Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ленинград батырлыгы риваятьләргә тиң

    1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 72 ел тулды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай...

    1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 72 ел тулды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.

    Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - гаскәрләрне һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр: эшләүчеләр - 350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.
    Камалышта калганнарның ничек яшәвен сөйләп-аңлатып бирерлек кенә түгел. Мунчалар, кер юу урыннары эшләми, кибетләрдән бернинди кием-салым, хуҗалык товарлары табып булмый. Биналар сукыр лампа һәм чыра белән яктыртыла. Бераз җылы төшерү һәм су кайнату өчен өйдәге җиһазларны, китапларны ягалар. 1941 елның кышында завод һәм фабрикаларның күпчелеге ябыла. Оборонага кагылышлы, суднолар төзү, машина төзелеше предприятиеләре ябылмаса да, тулы көчкә эшли алмыйлар. Шундый шартларда ачлыктан хәлсезләнгән хезмәт ияләре салкын, караңгы цехларда өшегән һәм салкыннан яргаланып беткән куллары белән сугыш кирәк-яраклары ясыйлар. Өлкәннәр белән беррәттән, үсмерләр һәм балалар да тырышып эшли. Ачлык-ялангачлыкка карамастан, Ленинград галимнәре камалыштагы беренче кышта эшчеләр һәм инженер-техник хезмәткәрләр белән бергә фронтны сугыш кирәк-яраклары һәм кораллар белән өзлексез тәэмин итеп торалар. Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре чыгышлары белән ленинградлыларны рухи төшенкелеккә бирелүдән саклыйлар. Бу дәвердә радио искиткеч тәэсир итү көченә ия була. Ул шәһәр халкына кеше ышанмаслык кыенлыклар һәм интегүләргә түзәргә, көрәштә ялгыз булмауларын тоярга ярдәм итә.

    Сугышка бәйле авырлыкларга, илдә азык-төлек җитмәүгә карамастан, Ленинград ягына он, май, ярма, шикәр һәм башка азык-төлек төягән эшелоннар берөзлексез җибәрелә. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Аннан 152 көн файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Беренче кыштан соң яз җитә. Ул беренчесенә караганда бераз җиңелрәк була. Шәһәр бирешми. Ул үзен геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.
    Ленинград фронты гаскәрләре үзләренең сугышчан хәрәкәтләре белән бик күп немец гаскәрләрен үз якларына тарталар. Ленинградлыларның батырлыгы бөтен армиянең, бөтен совет халкының рухын күтәрә. 1944 нче елда Кызыл Армиянең гаять зур һөҗүмендә беренчесе Ленинград һәм Новгород янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү була. Һөҗүмнең кызулыгына дошман түзми. 1944 елның гыйнвар азагында Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләре кушыла. Дошман шәһәрдән 60-100 километрга читкә алып ыргытыла. Камалыш өзелә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинградны камалыштан тулысынча азат итү хөрмәтенә Нева ярларында 324 орудиедән тантаналы артиллерия салюты яңгырый.
    Ленинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү - Бөек Ватан сугышы тарихында безнең якташлар катнашкан иң мөһим этапларның берсе.
    Синявин калкулыгында Билал Зиннәтулла улы Зиннәтуллин (Мүлмә) һәлак булган. Биектау район үзәгеннән Миндрюков Михаил Семенович, Кецко Мария Ивановна, Лобзов Николай Дмитриевич, Милов Меркурий Карпович, Мүлмәдән Хәлилов Габдрахман Хәлил улы, Бөреле җәнлек совхозыннан Петрушин Николай Петрович, Тимерчедән Закиров Фәттах Закир улы, Татар Әйшәсеннән Шакиров Әдһәм Шакир улы, Алан-Бәксәрдән Косарев Александр Степанович, Олы Битаманнан Борханетдинов Сәхабетдин Борханетдин улы һәм башка бик күпләр - Ленин шәһәрен яклаучылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт кеше "Ленинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнгән. Болар - район үзәгеннән Хәмитова Зәкия Садыйк кызы, Шәпшедән Йосыпов Зөфәр Шаһиислам улы һәм Олы Битаманнан Гыйлаҗетдинов Кадыйр Гыйлаҗетдин улы.
    Ленинград камалышыннан тулысынча котылуның 72 еллыгына Туган якны өйрәнү музеенда район үзәгенең хезмәт һәм тыл ветераннары, станциянең һәм Биектау авылының башка кешеләре катнашында очрашу уздырылды. Әлеге чара башланыр алдыннан сугыш чоры җырлары яңгыратылды. Җыелучылар игътибарына Ленинград камалышына багышланган документаль фильм тәкъдим ителде. Шулай ук район үзәк китапханәсе һәм музей хезмәткәрләре көче белән "Баш имәгән Ленинград" дип аталган фото-стенд, китап күргәзмәсе дә әзерләнде.
    Кереш сүзе белән Биектау районының ветераннар оешмасы рәисе Билал Шиһабетдинов чыгыш ясады. Очрашуга килүчеләр, "Камалыш" киносын караганнан соң, озаклап фикер алыштылар. Хезмәт ветераннары Р.Заһидуллин һәм Л.Зотова катлаулы балачаклары турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар.
    Без әлеге истәлекле көнне ел саен сугыш һәм хезмәт ветераннары, укучылар катнашында билгеләп үтәбез. Мондый очрашуларга берәү дә битараф калмый. Без Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында сөйләштек. Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуының сере дә нәкъ менә шушында инде. Ветераннар игътибарны балаларга, үсмерләргә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлттеләр.
    Безнең музей коллективы "Ветеран" клубы белән берлектә үсеп килүче буынны патриотлык һәм Туган илне ярату рухында тәрбияләүгә багышланган файдалы чаралар уздыра. Без музейга килеп, район тарихы белән кызыксынган һәр кешене көтеп алабыз, теләге булучыларны оештырган чараларда катнашырга чакырабыз.

    Нурия ШӘРӘФЕТДИНОВА,
    Туган якны өйрәнү музее белгече

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: