Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Мотоциклчы разведчик Хәбибуллин

    Татар Әйшәсе сигезьеллык мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты, география укытучысы, завуч булып фронтовик Гомәр Гыйльметдин улы Хәбибуллин эшләде. Яшь хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торучы чибәр, тыйнак, зыялы кеше һәм талантлы педагог бөтен эшкә җаваплы карады. Һәр дәресенә, укучылар белән һәр очрашуына ул җентекләп әзерләнә, дә-реснең тәрбияви әһәмиятенә...

    Татар Әйшәсе сигезьеллык мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты, география укытучысы, завуч булып фронтовик Гомәр Гыйльметдин улы Хәбибуллин эшләде.

    Яшь хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торучы чибәр, тыйнак, зыялы кеше һәм талантлы педагог бөтен эшкә җаваплы карады. Һәр дәресенә, укучылар белән һәр очрашуына ул җентекләп әзерләнә, дә-реснең тәрбияви әһәмиятенә аеруча игътибар итә иде. Мәгариф бүлегендә эшләгәндә, Әйшә мәктә-бенә баргач, аның белән балаларны укыту һәм тәрбияләү проблемалары турында, сәясәт, тормыш турында сөйләшүләребез һәрвакыт гамьле әңгәмәгә әверелә торган иде. Гомәр абый үзен канкойгыч сугыш фронтларында исән калган бәхетле кеше дип санады. Сугышта катнашкан укытучылар белән Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан очрашуга әзерләнеп йөргән көннәрдә ул мәгариф бүлегенә бер дәфтәр тапшырды. Гап-гади мәктәп дәфтәренә ул үзенең хатирәләрен язып барган һәм фронтта төшкән фоторәсемнәрен куйган икән. 1941 нче елда ул Казан дәүләт педагогия институтының беренче курсын гына тәмамлап калган. Аның язмалары белән танышу хезмәттәшләренә дә, укучыларына да, газета укучыларга да кызык булыр дип уйлыйм.

    "1941 нче елның 12 нче июлендә мине һәм 12 курсташымны Мәскәүне сакларга җибәрделәр. Мәскәү безне җылы каршылады. Безгә "мотоциклчы разведчик" дигән хәрби белгечлек әзерләп куелган иде. Мәскәү янында сугыш башланганда, мотоцикллы махсус полклар һәм батальоннар оештырырга тотынганнар. Без тулы бер батальон идек. Без килгәч, бу батальон кабаттан "киенде". Безнең алга дошманның хәрәкәт-ләрен берөзлексез күзә-тү, "тел" алу өчен даими рәвештә "ау"га йөрү бурычы куелды. Яңа һөнәребезгә тиз ияләштек. Кичтән "ау"га китеп, таң атканда, йә табыш белән, йә буш кул белән кайта идек. Уңышларга да ирештек. Өч "тел" алып кайттык. Шунысы гына кыен булды: бик тә йокы килә иде.

    Беркөнне безнең ике дивизия зур уңышка иреште: дошман 30 чакрымга чигенде. Икенче көнне командир боерык алып кайтты: Орелга барып җитәргә, үзебезнең сугышчыларга ярдәм итәргә. Бу 1941 нче елның 3 нче октябре иде. Орел шәһә-рен дошман десант төшереп алган икән. Безнекеләр аз булган, алар чигенгән. Без килеп җиткәч, хәрби көчләр артты, дошман үз позицияләрен калдырып китте, ә без алардан калган окопларга урнаштык. Бик нык юешлән-дек, пычранып беттек. "По машинам!" командасы булгач, киредән Мәскәү ягына - Можайскига киттек. Можайскига барып җиткәнче, тагын да ныграк чыландык һәм туңдык.

    Монастырьда тукталдык. Шәһәрдә яшәүчеләр дә шунда җыелды. Поп безгә коры киемнәр бирде, ашатты. Без анда 4 көн яшәдек. Без 4 экипаж - 12 кеше идек. Яңа боерык алгач, ишегалдына чыгып тезелдек. Поп безгә киенергә булышты, барысын да чукындырды. Чират миңа җитте. "Поп иптәш, мин - татар бит", - дидем. Ул миңа: "Борчылма, Аллаһ бер", - дип җавап бирде. Ә үзе башкага түгел, ә нәкъ менә миңа җылы кара свитер, кара күн пирчәткә бирде. Саубуллашканда, минем тиздән яраланачагымны әйтте. Ул безгә хәерле юл теләде, без, рәхмәт әйтеп, китеп бардык.

    Бераз баргач, без төтен эчендә калдык. Берни күренми, бөтен җирдә - ут-ялкын. Төтен күзләрне әчеттерә. Сулыш алып булмый. 1941 нче елның октябре каты сугышлар белән аерылып торды. Гитлер котырынды. Октябрь бәйрәмен Мәскәүдә уздырырга тели иде ул. Менә шул көнне мин яраландым, контузия алдым. Иптәшләрем мине госпитальгә озатты. Госпитальләрдә дәваландым, батальоным белән элемтәне өзмәскә тырыштым. Без үзебезнең армиянең уңышларына сөенеп яттык: дошман Мәскәү яныннан берничә йөз километрга чигенде. Госпитальдән чыккач, яхшы кешеләр ярдәме белән, үз частемне эзләп таптым. Үземнекеләрдән бүтән беркайчан да аерылмыйм, дип, үз-үземә сүз бирдем. Безнең экипажда өч кеше: командир Олег Демченко, автоматчы-атучы Михаил Вартаньян һәм мин - йөртүче. Бөтен 4 нче Украина фронтында без иң яхшы экипаж санала идек. Безнең хакта "За Родину!" дигән фронт газетасында да яздылар

    Без Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Югославия, Австрияне азат иттек. Ул илләрне фашистлар басып алган, халкын колга әйләндергән иде. Без, мотоцикллы разведчиклар, Мәскәүдән көнбатыш чиккә кадәр меңләгән чакрым юл, берничә йөз шәһәр һәм авылларны үттек. Автотранспорт яки поездга утырмыйча, үз транспортыбыз белән бардык. Искиткеч матур җирләрне, табигать байлыгын, төрле халыкларның яшәү рәвешен күрдек, кайбер урыннарда халыкның кол булуына шаклар ката идек. Болар барысы да безне уйларга, фикер йөртергә һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәтте.

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы якынлаша. Бу вакыйгага әзерләнүне һәркем изге бурычы дип саный. Аның турында йөзләгән китап язылды, нәфис һәм документаль фильмнар төшерелде. Хәрби техникасы безнекеннән яхшырак булган дошманны ничек җиңә алдык икән? Фашистлар Германиясен җи-ңүнең сәбәпләре дип мин халыклар арасындагы дуслыкны, аларның бер-берсенә ярдәм итүен һәм илдә тәртипнең яхшы куелган булуын әйтә алам. Молдавияне азат иткәннән соң, безгә ике көн ял бирделәр. Бервакыт ике солдатның сөй-ләшүенә колак салдым. Гордеенко болай дип сөйли: "Безнең авыл Киевтан ерак түгел. Немец авиациясе авылларыбызны бомбага тотты. Бөтен җир янды. Белмим, алты бала белән хатыным ничек һәм кайда яшидер..." Ә Татарстан егете Мидхәт аңа: "Васька, әгәр исән калсак, туп-туры безгә кайтып китәбез, синең хатыныңны һәм балаларыңны да алабыз. Бер атна дигәндә өй салып керәбез. Бер гаилә булып яшәрбез. Исән калыйк, дип телә. Бүтән кабатлатма!" - ди.

    Сугыштан соң, туган авылыма кайттым. Укуны дәвам иттерү мөмкинлеге юк иде. Әтине фронтка алганнар. Әни биш бала белән берүзе калган. Тормыш авыр. Пединститутта укуымны читтән торып дәвам иттерергә киңәш бирделәр. Мин ризалаштым, үзебезнең авылда завуч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Укытучы һөнәре бик җаваплы. Дәрес кенә аңлатырга түгел, рухи тәрбия дә бирергә кирәк. Аның өчен дәрес вакыты гына җитми. Куйган максатларына туры китереп, дәрестән тыш эшләрне дә оештыра белергә кирәк. Мин моны чын күңелдән эшләдем".

    Гомәр абый Хәбибуллин Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен күп орден-медальләр белән бү-ләкләнгән: 1941 нче елда - Мәскәү янындагы сугышлар өчен - Кызыл Йолдыз ордены, 1945 елда - Будапешт өчен - 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 1945 нче елда - "Венаны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре. Ә сугыштан соң, юбилей орден-медальләрен санамаганда, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен аңа "За трудовое отличие" медале бирелә. Ул күптән безнең арада юк инде. Җиңүнең батыр солдатына - мәңгелек дан!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: