Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Сезнең тормыш – үзе батырлык

    70 нче тыныч яз... Әйе, бу тынычлыкның нинди корбаннар бәрабәренә килгәнен без барыбыз да бик яхшы беләбез. Зәңгәр күк йөзе, бәхетле балалар, тыныч иртә... Боларны безгә, әлбәттә, хөрмәтле ветераннарыбыз бүләк иткән. Аларның күпмесе дәһшәтле сугыш кырында мәңгегә ятып калган. Исән кайтканнарын безнең онытырга хакыбыз юк. Кызганычка каршы, аларның сафы көннән-көн...

    70 нче тыныч яз... Әйе, бу тынычлыкның нинди корбаннар бәрабәренә килгәнен без барыбыз да бик яхшы беләбез. Зәңгәр күк йөзе, бәхетле балалар, тыныч иртә...

    Боларны безгә, әлбәттә, хөрмәтле ветераннарыбыз бүләк иткән. Аларның күпмесе дәһшәтле сугыш кырында мәңгегә ятып калган. Исән кайтканнарын безнең онытырга хакыбыз юк. Кызганычка каршы, аларның сафы көннән-көн сирәгәя бара.

    Безнең Олы Битаман авылыннан сугышка ир-атлар күпләп киткән. Җиңүне якынайтуда үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле ветераныбыз Мансур Һидиятулла улы Мөлеков та бар алар арасында. Бүгенге көндә безнең авылда исән калган бердәнбер ветеран. Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау кайту бәхетенә ирешкән ул. Коточкыч сугышны үз күзләре белән күргән авылдашыбыз бүген, безне куандырып, безнең белән бергә җитмешенче җиңү язын каршылады.

    Аның тормышы барыбыз өчен дә үрнәк булырлык. Гомер юлын горурланырлык итеп, намус белән үткән ул. Искиткеч тетрәнерлек вакыйгаларның шаһиты булган ветераныбызның үткәннәрен барлап алырга кирәк, дип саныйм.

    Мансур Һидиятулла улы Мөлеков 1925 елның 25 ноябрендә Олы Битаман авылында туа. 7 сыйныф белем ала. 1943 елның 10 гыйнварында 18 яшендә Кызыл Армия сафларына алына. Канаш шәһәрендә урнашкан полк мәктәбендә алты ай укып, кече сержант званиесе ала. Мансур абый 1943 елның июнь аенда сугышка озатыла. Сугышчан юлы Полтава шәһәрендә башлана. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, Белая Церковька барып җитә. Житомир шәһәренә җитәрәк, снайпер пулясы эләгеп, ике яктан ияген сындыра. Мансур абыйны кыр госпиталеннән Свердловск шәһәренә дәваланырга җибәрәләр. 4 ай дәвалангач, аны сугыш кырына җибәрәләр. Калинин фронтына 33 нче дивизиягә наводчик булып эләгә. Великие Луки, Псков шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Псковны азат итүдә катнашканы өчен Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыш кырында чикне үтеп, Балтыйк буе илләренә керәләр һәм дошманны җиңеп барган 33 нче дивизияне Варшава җиренә күче-рәләр. Мансур абый әлеге шәһәрне 1945 елның 12 гыйнварында азат итүдә катнаша. Җиңеп бара-бара 1945 елның 20 апрелендә Германия җиренә аяк басалар. Алар Берлин шәһә-рен чолгап алалар һәм 30 апрельдә штурмга тота башлыйлар. Күрше полк байракчылары 1 май көнне рейхстагка флаг эләләр. Мансур абый өчен Бөек Ватан сугышы 2 нче май көнне Берлинда тәмамлана.

    "Ул вакыттагы шатлыкны әйтеп бетерерлек түгел. Кемдер һавага ата, кемнәрдер җырлый. Мин дә бер җыр җырладым:

    Сандугачлар ояда,
    Оялары кыяда.
    Сандугач кебек сайрашып
    Яшик, дуслар, дөньяда.

    Минем янда торган полк командиры: "Син нәрсә мыгырдыйсың анда, татарин?" - дип сорады. Мин тәрҗемә иттем. Ул иптәшләргә әйтте: "Бу татаринны һавага чөегез әле!" - диде. Чөйделәр", - дип искә ала Мансур абый.

    Гаскәрләрне чик буена урнаштыралар һәм Мансур абый 1950 нче елның июненә кадәр хезмәт итә. 1948 нче елдан башлап, Татарстан һәм Башкортостаннан хезмәт итәргә килгән яшьләрне хәрби хезмәт серләренә өйрә-тергә дә туры килә Мансур абыйга. Ул 1950 нче елны хезмәтен тәмамлап, исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. 1951 нче елда Кече Битаман авылыннан Мөршидә исемле кыз белән гаилә корып җибәрәләр. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 2 баласы һәм тормыш иптәше Мөршидә апа вафат. Мансур абый улы Наил, килене Сәрия тәрбиясендә яши.

    Мансур абыйның орден-медальләре: II һәм III нче дәрәҗә Дан орденнары, "Батырлык өчен", "Варшаваны азат иткән өчен", "Германияне азат иткән өчен" медальләре; "Ватан сугышы" ордены, Жуков медале һәм юбилей медальләре бар.

    Әйе, чын батыр дими, кем дип әйтәсең инде хөр-мәтле авылдашыбызны?! Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә гаиләсе, туганнары, авылдашлары, авыл җирлеге, район җитәкчелеге һәм Республика тарафыннан рәхмәт сүзләре, бүләк-ләүләрне мулдан кабул итте Мансур абый. Моның ачык мисалы булып күпсанлы очрашулар, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тапшырылган медаль, Мансур абыйның данлы сугыш юлын чагылдырган китап тапшыру тантанасын әйтеп китү дә җитә.

    Тагын бер мөһим вакыйганы әйтми калу дөрес булмас, дип саныйм. Быел чал чәчле ветераныбыз үзенең саллы туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнә - аңа 90 яшь тула. Бу вакыйганы да күрү насыйп булсын иде аңа. Без аның белән горурланабыз. Шушы тыныч тормыш өчен зур рәхмәт сиңа, хөрмәтле ветеран!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: