Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Мәктәп эскәмиясеннән – фронтка

    Бөек Ватан сугышында катнашкан Павел Михайлович Майоров Дөбъяз районының Кече Алат авылында туган. Фронтка ул мәктәп тәмамлагач ук киткән, дияргә дә була. Мәктәпне тәмамлаучыларның һәркайсы, һөҗүм итеп баручы немец армиясеннән Ватанны яклар өчен, алгы сызыкка эләгү турында хыяллана. Унҗиде яшьлек егетләр, сугышка җибәрүләрен сорап, әтиләре белән бергә военкомат бусагаларын таптый....

    Бөек Ватан сугышында катнашкан Павел Михайлович Майоров Дөбъяз районының Кече Алат авылында туган. Фронтка ул мәктәп тәмамлагач ук киткән, дияргә дә була.

    Мәктәпне тәмамлаучыларның һәркайсы, һөҗүм итеп баручы немец армиясеннән Ватанны яклар өчен, алгы сызыкка эләгү турында хыяллана. Унҗиде яшьлек егетләр, сугышка җибәрүләрен сорап, әтиләре белән бергә военкомат бусагаларын таптый. Повестка алгач, Павел, хәрби комиссариат хезмәткәрләре кире уйлар дип курыккандай, берничә минут эчендә җыенып куя. Яңа чакырылучыларны поездга утыртып алып китәләр. Товар вагоннарында озак кына барганнан соң, алар Ленинград фронтына килеп җитә. Бу иң катлаулы юнәлешләрнең берсе була: дошман төньяк башкалабызны яулап алырга тырыша, ленинградлылар камалышта калган, ә хәрәкәттәге армия бар көченә немецларны илнең эченәрәк керүдән тоткарлап тора. Бәрелешләрнең берсендә Павел Михайлович яралана һәм дәвалану өчен госпитальгә җибәрелә. Терелеп чыккач, армиягә яңадан кайтып, Җиңү көненә кадәр хезмәт итә, шуннан соң гына демобилизация-ләнә. Сугышның беренче көннәреннән үк Павел Михайловичның әтисе дә киткән була. Җиңүгә берничә генә көн калганда, мина шартлап, ул каты яралана һәм Берлинда вафат була. Ул шундагы туганнар каберлегендә күмелгән.
    Тернәкләнеп килүче илгә яшь, энергияле ир-атлар бик кирәк була. Павел Михайлович башта колхозга хисапчы булып урнаша, аннары аны Дөбъязга күчерәләр. Озак та үтми аны районга алалар һәм авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү буенча вәкил итеп билгелиләр. Эш җаен белүче хезмәткәр икәнлеген күреп, Павел Михайловичны Алаттагы Сталин исемендәге колхозга рәис итеп куялар. Белеме җи-теп бетмәвен аңлап, Павел Майоров документларын Югары партия мәктәбенә тапшыра. Аны тәмамлаганнан соң, ул башта Әлмәт, аннары Куйбышев (хәзерге Спас) районына райком секретаре итеп җибәрелә. 1960 нчы елда Павел Михайлович КПССның Алексеевск райкомына беренче секретарь итеп билгеләнә. ТР авыл хуҗалыгы министрының элекке урынбасары М.К.Кашапов аның хакында менә ничек искә ала: «П.М.Майоровның үзенчәлекле сыйфаты - аның кешелеклелеге, башкаларны тыңлый белүе, белгечләр фикеренә колак салуы. Ул үз кул астындагыларга иҗади, инициатива күр-сәтеп эшләргә мөмкинлек бирә иде».
    Узган гасырның 70 нче еллары уртасында Павел Михайлович Казанга күчерелә һәм ТАССР Министрлар Советына эшләр идарәчесе итеп билгеләнә. Ул директор булып килгәч, «Майский» совхозы алга китә. Хезмәткәрләр үз җитәкчеләрен хөрмәт итә, кадерен белә, хуҗалык та чәчәк ата. Павел Майоров Ленин орденына, «Хезмәт ветераны» медаленә һәм югары дәрә-җәле башка төрле бүләкләргә лаек була. Кызганыч ки, табиблар вакытында диагноз куя алмаган авырудан ул 1986 нчы елда вафат була. Ул Арча зиратында сугышчан дан аллеясында җирләнгән.
    Александр ЕГОРОВ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: