Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кеше китә – җыры кала

    Һәр кешенең күңелен таба белә, Уртаклаша серен сөйләшеп. Олы җанлы, матур кеше йөри Күңелләргә шатлык өләшеп. Чирле булсаң, сиңа саулык бирә, Зәгыйфь булсаң, сиңа көч бирә. Кеше күңеле шундый көчкә ия: Таш өстендә чәчәк үстерә! Таш өстендә чәчәк үстерә торган авылдашларыбызның берсе иде Харис абый Галиуллин. Ул 1931 елның 31...

    Һәр кешенең күңелен
    таба белә,
    Уртаклаша серен
    сөйләшеп.
    Олы җанлы, матур кеше
    йөри
    Күңелләргә шатлык
    өләшеп.
    Чирле булсаң, сиңа
    саулык бирә,
    Зәгыйфь булсаң, сиңа
    көч бирә.
    Кеше күңеле
    шундый көчкә ия:
    Таш өстендә
    чәчәк үстерә!

    Таш өстендә чәчәк үстерә торган авылдашларыбызның берсе иде Харис абый Галиуллин.

    Ул 1931 елның 31 июлендә Кече Рәс авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Габделгалләм абый белән Хәдичә апа гаиләсендә 4 бала була алар: 3 кыз, 1 малай.

    Харис абый да ул вакытлардагы бәхетсез балачаклы буынның бер вәкиле була. Озак бала булып йөрү эләкми аларга. 4 класс белем алуга, бала сабыйлыктан чыгып, кул арасына керә башлый. Соңрак аның бала гына икәне бөтенләй онытыла. Харис абыйның да бала чагы ат җигеп басуда ашлык ташу, салам тарттыру, көлтә җыю белән узып китә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле 10 яшь кенә була. Ни хәл итәсең, бала булса да, ул өйдә ир-ат урынына кала. Сабый җаны белән булса да, ул авырлыкларга түзәргә кирәген аңлый, авырлыклар артта калып, тормыш җайланасына чын күңеленнән ышана. Шуңа күрә балалар да алны-ялны белми, ач килеш хезмәт итәләр. Кая инде ул вакытта тамак туйганчы ашау, юклык, хәерчелек ул вакытта һәркемгә таныш була.

    Харис абый 20 яшендә армия сафларына алына. Авырлыклар әле аны алда көткән була икән. Сугыш бетеп 6 ел авышса да, Харис абыйга тагын бер кат сугыш ачысын татырга туры килә. Ул Украинада 4 ел хезмәт итә. Украина урманнарында бандерачыларга каршы көрәш алып бара алар. Анда күргән кыенлыклар, югалтулар аның йөрәгендә ачы төер булып гомер буена сакланалар, исән-сау калган һәр яңа көн өчен рәхмәт укый алар. Андагы бәрелешләрдә күпме гомерләр өзелә. Аллага шөкер, харис абыйга исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була. 1954 елда ул авылга әйләнеп кайта. Армиядән кайткач, ул яңадан колхозда хезмәт итә башлый, ат җигә, көтү көтә.

    1958 елның 8 гыйнварында Кондырлы кызы Кәүсәрия белән тормыш корып җибәрәләр. Кәүсәрия апа Харис абыйлар гаиләсенә 7 нче кеше булып килен булып төшә. Бер яклы гына өйнең тарлыгынамы, кеше күплегенәме, яңа йортка бик авыр ияләшә Кәүсәрия апа. Харис абый бик акыллы, сабыр кеше булганга, бөтен авырлыкларга түзә ул. "Аллага шөкер, матур яшәдек. Өйдәгеләр белән сүзгә килмәдек. 4 чатлы өйдә татулык булгач, 7 кешенең һәрберсенә үз чаты табылды", - ди Кәүсәрия апа.

    1958 елның 10 октябрендә аларның тормышларын ямьләндереп беренче шатлыклары дөньяга аваз сала. Уллары Рәиснең тууы һәркем өчен шатлык, юаныч була. Гаилә көннән-көн ныгый, ишәя. 1963 елның 27 маенда кызлары Нурания, 1967 елның 7 декабрендә кызлары Гөл-синә туа.

    Галиуллиннар авылда иң матур гаиләләрнең берсе булып санала. Берсе артыннан берсе балалар да үсә, колхоз эшеннән дә калмыйлар, тормышларын да гөрләтеп алып баралар. Бердәм тырышлык, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә авырлыклар артта кала. Харис абый гомер буе көтү көтеп, фермада ат җигә. Көтү көтә дип әйтү генә җиңел. Аның җилкәсенә күпме салкын яңгыр үтмәгән дә, күпме ачы җилләр исмәгән. Көтүче күпме җанлы мал өчен җавап тота бит ул. Үз гомерендә нинди генә авырлыклар күрмәгән дә, нинди генә вакыйгалар булмаган. Аңа мал табибы да, зоотехник та булырга туры килгәли. Кәүсәрия апа да кул кушырып утырмый, кая гына куйсалар да, эшне җиренә җиткереп башкара, сөт тә җыя, складта да эшли.

    Балалар да әти-әнидән күреп бик тырыш булып үсәләр. Тырышып укып, һөнәри белем алалар, бер-бер артлы үз тормышларын коралар.

    Уллары Рәис тормыш иптәше Алсу белән бик матур тормыш итеп, Казан шәһәрендә яшиләр. Ике ул үстерәләр. Уллары Рөстәм белән Рамил инде буй җиткән, белем алып, үз һөнәрләрен тапканнар.
    Кызлары Нурания тормыш иптәше Рифат белән бик матур тормыш корганнар иде. Уллары Ринатны гына бергәләп тәрбияләп үстерергә насыйп булмады. Иптәше Рифат фаҗигале төстә безнең арабыздан китте. Нурания апа ялгызы гына улы Ринатны тәрбияләп үстерде. Ринат бик акыллы, тәртипле, югары белемле аграном. Хәзерге вакытта Биектауда яшиләр.

    Кызлары Гөлсинә тормыш иптәше Нәгыйм белән ике кыз үстерделәр. Ләйсән белән Айзилә әти-әниләре белән Казан шәһәрендә яшиләр.

    Харис абый шаян телле, җор күңелле кеше иде. Авырлык килсә дә, эче пошса да, җырлап җибәрә торган була ул. Тормыш иптәше Кәүсәрия апа белән бик яратышып, бер-берсен хөрмәт итеп гомер итә алар. Юкка гына Харис абый "Утыр әле яннарыма, ял булсын җаннарыма" диеп, Кәүсәрия апаны үз янына утыртып тормагандыр. Шулай җырлашып, матур гына яшәп ятканда, кайгы җиле Галиуллиннар йортының да ишеген шакый: Харис абый тыны бетеп авырый башлый, хәле көннән-көн начарлана, врачлар яшәүгә өмет бирми. 2007 нче елның апрель ае Харис абыйны мәңгелеккә арабыздан алып китте. Кәүсәрия апаның ялгызлыгын, сагынудан аккан күз яшьләренең ачысын шундый кайгы үз башына килгән кеше генә аңлыйдыр. Аллага шөкер, балалары аны ялгыз калдырмый, атна саен кайтып хәлен белеп торалар. Ялгыз калган күңеленә биш вакыт намаз укып, ире рухына дога кылып тынычлык таба.

    Кәүсәрия апа безнең кичәбездә кадерле кунак иде. Гомер истәлекләре белән уртаклашып, үзенең бәхетле гомер кичерүен сөйләде. Яшь чак ничек тә үтә, картайгач иптәш кирәк икән ул, диде. Сагынуын, юксы-нуын яшермәде. Аның кичәбезгә атаклап үзе язган шигыре дә ялгызлык турында иде.

    Кичәбездә Харис абыйның яшьлек дусты, хезмәттәше Садриев Әюп абый, авылдашлары, туганнары чыгыш ясады. Балалары, оныклары әтиләрен җылы итеп, хөрмәтләп искә алдылар, әти-әниләренә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Әниләренә саулык-тынычлык теләп, җыр бүләк иттеләр.

    Кеше китә - җыры кала. Харис абыйның да яратып җырлаган җырын, балалары соңрак әти җыры диеп тә йөртәләр. Фәрхәд Фәттахов башкаруында "Утыр әле яннарыма" җыры кичәгә тагын да ямь өстәде.

    Авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлим улы Низамиев авылдашлары турында горурланып искә алды. Алар һәрберсе олы хөрмәткә лаеклы, гомер юлларын матур итеп, намус белән үткән кешеләр икәненә кабат-кабат басым ясады. Мондый кешеләребез авылда бик күп, киләчәктә дә шушындый матур кичәләрнең ешрак булуын теләр идем, диде.

    "Бүгенге кичәбездә искә алган шәхесләребез турында сөйләнгән сүзләр алар рухына дога булып барып ирешсен иде.

    "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", дип юкка гына әйтмиләр. Исән чакта әти- әниләребезне олылыклап, хөрмәт итеп яшик, туган нигез, туган туфракка эзебезне суытмыйк. Якыннарыбыз арабыздан китсәләр дә, алар рухына догалар кылып, сәдакалар биреп, зират кылырга онытмыйк", дигән изге теләкләр белән кичәбез тәмамланды. Авылдашларыбызның күңелләре нечкәрде, күзләргә яшь тулды. Сөйләр сүзләр әле бик күп иде. Клубтан кайтып китәргә берәү дә ашыкмады. Суыксу мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларга Хәлиуллина Фидания апа иҗат иткән "Рәс" җырын бүләк иттеләр.

    Әкрен генә залдан халык таралышты. Кемдер - күпме авылдашлар белән очраштым, дип шатланды, кемдер - якыннары, туганнары белән горурлана иде. Авылдашларыбызның йөзләренә карап, куйган максатыбызның тормышка ашуына без дә канәгатьлек хисләре кичердек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: