Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Күп авырлыкларга түзгән ул

    Беркемне дә читләтеп үтмәгән сугыш. Кемнең газиз баласын, кемнең ирен, кемнең сөйгән ярын тартып алган ул. Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның исемнәре, ташка уелып, һәр шәһәрнең, һәр авылның үзәгендә тора. Алар безгә шул еллардан дәшә кебек: "Саклагыз без яулаган Җиңүне! Сугышларга юл куймагыз! Илебез бәхете өчен гомерләрен биргәннәрнең берсен дә...

    Беркемне дә читләтеп үтмәгән сугыш. Кемнең газиз баласын, кемнең ирен, кемнең сөйгән ярын тартып алган ул. Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның исемнәре, ташка уелып, һәр шәһәрнең, һәр авылның үзәгендә тора. Алар безгә шул еллардан дәшә кебек: "Саклагыз без яулаган Җиңүне! Сугышларга юл куймагыз! Илебез бәхете өчен гомерләрен биргәннәрнең берсен дә онытмагыз!"

    Минем үзебезнең күр-шедә яшәп гомер кичергән, 100 яшендә бу дөньядан бакый дөньяга күчкән Сәрвиҗамал әби турында сөйләп китәсем килә. Ул Юртыш авылында, кызы Фәридә тәрбиясендә яшәде. Үз гомерендә бик күпне кичергән әбиебез, гомеренең соңгы көненә кадәр үз акылында булып, үзенең күр-гәннәрен, кичергәннәрен безгә бәйнә-бәйнә сөйләп утыра иде. Аның сөйлә-гәннәрен күз яшен түкмичә тыңлап та булмый. Кызы Фәридә ападан әнисе турында берничә сүз әйтүен сорадым.
    - Минем әни, Сәрвиҗамал Хәйретдин кызы, 1912 елның 5 июнендә Зур Көек авылында туган. Әнием үзенең бала вакытын Габдулла Тукайның бала чагына тиңли иде. Аңа 11-12 яшьләр булганда, әнисе үлеп китә, озак та үтми әтисе дә, 40 яшен дә тутырмый, гүр иясе була. 4 бала ятим кала, - диде Фәридә апа.

    Сәрвиҗамалның олы апасы Яңавылга кияүгә киткән була, әтиләре урынына олы абыйлары кала. Ятимнәргә күршедә яшәүче әтиләренең абыйсы бераз ярдәм итә.

    Бераз үсә төшкәч, Сәрвиҗамалны Казанга алып китәләр. Ул анда идән, кер юып, су ташып, асрамада яши. Күпмедер вакыт үткәч, ул яңадан авылына кайта. Үзеннән кечкенә ике энесе, абыйсы белән үз өйләрендә яши. Кечкенәдән ипи пешереп, сыер савып, йорттагы бар эшне үзе эшли. Сәрвиҗамал әти-әнисе исән вакытта укырга, язарга өйрәнә, гарәпчә укый һәм яза белә. Тагын да укырга теләге булса да, аны абыйсы укырга җибәрми.

    Яшүсмер кыз булып үсеп җиткәч, Сәрвиҗамалны Юртыш авылында яшәүче Сәлахетдин дигән егеткә димләп кияүгә бирәләр. Бу колхозлашу еллары була. Аларның тормышлары хәйран яхшы була: үзләре иген иккәннәр, үз җирләре, сыерлары, атлары һәм башка маллары күп булган.

    - Әни сөйләгәннәр буенча, ул заманнарда кешеләр надан булган, - ди Фәридә апа. - Колхозга кермәүчеләрне куркытканнар. Үз теләкләре белән кермәгәч, аларны барыбер барлык мал- мөлкәтләре белән колхозга мәҗбүри рәвештә алганнар. Үз теләге белән колхозга керүчеләргә колхоздан икмәк, ашлык биргәннәр. Ә безнең әниләргә икмәк эләкмәгән, чөнки алар колхозга керергә теләмә-гәннәр. Шулай итеп, алар ярлыланып калганнар.

    Аннан соң авыр сугыш еллары башлана. Сугыш башлангач та Сәлахетдинне сугышка алганнар. Сәрвиҗамал ике бала белән кала. Тормышны алып барасы, гаиләне туйдырасы, ашатасы бар бит.

    - Әниләр ул вакытларда ат урынына колхозда эшләгәннәр, булган әйберләрен ипигә алыштырырга дип, Казанга җәяү йөргәннәр. Кыш булса - чана тартып, җәй көн-нәрендә чиләк-көянтә күтәреп, җәяүләп Казанга кадәр барганнар. Өсләренә, аякларына юньле киемнәре дә булмаган, - ди Фәридә апа. Әйе, кырыс заманалар булган ул, авырсаң да, сызлансаң да эштән калырга ярамаган. Бервакыт урак урганда Сәрвиҗамалның кулына арыш камылы кадалып, куллары каный башлый. Куллары кып-кызыл канга батса да, бригадир аны эштән җибәрми.

    Сәлахетдин абый сугыштан 1944 елда яраланып кайта. Сугыш кырында алган яралары тора-бара үзен сиздерә башлый. Аның күзләре сукырая. Сәрвиҗамал аны карап-тәрбияләп, соңгы юлга озата.

    Сугыш арты еллары да җиңел булмаган. Күпме салым түләгәннәр. Үзлә-ренә ашарга җитмәсә дә, алар ит, сөт, май, йомырка, йон салымнарын түләгәннәр.

    Хәзергесе көндә Сәрвиҗамал апа безнең арада юк. Шундый авырлыклар күрсә дә, ул артыгын зарланмый, тыйнак, сабыр, һәр туган көнгә куанып, шөкерана укый иде. Бәлки шуңа күрә Ходай аны озын гомер белән сыйлагандыр, бераз гына булса да рәхәттә яшәсен, дигәндер.

    Сугыш... Ачлы-туклы яшәгән балалар. Ятимнәр, толлар, гарипләр. Сугыш - фаҗига, мәңге төзәл-мәслек яра, үлем китерүче. Безнең теләк бер генә: бу афәтне беркемгә дә, беркайчан да күрергә язмасын! Табыннарыбыз мул, күгебез аяз, киләчәгебез өметле булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: