхшы күренә.
    Без елганың сул ягыннан бардык, ә уң ягыннан "Аркан каенлык" буйлап барганда, тау итәгендә нәкъ каршы яктагы кебек улак. "Аркан каенлык" болынының шактый биек кабыргасыннан көчле чишмәдән улак Упса күперенә таба килә, әмма тегермән урыны монда дип әйтеп булмый, көтү йөреп, кабыргаларны тигезләп бетергән. Бу тегермәнне картлар "Гани тегермәне" булырга тиеш, диләр.

    Элекке заманнарда Мәмдәлдә 4 җил тегермәне булган, шуның икесен мин хәтерлим, берсен - кечкенә вакыттан беләм. Ә икенче хәтердә калганын - җил белән дә, ут белән дә эшли торганын 1970 нче елларда үзем сүттердем. Ул хәзерге ашлама складыннан бер 50-70 метрлап ары иде. Анда Вахитов Габдрахман абый (драматург Хәй Вахитның абыйсы) эшләде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Аңа кадәр без яшь чакта бу тегермәндә Гыйлаҗ абый (Мәче Гыйлаҗы) эшләде. "Шаяновичның" язуынча, больницадан башлап, дүрт Чүмгәләк бар иде, без өчесен беләбез. Өченче җил тегермәне уртадагы сусыз Чүмгәләктә булырга тиеш. Дүртенчесе - Басу Хәмитнеке булган. Ул басу кырыенда булган, аннан соң ул тегермән тотканда башка кеше утырмаган, базар урамы булган.
    * * *
    Гыйлемхан абыйның туган көне дә, үлгән көне дә гыйнвар аенда. Вафатына бер ай калганда язган хатында мондый сүзләр бар иде: «Мин редакциянең бүгенге коллективы белән 22 ел хезмәттәшлек иттем. Үземә һәм мәкаләләремә игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин шушы елларда чыккан газеталарны һәм мәкаләләремне җыеп бардым. Сезнең ярдәм белән 283 язмам дөнья күрде. Рәх-мәт сезгә». Без Гыйлемхан абый Сабирович-Шаяновичның үзенә дә бик рәхмәтле, чөнки үзенең тормышны яратуы, тынгысызлыгы, бар нәрсә белән кызыксынып, күтәренке кәефле булып яшәве белән ул һәркемгә матур үрнәк иде. 100 гә кадәр яшим әле мин, дигән иде, яшәп бетерә алмады. Ә шулай да без аны юбилее көнендә матур сүзләр белән искә алабыз.
    Сания ШАКИРОВА әзерләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: