Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кәрим абый – авылыбызның соңгы сугыш ветераны

    Бөек Ватан сугышы беткәнгә күп еллар узса да сугыш җәрәхәте әле өлкән буыннар күңелендә саклана, яшь буын да сугыш афәтен өлкән буын сөйләве, үзләренең бабалары истәлеге буенча да белә. Ел саен зурлап Җиңү бәйрәме үткәрелә. Сугыш ветераннары, тыл ветераннары кунакка чакырыла, алар сугыш афәтен, үз күзләре белән күргәннәрен гыйбрәтләнеп сөйлиләр....

    Бөек Ватан сугышы беткәнгә күп еллар узса да сугыш җәрәхәте әле өлкән буыннар күңелендә саклана, яшь буын да сугыш афәтен өлкән буын сөйләве, үзләренең бабалары истәлеге буенча да белә. Ел саен зурлап Җиңү бәйрәме үткәрелә. Сугыш ветераннары, тыл ветераннары кунакка чакырыла, алар сугыш афәтен, үз күзләре белән күргәннәрен гыйбрәтләнеп сөйлиләр.

    Сугыштан исән кайтучылар баштагы елларда 80нән артсалар, бүгенге көндә авылда бер генә ветеран калды. Ул - Гайнетдинов Кәрим абый. Без бюджет хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары белән Кәрим абый янына кунакка бардык. Безне бик теләп, якты чырай белән каршы алдылар. Кызлары - Рушания апа һәм Илсөя апа әти-әнисе турында балачак истәлекләрен сагынып искә төшереп сөйләделәр.

    Кәрим абый Гайнетдинов, барыбызга да билгеле булган коточкыч ачлык елында, 1921 елда туган. Каһәр төшкән ачлык Кәрим абыйны да аздан гына теге дөньяга җибәрми кала. Гаиләсе ишле, 9 бала булалар алар. Мәктәптә 7 нче сыйныфка кадәр белем ала. Ул елларда Әтнәдә колхоз бригадирлары әзерләү мәктәбе ачыла. Кәрим абый шунда укып кайта. Чита өлкәсендә халыкны эшкә чакыру кампаниясе башлангач, 1939 елда шул якларга эшкә китә. Әмма анда озак эшли алмый, җир казу эшләре алып барганда, балчык ишелеп, җир астында кала. Гарип булып, туган ягына кайтып китә. Савыккач, аны колхозга бригадир итеп куялар. Кибетче булып та эшли ул.

    Шулай матур гына яшәп ятканда фашистлар Германиясе илебезгә сугыш башлый. 1942 елда Кәрим абый үз теләге белән сугышка китә. Аңарчы сугышка алынмавына Читадагы хәл сәбәпче була.

    Ул чаңгычылар полкы составына эләгә, 1943 ел ахырына кадәр шул полк составында сугыша. Бик каты яралана, госпитальдә озак дәвалана Кәрим абый. 1944 елдан башлап 385 нче үз-йөрешле авыр артиллерия полкында автоматчы булып хезмәт итә. Сугыш турындагы хатирәләрне әле дә тыныч кына сөйли алмый Кәрим абый.

    - Бик авыр сугышлар булды, бәрелешләр вакытында бик күп кеше, бик күп техника юкка чыкты, - ди ул.

    Шундый бәрелешләрнең берсендә тагын бик каты яралана. Хәле яхшыргач, тагын алгы сафка юл ала. Берлинга барып җитәргә 40 чакрым калганда, яралары яңадан ачылып, бик нык авырып китә һәм госпитальгә эләгә. Җиңү көнен Кәрим абый шунда каршылый. 1945 елның июнь аенда Коркачыкка әйләнеп кайта. Ул вакытта аның әти-әнисе, туганнары үлгән була. Бер абыйсы гына исән кала. Тормышны дәвам итәргә кирәк була. Ул башта кибетче булып, аннан соң склад мөдире булып эшли.

    Авылыбызга элекке Дөбъяз районы Ташсу авылыннан Маһирәҗәп исемле бик чибәр кыз укытучы булып эшкә килә. Алар бер-берсен яратышалар һәм 1946 елда өйләнешеп тә куялар. Маһирәҗәп апаны авыл халкы Роза дип йөртә башлый. Матур итеп авыл уртасында йорт та салып куялар.

    Кәрим абыйлар гаиләсендә 3 бала - ике кыз һәм бер малай туа. Еллар үтә тора, балалар үсә. Өлкән кызлары Илсөя үзе яратып йөргән Мүлмә егете Равилгә кияүгә чыга. Аларның ике кыз балалары туа.

    Икенче кызлары Рушания үзенә яр итеп Казан егетен сайлый. Аларның да ике балалары туа. Әмма кияве, бәхетсезлеккә очрап, дөнья куя. Кәрим абыйның хәзер оныклары да башлы-күзле булып, балалар үстерәләр инде. 4 оныкчыгы бар.

    Тормышында кайгылы еллар да җитәрлек Кәрим абыйның. Хатыны Роза апа, матур гына эшләп йөргәндә, бик каты авырый башлый. Бернинди хастаханәләр дә ярдәм итми. 1980 нче елда Роза апа вафат була, алар 34 ел бергә торып калалар. Кәрим абый тагын бер тапкыр өйләнә әле. Бәхетсезлеккә, аның белән дә 10 ел гына торып калалар. Халыкта үлгән артыннан үлеп булмый, диләр бит. Кәрим абый башка өйләнми, улы Илсун белән генә яшәргә карар кыла. Хәзерге вакытта Илсун абый да инде гүр иясе.

    Кәрим абыйның соңгы эш урыны - "Дружба" совхозында склад мөдире. Лаеклы ялга хезмәт ветераны булып китә. Кайда гына эшләсә дә, аны кешелекле булганы өчен дә, намуслы, тырыш хезмәте өчен дә яраталар, хөрмәт итәләр.

    Сугышта алган орден һәм "Хезмәт ветераны" медален кушып исәпләсәң, аның 9 медале бар.

    Быел 23 нче апрельдә Кәрим абыйга 93 яшь тулды. Ул кызлары тәрбиясендә кадерле әти, дәү әти булып яши. Аның янына туганнары, авыл җирлеге башлыгы Закирова Гөлнара, фельдшер- Сәләхова Гөлсинә, олы яшьтәге тыл ветераннары, күршеләре һәрвакыт хәлен белергә килеп торалар. Кәрим абыйга әле Ходай тагын да гомер бирсен иде.

    Кәрим абый Гайнетдинов хәл белергә, сөйләшеп утырырга килгән һәр кешене якты йөз белән каршы ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: