Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Киләчәк өчен җаваплы

    Бөек Ватан сугышында җиңгәннән соң, мәктәпләргә фронт тормышының бар авырлыгын татыган ир укытучылар кайта. Алар мәктәпкә яңа сулыш өрәләр. Җитлеккән, зирәк, тормышны яратучы җитәкчеләрнең ул буынын без хәтерлибез әле. Алар йөрәгенә сыйган катгый таләпчәнлек белән хисчәнлек, шаянлык белән җитдилек, укыту эшендәге казанышлар белән үз хезмәтләрен бәяләү тыйнаклыгы бер-берсен тулыландырып тора...

    Бөек Ватан сугышында җиңгәннән соң, мәктәпләргә фронт тормышының бар авырлыгын татыган ир укытучылар кайта. Алар мәктәпкә яңа сулыш өрәләр. Җитлеккән, зирәк, тормышны яратучы җитәкчеләрнең ул буынын без хәтерлибез әле. Алар йөрәгенә сыйган катгый таләпчәнлек белән хисчәнлек, шаянлык белән җитдилек, укыту эшендәге казанышлар белән үз хезмәтләрен бәяләү тыйнаклыгы бер-берсен тулыландырып тора иде.

    Бу фотосурәт 1970 нче елларда мәктәп директорлары киңәшмәсендә төшерелгән. Анда сурәтләнгән РОНО мөдирләрен районыбызның өлкән буын кешеләре, мөгаен, хәтерлидер әле. Алар арасында мәгариф бүлеген сугыш тәмамланган вакыттан алып 1958 нче елга кадәр җитәк-ләгән Николай Еврюжихин, Борис Туркин (1958 - 1960 нчы еллар), Җиһангир Фазылов (1960 - 1974 нче еллар), Александр Корольков (1976 - 1984 нче еллар). Алар барысы да - хаклы рәвештә халык алдында абруй һәм хөрмәт казанган хәрби офицерлар.

    39 мәктәп директорының 36 сы - ирләр, шуларның уналтысы - фронтовик: Николай Горбунов, Александр Корольков, Петр Белотелов, Михаил Терентьев, Илья Бажанов, Анатолий Филиппов, Фатыйх Фәттахов, Кадыйр Туктамышев, Клим Косолапов һәм башкалар.

    Башлангыч мәктәп мөдирләре арасында да фронтовиклар күп. Мәсәлән, Зариф Мөхтәров (Кече Битаман), Сәлим Сафин (Туктамыш), Иван Ахманов (Гәр, Кече Алат), Александр Горячев (Рус Әйшәсе, Кече Починок), Гыйният Сибгатуллин (Айбаш), Яков Леонтьев (Потаниха), Гомәр Сафиуллин (Бикнарат), Василий Попов (Кодаш) һ.б. Каты яраланган, инвалид булуларына карамастан, күбесе педагогия уку йортларында читтән торып белем алган. Хәрби һәм хезмәт батырлыклары өчен күп тапкырлар дәүләт бүләкләренә лаек булганнар. Куркусыз, батыр, ләкин тыйнак директорларыбыз һәм укытучыларыбыз турында хәрби архивлардан тапкан мәгълүматларны сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

    Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Гыйният Сибгатуллин тыйнак, үз вазифаларын һәрвакыт пөхтә һәм төгәл үтәүче булып хәтердә калды. 1949 нчы елда хезмәт казанышлары өчен ул "За трудовое отличие" медале белән бүләкләнә. Ковель Кызыл байраклы 260 нчы укчылар дивизиясенең 783 нче артиллерия полкы командиры подполковник Лещук кул куйган характеристикадан өземтә: "Ковель шәһәре өчен һөҗүм сугышларында һәм дошманны шуннан соң эзәрлекләгәндә, личный составның, атларның һәм коралның төгәл исәбен алып барды. Полк эчендәге исәп-хисап бик яхшы алып барылгач, югарыдагы штаб һәрвакыт тиешле срогында полкның кешеләре һәм сугышчан составы турында төгәл мәгълүмат алып торды".

    Политрук лейтенант Яков Леонтьевка язылган характеристикадан: "1943 елның 10 нчы сентябрендә 1106 СП 331 СД командованиесе Леонтьев взводы алдына бурыч куйды: тавыш-тынсыз гына дошманның траншеяларына бәреп керергә, «тел» алырга һәм яуланган позициядән таңга кадәр чигенмәскә. Куелган бурычны взвод уңышлы үтәде. Заданиене үтәгән чакта, Леонтьев каты яраланды, ләкин безнең частьлар килеп җиткәнгә кадәр сугыш кырыннан китмәде".

    Александр Горячев фронт характеристикасында сугышчан курслар уздыручы сәләтле офицер буларак телгә алына: "үзенең осталыгын һәм танкка каршы тору эшен белүен, яратып һәм тырышып, яшь офицерларга - бронебойщикларга өйрәтә".

    Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Николай Александров сугыштан соң Усад мәктәбенә директор булып килде (соңрак Бөрелегә күчте). Мәктәп җитәкчесе буларак зур абруйга ия иде. Белемле, бөтен нәрсәдән хәбәрдар җитәкче шушы сыйфатлары өчен 1959 нчы елда ТАССР укытучыларының өченче съездына делегат итеп сайлана. Өлкән сержант, Кызыл Байраклы Гомель 85 нче махсус мото-понтон күперләр батальонының отделение командиры Александровның характеристикасыннан өземтә: "Быелгы елның 6 нчы февраленнән 11 нче апреленә кадәр, техниканы Одер елгасының сул як ярындагы плацдармга күчерүдә үз расчеты белән эшлә-гәндә, теләсә нинди шартларда беркайчан да тоткарлык ясамады. Кыюлык һәм шәхси үрнәк күрсәтеп, үз расчетының эшен дөрес итеп оештырды, танкларны һәм сугыш техникасын дошман уты астында елга аша чыгару буенча хәрби заданиенең үтәлешен тәэмин итте".

    Гатауллин Габделхак Гатаулла улы сугыштан Кызыл Йолдыз ордены кавалеры булып кайта. Ул 1920 нче елда элекке Дөбъяз районының Таршна авылында туа. 1938 елны Дөбъяз урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлый. Шуннан соң аны Олы Көек җидееллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ә 1939 нчы елны армиягә алалар. 1942 нче елдан башлап, Җиңүгә кадәр Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшә. Германиягә кадәр барып җитә. Аннан соң, демобилизацияләнеп, тыныч тормышка кайта. Озак еллар КПССның Дөбъяз райкомының пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкли, аннары Дөбъяз урта мәктәбендә директор һәм тарих укытучысы була. Менә РГК 28 нче Волковыск Кызыл Байраклы Зенит артиллерия дивизиясенең 1365 нче зенит-артиллерия полкы командиры подполковник Овсянников кул куйган характеристикадан өземтә: "Сержант, отделение командиры, радиостанция начальнигы Гатауллин 1945 нче елның 15 нче гыйнварында 143,8 биеклеге районындагы бәрелешләрдә дивизия штабына донесение илткән чакта, өч тапкыр дошманның миномет утына эләгә, гомерен куркыныч астына куеп, хәрби донесениене вакытында илтеп җиткерә".

    Дөбъяз районы Шыпшыйк авылында 1924 нче елда туган Рәфгать Насыйбуллинны Дөбъяз районы хәрби комиссариаты фронтка 1942 елның августында җибәрә. Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында 1945 нче елның маена кадәр була, ә 1947 елның мартында демобилизацияләнә. Сугышчан бүләкләре арасында Кызыл Йолдыз ордены һәм "Батырлык өчен" медале бар. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының табигать фән-нәре-география факультетын тәмамлаган. Олы Кавал сигезьеллык мәктә-бендә 1947-1958 нче елларда укытучы һәм завуч, 1959-1986 елларда директор булып эшли. Гомуми педагогик стажы - 39 ел, шуның 27 се - директор булып.

    Кече Солабаш сигезьеллык мәктәбе директоры Гомәр Хәсән улы Хәсә-новны (Урта Алат авылында 1924 нче елда туган) элекке Дөбъяз районы халкы яхшы белә. Ул сугышта катнашкан, хәрби бүләкләр белән бүләкләнгән. Бу гаҗәеп кеше гаять киң белемгә ия, чын педагог була. Аның укучылары, ул эшкә өйрәткән яшь хезмәттәшләре, Кече һәм Олы Солабаш, Шыпшыйк авыллары халкы аның турында җылы итеп, горурлык белән искә ала. Мәктәп директоры булып 20 елдан артык эшли. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Чынлап та, Кече Солабаш мәктәбе танылган мәгърифәтче Хәсәнгата Габәши нигез салган "Солабаш университетлары"ның матур традицияләрен һәрвакыт дәвам иттерде.

    1957-1970 нче елларда Ямаширмә урта мәктә-бендә директор һәм укытучы булып Бөек Ватан сугышында катнашкан Рифкать Маннапов (1920 нче елда Балтач авылында туган) эшли. Сугышчан бүләкләргә ия, таләпчән, принципиаль, коллективның нәтиҗәле эшләве өчен бөтен күңеле белән тырышучы кеше була. Югары дәрәҗәдәге укытучылык һәм оештыру сәләте өчен 1959 һәм 1968 елларда ТАССРның укытучылар съездларына делегат булып сайлана.

    Фронттан кайтканда, Александр Никонович Михайлов (Потаниха авылында 1925 нче елда туган) 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, 2 нче группа инвалид була. Озак еллар Соловцово сигезьеллык мәктә-бе директоры булып эшли. Дөбъяз районы военкомы Татаркин кул куйган характеристикада менә ниләр язылган: "Лейтенант Михайлов үзенең 16 кешелек взводы белән 1944 нче елның 16 нчы июлендә яхшы ныгытылган, дошманның 300 солдаты саклаган хуторны (фашистларның каршы тору узелын) яулап алды, кинәт һөҗүм итеп, аларны качарга мәҗбүр итте һәм 6 кешене әсирлеккә алды".

    Фронтовик, сугышчан орденнар кавалеры Евлампиев Петр Ивановичны Пановка, Хохлово, Камай, Биектау, Тимошкино, Шәпше авылларында беләләр. Сугыш тәмамланганда, ул Орджоникидзе артиллерия училищесы директорының ут әзерлеге буенча урынбасары була. 1947 нче елда запаска чыга. Аннан соң укытучы булып эшли, Кульсеитово, Тимошкино һәм Шәпше мәктәпләрен җитәкли. Аның хезмәт биографиясендә колхоз рәисе булып эшләү чоры да бар әле.

    Бу акыллы мәгариф җи-тәкчеләре үзләренең укытучылык эше, ил алдында җаваплылык тоеп эшли белү тәҗрибәләрен яшь коллегалары белән дә уртаклашканнар. Фоторәсемдә без 1970 - 1980 нче елларда директор булган яшьрәк буын кешеләрен: Әнвәр Дәү-ләтшинны (Яңавыл, Айбаш мәктәпләре), Рәшит Мөхәммәтҗановны (Татар Әйшәсе), Фоат Сәгъдиевны (Суыксу), Степан Кирилловны (Бөреле), Әнвәр Гарәфиевны (Мүлмә), Юрий Кочемасовны (Кульсеитово), Ленар Камаловны (Шәпше), Дилүс Үтәгәновны (Өнсә), Фәрит Абдрахмановны (Олы Битаман) һәм башкаларны да күрәбез.

    Семинарда катнашучылардан Сәлим Нураев, Олы Көек сигезьеллык мәктәбе директоры - өченче буын укытучы иде. Аның әтисе Мәхмүт Нураев (1898 нче елгы, Гаязетдин мулла улы) Мәмдәл мәктәбендә укыта, Олы Көек мәктәбенә җитәкчелек итә. Аның педагогик стажы - 40 ел. Хезмәт казанышлары өчен 1949 нчы елда Ленин ордены белән бүләкләнгән.

    Бу фоторәсемдәгеләрнең һәрберсе турында тәф-силләбрәк тә сөйләргә мөмкин булыр иде. Һәркайсының биографиясе кызыклы һәм үзенчәлекле. Аларда, көзгедәге кебек, илебез тарихы чагыла. Ватаныбыз тарихын аңлау - якташларыбызның тарихын белү, аңлау, алар безгә калдырган бай рухи-әхлакый мирасның асылына төшенү дигән сүз.

    Аларның язмышлары төрле, ләкин бу кешеләрне ике нәрсә берләштерә: беренчедән, алар барысы да сугышны үз башларыннан кичергән, алар - фронтовик, тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы. Икенчедән, аларга киләчәк өчен Ватан алдында бурычлы булу һәм җаваплылык хисе хас, чөнки барысы да халыкка мәгърифәт тарату белән шөгыльләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: