Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • МАМАТОВО АВЫЛЫ КАПИТАНЫ

    Җитмешенче еллар башында язмыш мине тумышы белән Биектау районының Тимофеевка авылы кызы - булачак хатыным белән таныштырды. Бу авыл Әлдермеш карьерына якында гына урнашкан. Авыл читендә үк терлекчелек фермасы бар, аның эчке стенасына камытлар, дугалар һәм башка ат җигү кирәк-яраклары эленгән бүлмә бар, аны ни өчендер «бочаровка» дип йөртәләр иде....

    Җитмешенче еллар башында язмыш мине тумышы белән Биектау районының Тимофеевка авылы кызы - булачак хатыным белән таныштырды.
    Бу авыл Әлдермеш карьерына якында гына урнашкан. Авыл читендә үк терлекчелек фермасы бар, аның эчке стенасына камытлар, дугалар һәм башка ат җигү кирәк-яраклары эленгән бүлмә бар, аны ни өчендер «бочаровка» дип йөртәләр иде. Биредә ир-атлар тәмәке тартырга җыела, шунда ук бригадирдан агымдагы эшне башкарырга задание алалар. Еш кына сүз узган сугышка күчә иде.
    Туган авылына әйләнеп кайткан сугышта катнашучылар күп түгел иде. Бирегә бер егет килде, исеме Митя. Сөйләшүе һәм үз-үзен тотышына карап, аның сугыш вакытында командирлык хезмәтен башкаруын аңларга мөмкин. Ул сугыш турында аз сөйләде, инвалидлыгы бар иде. Теләсә нинди ишекне курыкмый ача алырлык кыю характеры белән аерылып торды. Тимофеевка халкы якташларының сәләтеннән еш файдаландылар. Кемгәдер районнан белешмә алырга кирәк булса, кемдер баласын башкалада укырга урнаштырырга теләсә, кайсысыдыр базарда йон һәм сарыкны кыйммәт-рәк бәягә сатарга уйласа, барысы да Митяга мө-рәҗәгать итә, ул бөтен җирдә каршылыкларсыз үз дигәненә ирешә иде. Электротехниканы яхшы белде, күп тапкырлар үзе теләп электрик вазифаларын үтәде. Катлаулы авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш техникасын ялгады. Малайларны һәм өлкән кешеләрне шаккатырып, электр баганаларына җитез генә менеп китә иде. Аның штраф подразделениесенә командалык итүе турында сүзләр йөрде. Митя абыйдан кешеләр турыдан-туры моны сорарга уңайсызландылар, ә үзе ул бу хакта сөйләмәде.
    Митя абый - Дмитрий Александрович исән түгел инде. Кырык елдан артык вакыт узганнан соң хатынымның әтисенең (ул заманында бригадир булып эшләде) хәлен белергә кайткач, шундый сөйләшү ишеттем. Д.А. Орловның оныкчыгы Җиңү көнендә бабасыннан әтисенең герой булу-булмавы турында сораган. Бабасы балага үз әтисе турында берни дә әйтә алмаган.
    Мин берничә ел Бөек Ватан сугышы фронтларында хәбәрсез югалучыларны һәм һәлак булучыларны, бүләкләнүче фронтовикларны Интернет аша эзләү белән шөгыльләнәм, шуңа күрә эзләнергә керештем. Таптым. Бүләкләү битендәге мәгълүматларны сүзен-сүзгә җиткерәм.
    «3 нче Белоруссия фронтының 31 нче армиясенең 36 нчы укчы корпусына боерык. 1944 ел, 13 июнь. 1311 нче полк командиры капитан Орлов Дмитрий Александровичны 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклим. Подполковник Черняк.
    Бүләкләү бите. Орлов Дмитрий Александрович, капитан, пулемет ротасы командиры, 31 нче армиянең 3 нче укчы батальоны, 1311 нче укчы полкы, 173 нче укчы дивизиясе. 1917 елда туган, рус, 1943 елдан ВКП (б) әгъзасы, 1941 елның сентябреннән сугышта катнаша. Кызыл Армиядә 1939 елның мартыннан, Бауман район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, Казан шә-һәре. Алган бүләкләре: Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен", "Сугышчан казанышлар өчен" медальләре.
    Кылган батырлыгы: немец илбасарларына каршы сугышта катнашып, иптәш Орлов үзен кыю, курку белмәс командир итеп күрсәтте. Ул үз кул астындагы солдатларны яхшы тәрбияли, аларны чыдамлыкка, кыюлыкка, дисциплинага өйрәтә, үзенең дисциплиналы командир үрнәге белән үз карамагындагыларга сугышчан өйрәнүләрдә ярдәм итә. Ватан өчен сугышларда Орлов дүрт тапкыр яралана: авыр - 21.09.1941, җиңел - 20.03.1942 ел, авыр - 01.08.1943 ел. Җиңелчә яралана һәм контузия ала - 30.12.1943 ел».
    Бу кешенең каһарманнарча үткән юлы шуннан гыйбарәт.
    Митя абыйның гаиләсе зур, хәзер бер улы һәм сугыштан соң туган өч кызы исән. Ә күпме оныгы һәм оныкчыгы булуын алар гына белә. Бөтен баласы җидәү иде. Әтиләребезнең, бабаларыбызның каһарманнарча үткәне турында хатирәләр халыкта яшәячәк дип өметләнәчәкбез. Бүген авылда Митя абыйны хәтерләүче 6 кеше яши, әмма капитан Орлов турында белүчеләр аз. Мамонино авылында яшәүче кешеләр бар. Алар үз туганнары һәм якташлары турында белсеннәр иде.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: