Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Күренекле очучы-сынаучы

    Очучыларньң язмышлары төрле-төрле. Берәүләр, старт алгач, югары күтәрелә алмый газаплана, сәләтен югалта. Икенче берәү-ләр, көтмәгәндә, берәр фаҗигагә дучар булып, исәнлегеннән мәхрүм калып, яңадан җиргә төшәргә мәҗбүр була. Өченчеләре исә, очучылар үзләре әйтмешли, тылсымлы һава дулкынына тап булып, хәтта стратосферага кадәр менеп җитәләр һәм бар гомерен яраткан хезмәтенә багышлыйлар - авиациягә...

    Очучыларньң язмышлары төрле-төрле. Берәүләр, старт алгач, югары күтәрелә алмый газаплана, сәләтен югалта. Икенче берәү-ләр, көтмәгәндә, берәр фаҗигагә дучар булып, исәнлегеннән мәхрүм калып, яңадан җиргә төшәргә мәҗбүр була. Өченчеләре исә, очучылар үзләре әйтмешли, тылсымлы һава дулкынына тап булып, хәтта стратосферага кадәр менеп җитәләр һәм бар гомерен яраткан хезмәтенә багышлыйлар - авиациягә тугрылыклы булып калалар.

    Туганлык җепләре Әлдермешкә барып тоташкан Әкрам Зиннәт улы Галиәскәров әнә шундыйларның берсе. Ул әле югары класслы очучы-сынаучы гына түгел, эш урыны туктаусыз һавада булып, бихисап очкычлар сынау белән бер үк вакытта электроника өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүче академик-профессор да. Докторлык диссертациясен ул 2002 елньң 7 октябрендә Мәскәүдә яклаган. Шул ук вакытта Академия әгъзасы итеп тә сайланган.

    1967 елның көзендә 17 яшьлек Әкрам Төньяк Кавказда урнашкан Армавир шәһәренә барып чыга. Анда хәрби очучылар әзерлиләр икән. Әмма ул чорда андый «престижный» уку йортына керүе җиңел булмый. Ул елларда реактив самолетларда очучы булырга хыялланган яшьләр гаять күп була. Бер урынга дистәгә якын кандидат. Күпләре, бик күпләре кире кайтып китә. Моңа математиканы тиешле дәрәҗәдә бел-мәүләре сәбәп була. Ә Әкрамның ул иң яраткан фәне икән. Шуңа ул бер тоткарсыз курсант погоннарына ия була.

    Дүрт ел дигәне бик тиз үтеп китә. Теоретик фәннәрне ул «биш»кә генә биреп бара. Ә очу ягына килгәндә, ул остазыннан шундый характеристика ала: «Очучылык һөнәрен Әкрам Галиәскәров әйбәт үзләштерде. Эшен яратып һәм әзерлек белән башкара. Очыш кагыйдәләрен яхшы белә. Очкыч белән идарә итүнең нечкәлекләрен аңлап эш итә. Очу программасын «отлично»га тәмамлады... Имза: эскадрилья командиры капитан Бобров. 1971 ел».

    Училищены тәмамлагач, яшь лейтенант Әкрам Галиәскәровка төрле хәрби частьларда хезмәт итәргә туры килә. Шул исәптән Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада да. Менә алты ел инде ул капитан һәм истребительләр эскадрильясы командиры урынбасары. 1974 елның ноябрендә аңа СССР оборона министры приказы нигезендә «Беренче класслы хәрби очучы» таныклыгы тапшырыла. Бу инде очучы һөнәренең иң югары баскычы. Андый тәҗрибәле очучыга зур хокуклар бирелгән. Телә-сә нинди һавада көндез дә, төнлә дә очарга рөхсәт аңа. Ул елларда Әкрам Галиәскәров өйрәнгән һәм очкан реактив истребительләрнең төрләре генә дә дистәгә якын: Л-29, УТИ, МиГ-15, МиГ-17, СУ-15, СУ-15т, МиГ-21, МиГ-21 бис, МиГ-25... Шулкадәр самолетларны өй-рәнеп, егермеләп имтихан тапшыруга гына да күпме вакыт һәм киеренкелек таләп ителгән. Җитмәсә әле, анда очарга да, өйрәнергә дә кирәк. Гаять катлаулы техника буларак, алар бер-берсеннән шактый аерылып тора. Әйтик, бер типтагы, әмма төрле модификациядәге МиГ истребительләрендә дә аерма шактый зур. МиГ-21 истребителенең авырлыгы җиде тонна булса, МиГ-31 нең кырык алты тонна. Очып кит-кәндә аларны җирдән аеру өчен төрле тизлекләр зарур, ә алар арасында аерма шактый зур. МиГ-21 нең максималь тизлеге сәгатенә бары тик ике мең километр, ә МиГ-31 нең өч меңнән дә артыграк, һәм андый аерымлыклар һәрбер самолетта очрый. Ә бит әле очучы кабинасы калканында тезелеп торган бихисап авиаприборлар белән дә (аларны үзара бутамыйча) эш итә белергә кирәк. Алар һәрбер очкычта төрлечә урнаштырылганнар.

    Әкрам Галиәскәровның шул елларда төрле самолетларда очкан гомуми сәгатьләр саны ике меңнән артык. Истребительләрнең ягулык запасы чамалы, шулай булгач, очышлар саны икеләтә күбрәк. Ә һәр очып китү һәм төшеп утыру, бигрәк та катлаулы һава шартларында, иминлек белән бәйле, димәк, бу инде нерв киеренкелеге дигән сүз.

    1979 елның 13 августында Әкрам Галиәскәровка «Өченче класслы хәрби очучы-сынаучы» исеме бирелә. Бу дәрәҗәгә ул иң яхшы очучылар арасында үткәрелгән конкурста җиңеп чыгуы белән ире-шә. Хәзер ул гади очучы гына түгел, ә хәрби самолетлар сынаучы. Дөрес, өченче класс дигәне әле генә табадан төшкән өр-яңа очкычларны сынау хокукын бирми.

    Өч ел үткәч, Әкрам Га-лиәскәровка шул ук командующий тарафыннан кул куелган «Икенче класслы хәрби очучы-сынаучы» таныклыгы тапшырыла. Шушы еллар эчендә генә дә ничәмә йөз сәгатьләр очылган, ничә мәртәбә кыл өстен-дә калып, гаять кыйммәтле техника коткарып калынган. Нәтиҗәдә Микоян очкычларының ничә модификациясенә очучы-сынаучылар тарафыннан тәкъдим ителгән үзгә-решләр кертелгән, камилләштерелгән. Шулай икән, димәк, өченче класстан икенчегә күчү, чираттагы бер баскычка өскә күтәрелү дигән сүз генә түгел, бәлки нәтиҗәле хезмәт казанышы да. 1985 елның башында МиГ-31 истребитель-бомбардировщигын сынаганда, һавада очкычның бер двигателе туктап кала. Галиәскәров очкычны тиз арада аэродромга юнәл-тә. Җиргә утырганда шассиларның чыкканына гарантия бирүче билге - яшел лампочкалар кабынмый. Канатлар эчендә 20 тоннага якын керосин. Самолетны бетон полосага утыртсаң, янгын чыгуын көт тә тор. Димәк, самолетны фәкать грунтка утыртырга гына ярый. Әмма керосинны агызып, очкычны җиңеләйтер өчен шактый вакыт кирәк. Бер двигательне бар көченә куеп озак очу да ярамый. Шулай да тәҗрибәле очучы бу гаять хәвефле хәл-дән котылу җаен таба. Алтын бәясенә торган самолетны да коткара, үзе дә исән-имин кала. Шул вакыйгадан соң озак та үтми, аңа тантаналы рәвештә «Беренче класслы хәрби очучы-сынаучы» таныклыгы тапшырыла һәм чираттагы хәрби звание бирелә. Ул хәзер хәрби авиация подполковнигы.

    Әкрам Галиәскәров сиксәненче елларның уртасыннан даими рәвештә МиГ-31 истребительләрен сынауга күп көч куя. Серияләп чыгарылган очкычларның һәркайсында да сынаучылар дистәләрчә сәгатьләр һавада очып, күзгә чалынган дефектны тикшерәләр һәм, аны төзәтеп, яңадан һа-вага күтәреләләр. 2002 елда Нижгар самолетлар төзү заводы турында дөнья күргән «От И-5 до МиГ-31» (авторы Н.Д.Леводний) дигән китапта безнең якташыбыз да искә алына: «МиГ-31 истребитель-бомбардировщигын сынауда һәм аны камилләштерүдә заводның өлкән очучы-сынаучысы подполковник Ә.3. Галиәскәров иң төпле белгечләрнең берсе иде. Ике югары белемле булуы өстенә инженер очучы-сынаучының Горький шәһәрендә Н.Лобачевский исемендәге университетның радиофизика бүлегендә алган белеме бигрәк тә уңай нәтиҗәләр бирде. Очышлар белән бер үк вакытта ул электроника буенча гыйльми тикшеренүләр белән шөгыльләнә иде. Соңыннан аның шәхси казанышлары Кызыл Йолдыз ордены белән билгеләнде...»

    Академик А.И.Микоян исемендәге авиаконструктор бюросында ясалган МиГ-31 истребитель-бомбардировщигы искиткеч самолет була. Үзенең зур авырлыгына карамый, санаулы секундлар эчендә бик югары күтәрелеп, сәгатенә өч мең километр тизлек белән оча ала. Үзем очучы булгач, миңа шунысы сәеррәк тоелды: үзенең кыска гына канатларына бомбалар таккач, аның очу авырлыгы кырык тоннага тарта, ә конструкция авырлыгы тик аның яртысы гына. Димәк, бу истребитель үзенең авырлыгы кадәр йөкне күтәрә ала. Бу ифрат киң колачлы Гражданнар авиациясенең һава лайнерларында да күренгәне юк. Шунысы да игътибарга лаек, әлеге истребитель-бомбардировщик гади җир өстенә дә утыра ала икән. Аның шасси-көпчәкләре шуңа җайланган. Монысы да сәер. Ә менә бу истребительдән берьюлы дүрт мишеньгә тидереп була дигәне әкияттән дә уздыра. Әмма ул реаль. Ул гына да түгел, истребительдән жибәргән ракеталар объектны үзләре эзләп табалар.

    1986 елда Әкрам Галиәскәров МиГ-31 самолетында очуның 204 сәгатен һавада үткәрә. Очучы-сынаучыга бу бик зур йөкләмә.
    1990 елны аңа «СССР-ның атказанган очучы-сынаучысы» исеме бирелә. Бу инде очучы профессиясенең иң югары һәм мактаулы дәрәҗәсе.

    1995 нче елның җәендә Әкрам Галиәскәров Казанның С.П.Горбунов исемендәге самолет төзү заводының конструкторлар бюросы каршындагы очучы-сынаучыларның отряд командиры итеп билгеләнә. Җитәкче булгач та ул кул кушырып утырмый. Стратегик реактив бомбардировщик ТУ-22 нең модификациясен һавада сыный. Аннан соң Гражданнар авиациясе лайнеры ИЛ-62 һәм зур йөк самолеты ИЛ-76 га кабат-кабат сынаулар үткәрә.

    Ул арада шул ук завод яңа буын реактив пассажир самолетларын чыгара башлый. 1996 елның 25 декабрендә әле яңа самолет - ТУ-214 не һавада 4 сәгать 45 минут сыный. Аның очучылар кенәгәсендә мондый язмалар шактый. 210 пассажирга исәпләнгән әлеге очкыч инде искерә барган ТУ-134 самолетына алмашка килергә тиеш. Чөнки ул аңардан һәрьяктан да өстенрәк. Иң мөһиме - ягулыкны да азрак ашый, өстәвенә, аңа йөкне күбрәк төяп, ераккарак очып була. Коммерция өчен бу бигрәк тә актуаль. Аның очу тизлеге дә элеккеләренә караганда зур һәм сәгатенә 860 километр тәшкил итә.

    1996 елны авиация полковнигы Әкрам Галиәскәров Татарстан хөкүмәте тәкъдиме белән Россия Гражданнар авиациясенең региональ идарә начальнигы итеп билгеләнә. Шуңа да карамастан, ул ТУ-214 самолетында сынауларын дәвам итә. Бу турыда аның очу кенәгәсендә иң соңгы теркәлгән сынаулар 1998 елның 16-17 гыйнварында була.

    Әмма Татарстан Гражданнар авиациясенең начальнигы булу аны бик шатландырмый. Ул вакытта инде идарә карамагындагы мөлкәтне элеккеге җитәкчеләр үзара бүлгәләп, үзләштереп тә өлгергән булалар. Хуҗалыкта «разделяй и властвуй» принцибы хөкем сөрә. Кайчан гына әле аэропорт тулы төрле-төрле типтагы самолет паркыннан бу вакытта инде искеләре генә «моңаеп» басып калганнар. Очучыларга эш юк, авиаторларның хезмәт хаклары гаять түбән, аны да вакытында ала алмыйлар. Табигате белән миһербанлы, гадел, өстә-венә, хәрбиләрчә таләпчән яңа начальникның ниятләрен идарә, бүлек башлыклары хуплап бетермиләр, һәрьяктан ярдәм итәсе урынга, аңа аяк чалырга тырышалар. Бөтен проблема акчага бәй-ләнгән. Акча эшләргә исә самолетлар юк. Ә булган очкычлар шәхси авиакомпания хужалары кулында. Шулай итеп, Әкрам Галиәскәров, таркалган зур хужалыкның җитәкчесе буларак, азмы-күпме бәргәләнгәч, әлеге постыннан азат итүләрен сорый.

    Ләкин андый тырыш һәм белемле шәхес беркайчан да югалып калмый. Югыйсә атказанган очучыга, шактый зур хәрби пенсия алып, ялга туктарга мөмкин булыр иде. Ул кул кушырып утыра торганнардан түгел шул. Аннан да зуррак һәм җаваплырак эшкә алына. Дүрт-биш телне белгән шәхес Мәскәү академиясе каршында иминлек һәм оборона проблемаларын өйрәнә һәм диссертация-ләр яклый. Нәтиҗәдә Әкрам Галиәскәровка 2002 елның 7 апрелендә «Академия профессоры» дигән гаять югары һәм мактаулы исем бирелә. Әле иллесен дә тутырмаган ир уртасы кешегә шулкадәр дәрәҗә! Әмма, кызганычка каршы, 2005 елда ул вафат була. Аны Әлдермеш авылына алып кайтып җирлиләр. Язмыш дигәнең кеше гомерен үзенчә билгели шул.

    Андыйлар турында «яшь-нәп яшәде, гөрләтеп иҗат итте», диләр. Әкрам Галиәскәров Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнарына лаек булган шәхес.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: