Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Окопларда туган җырлар

    Биектау авылы клубы һәм китапханәсе хез-мәткәрләре фронтовик шагыйрьләр турында сөйләүче әдәби-музыкаль циклны Әдәбият елы башлануга һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышладылар. Безнең ил һәрвакыт Ватанны яратуы белән көчле булды. Истәлекле вакыйга - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулу хөрмәтенә Биектау авылы клубының сәнгать җитәкчесе Татьяна Зеленяк белән авыл...

    Биектау авылы клубы һәм китапханәсе хез-мәткәрләре фронтовик шагыйрьләр турында сөйләүче әдәби-музыкаль циклны Әдәбият елы башлануга һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышладылар.

    Безнең ил һәрвакыт Ватанны яратуы белән көчле булды. Истәлекле вакыйга - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулу хөрмәтенә Биектау авылы клубының сәнгать җитәкчесе Татьяна Зеленяк белән авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлназ Гарифуллина Биектауның 3 нче мәктәбе укучыларына фронтовик шагыйрьләр турында сөйләргә уйлаганнар. Шагыйрьләр шигъри сүз көче ярдәмендә алгы сызыкта сугышчыларны рухландырган, һөҗүмгә күтәргән, "көрән чума"ның тиздән җиңеләчәгенә ышанычларын ныгыткан бит.

    3 нче мәктәпнең актлар залын тутырып җыелган 6-8 нче сыйныф укучылары татар шагыйре Фатих Кәримнең язмышы турында сөйләүнең шулкадәр мавыктыргыч буласын күз алдына да китермәгәндер. Шушы көнгә кадәр аның турында балаларның бик сирәге генә ишетсә ишеткән, әсәрләрен укыган булган. Татьяна Зеленяк һәм Гөлназ Гарифуллина тырышлыгы нәтиҗәсендә, мәктәп укучылары аның язмышы белән кызыксынып киттеләр, димәк, язучының поэмаларын, повестьларын, пьесаларын һәм шигырьләрен дә алып укыячаклар.

    Фатих Кәримнең язмышы кызыклы шул. Указлы мулланың күп балалы гаиләсендә малай бала чагыннан ук шигырь тыңлап үсә. Шигырьләрне аның әтисе дә, Мәрьям апасы да, Габдулла абыйсы да яза, ә әниләре әкиятләр, шигырьләр һәм бәетләрне сәгатьләр буе яттан сөйли ала торган була. Фатихның мөстәкыйль тормышы 12 яшеннән башлана: туган йортыннан китеп, Бәләбәйдәге педагогика техникумы оештырган әзерлек курсларына укырга керә ул. Монда малай әдәбият белән җитди мавыга, беренче шигырьләрен язып карый.

    1924 нче елда Фатих Кәрим Казанга килә һәм җир төзелеше техникумына укырга керә. Уку белән беррәттән "Крестьянская газета" редакциясенә, "Азат хатын", "Атака" журналлары редакцияләренә эшкә дә урнаша. Тәҗрибә белән бергә үзенә ышанычы да арта, ул инде республика газеталары һәм журналлары белән хезмәттәшлек итә, "Яшен яктысы", "Җиденче төн", "Илле егет" поэмаларын яза.

    1937 нче елда Фатих Кәримне, мулла малае булган өчен, халык дошманы дип игълан итәләр. Гаделлек 1941 нче елның декабрендә генә җиңә, аны төрмәдән чыгаралар. Азат ителгәч үк, шагыйрь, үзе теләп, фронтка китә. Алгы сызыкка килеп төшкән көненнән башлап, аның әдәби таланты яңа яктан ачыла, 5 поэма, 2 повесть, пьеса һәм 120 дән артык шигырь языла. Аларның күбесе рус теленә дә тәрҗемә ителә.

    Сугыш елларында Фатих Кәрим гади солдаттан взвод командиры дәрә-җәсенә кадәр күтәрелә. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Ике тапкыр каты яралана, әмма икесендә дә стройга яңадан кайта. Ләкин дошман пулясы аны 1945 нче елның 18 нче февралендә Кенигсбергка якынлашып килгәндә куып тота. Мөһим задание үтәгән чакта, шагыйрь батырларча һәлак була. Бәрелеш тынгач, солдатлар командирларын Калининград өлкәсенең Победа авылында туганнар каберлегенә җирлиләр, штык белән чокып, исемен алюминий кисәгенә язып куялар. Соңгы заданиене үтәгән вакытта күрсәткән каһарманлыгы өчен, Фатих Кәрим үлгәннән соң I нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
    Шагыйрьнең батырлыгы онытылмый. Аитово авылында Фатих Кәримнең музее ачыла. Якташларына хатыны Кадрия тапшырган шәхси әйберләре анда кадерләп саклана. 1996 нчы елда Бәләбәй шәһәре һәм Бәләбәй районы хакимияте, Башкортстан Язучылар берлеге Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия булдыра.

    Әдәби кичәдә балалар Татьяна Зеленяк һәм Гөлназ Гарифуллинадан күп кенә кызыклы нәр-сәләр ишетте, үзләре өчен татар шагыйре Фатих Кәрим исемен өр-яңадан ачты. Шагыйрьнең кызы Ләйлә үзенең әтисе турында сөйләгән фильмны да укучылар рәхәтләнеп карады.

    Бу башлангыч укучыларның Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән шагыйрьләр белән кызыксынуын кузгатып җибәрер, дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: