Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Һәрчак тәвәккәл, тырыш булган

    Еллар уза, дөньяга яңа буыннар туа. Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, туган җиребезне илбасарлардан саклап калган, ил иминлеге өчен гомерен кызганмаган батырлар кешеләр йөрәгендә әле бик озак сакланыр. Коркачык авылында сугыштан 89 ир-егет әйлә-неп кайта алмады, яу кырында башын салды. Алар истәлегенә мәдәният...

    Еллар уза, дөньяга яңа буыннар туа. Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, туган җиребезне илбасарлардан саклап калган, ил иминлеге өчен гомерен кызганмаган батырлар кешеләр йөрәгендә әле бик озак сакланыр.

    Коркачык авылында сугыштан 89 ир-егет әйлә-неп кайта алмады, яу кырында башын салды. Алар истәлегенә мәдәният йорты янында обелиск куелган. Без аларны "Гәүдәләре ята чит җирләрдә, исемнәре генә мәңгелек", дип искә алабыз. Бүгенге көндә авылда сугышта катнашкан бер генә кеше исән, ул - Кәрим абый Гайнетдинов. Коркачыктан яу кырына 8 хатын-кыз киткән: Гөлчирә Әхмәтҗанова, Әсма Гайнетдинова, Асия Гайнетдинова, Гөлсем Гарипова, Мәрьям Минһаҗева, Рауза Лотфуллина, Бәдрия Шәрәфиева, Нәфига Гәрәева. Шулар арасында бүгенге көндә бердәнбер исән калган Бәдрия апа Шәрәфиева турында язасым килә.

    Ул 1921 нче елның 18 августында Коркачык авылында эш сөючән, хез-мәттән тәм табып яшәүче гаиләдә дөньяга килә. Шәрәфи абый язмыш кушуы буенча ике тапкыр өйләнә. Гани һәм Габдулла исемле малайларын калдырып, беренче хатыны вафат булгач, Маһиҗамал апа белән гаилә кора. Аларның тагын 8 баласы туа: Зәйнәп, Фатыйма, Каюм, Хәбир, Бәдрия, Минһаҗ, Гомәр, Миңзифа. Бу балалар барысы да зур, тату, эш сөючән гаиләдә үсә.

    Шәрәфи абый игенчелек, терлек асрау белән шөгыльләнгән, сәүдә-гәрлек тә итеп алган. Балаларының берсен дә эшсез тотмаган. Дини яктан да белемле булган, биш вакыт намазын калдырмаган. Балаларына да белем алырга кирәклекне аңлатып, инандырып яшәгән ул.

    Бәдрия укытучы булырга хыяллана. Арча педагогия училищесына укырга керә, аны "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлый. Башкортостаннан килгән Сәгыйтова Кәбирә исемле кыз белән Ямаширмә мәктәбенә укытырга ки-ләләр. Бәдрия Казан педагогика институтының татар теле бүлегенә укырга керә. Сугыш башланган көннәрдә имтиханнар мәшәкате белән Казанда була. Бәдрия апаның күңелендә уелып калган шул көннәр хатирәсе: Казан шәһәре кинәт яшәү-дән туктап калгандай була, хәтта урамдагы трамвай, троллейбуслар да туктап кала. Кешеләр тын да алмыйча репродуктордан Молотов сөйләгәнне тыңлыйлар, йөзләрендә курку, бераз гәпләшеп алалар да, каядыр ашыгалар.

    20-21 яшьлек кызга нишләргә? Үзе укыткан Ямаширмә мәктәбенә кайтып, мәктәп җитәкчеләре белән киңәшләшеп, Бәдрия белән Кәбирә фронтка китәргә карар кылалар. Хәрби комиссариатка барып повестка алалар, үзләренең теләкләре - шәфкать туташлары булу. Әмма аларны Хабаровск шәһәренә яңа гына оештырылган авиаторларга ярдәм итүче авиамотористлар группасына кертәләр һәм Хабаровск шәһәренә кече авиабелгечләр әзерләү курсларына җибәрәләр. Укуны тәмамлагач, күчмә авиация мастерскоенда авиамотористка булып хезмәт итәләр. 1944 нче елның гыйнварында аларны Белоруссия фронтына җибәрәләр. Анда зарар күргән очкычларны көне-төне төзәтеп, иң катлаулы эшләрне дә бик төгәл, җиренә җиткереп башкаралар.

    - Самолетларны тизрәк әзерләп, фронтка җибәрәсебез килде, - ди Бәдрия апа.

    Сугыш беткәндә алар Берлинга якын урнашкан аэродромда булалар. Бәдрия апага кече сержант званиесе бирелә, бик күп рәхмәтләр белдерелә, сугышчан хезмәтләре өчен "За боевые заслуги", "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-45 г." медальләре һәм Бөек Ватан сугышы ордены тапшыралар.

    Сугыш зур кайгылар китерде. Һәр гаиләдән фронтка китеп, үлеп калган кешеләр бар.

    - Сугыш бетәргә берничә көн кала Берлин янында минем дә бер абыем һәлак булды, - дип искә ала Бәдрия апа.

    Илебезгә көтелгән җиңү килгәннән соң Бәдрия Казанга кайта һәм фронтовик Фәрит Ермаков белән гаилә корып, бер малай һәм ике кыз үстерәләр. Хыялын тормышка ашыра - укуын дәвам итә һәм Казанның 12 нче, 35 нче мәктәпләрендә география, биология укытучысы булып эшли.

    Бәдрия апа хәзер лаеклы ялда. Инде 92 яшен тутырган. Казанда кызы һәм бик тә акыллы кияве белән яши. Элекке елларны яшьләр, укучылар белән очрашуларга еш йөри иде, үзе укыткан Ямаширмә мәктәбенә дә кайтканы бар. Ул хәзер дә көр күңелле, җитез хәрәкәтле, кухня тирәсендә кызына да булыша, китаплар укый, телевизор карый, дөньяның төрле почмакларыннан алынган күңелсез яңа-лыкларны карагач:

    - Бер үк сугышлар гына булмасын иде, дөньялар имин булсын иде, - ди.

    Бәдрия апа безнең өчен тере тарих. Коркачык һәм Ямаширмә мәктәпләре педагоглары, авылдашлар аңа нык сәламәтлек тели. Кешеләрнең ихтирамын тоеп яшәү үзе бер бәхет бит ул.

    Шунысын да әйтим әле. Бәдрия апаның туган нигезендә энесенең кызлары яши. Тыштан караганда ук таза, матур йорт. Бәрәңге бакчасы башында чишмә челтерәп ага. Бәдрия апа шул чишмә суларын эчеп үскән бит ул, торган җире рәхәт булса да, сагынадыр үз нигезен. Аның белән исәнлектә очрашырга насыйп булса иде.

    Рузалия МОРТАЗИНА,

    ветеран укытучы, Коркачык авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: