Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кадерле Мария Александровна

    Мария Александровна Егорова хөрмәткә лаек гомер юлы узган. Өлешләренә авыр сынаулар, Ватаныбыз язмышы өчен зур җаваплылык төшкән буын кешесе ул... Аның бөтен гомере Биектау районында узган. Мария Иске Тура авылында Феодосия һәм Александр Шигаевларның күпбалалы гаиләсендә туган. Хатирәләре аны бик еш Бөек Ватан сугышының кырыс елларына алып китә, шул чор...

    Мария Александровна Егорова хөрмәткә лаек гомер юлы узган. Өлешләренә авыр сынаулар, Ватаныбыз язмышы өчен зур җаваплылык төшкән буын кешесе ул...

    Аның бөтен гомере Биектау районында узган. Мария Иске Тура авылында Феодосия һәм Александр Шигаевларның күпбалалы гаиләсендә туган. Хатирәләре аны бик еш Бөек Ватан сугышының кырыс елларына алып китә, шул чор хакында оныкларына бер генә тапкыр сөйләмәгән инде ул. Почтальонның авылга "кара кәгазь"ләр китерүе, тол калган хатыннарның һәм ятим балаларның елашуы Мария Александровнаның хәтерендә гомерлеккә сакланып калган.

    Сугыш ачлыгы белән дә истә калган. Кычыткан, алабута ашарга, кырдан черек бәрәңге җыярга туры килгән. Өшегән бәрәңге җыйганда куллары катып китә торган булган. Ярый әле сыер асрый алганнар. Шулай итеп исән калганнар.

    Сугышның икенче елында җәй көне Иске Турага, юарга дип, фронттан канлы киемнәр: гимнастеркалар, фуфайкалар, пилоткалар кайтаралар. Һәр йортка задание бирелә. Хатын-кызлар күбрәк яшәгән өйләргә юасы киемнәрне дә, сабын да күбрәк бирәләр. Бу эш күп хезмәт сорый һәм күңелгә дә бик авыр була. Су кып-кызыл төскә керә. Ә бервакыт бушлат җиңе эчендәге кулга да тап булалар. Киемнәрне агач тагаракларга тутыралар, сабынлыйлар, өстенә су агызалар, елгада чайкыйлар, аннары киптерәләр. Өлкән апалары Катя белән Нюраны окоп казырга җибәрәләр. Искетуралыларның фронтка ярдәме шулай була. Яшь кенә булса да, Мариянең тыл хезмәтчәне булып саналуы юкка гына түгел шул.
    Мариянең әтисе Александр Тимофеевич сугыштан имгәнеп кайта: бер кулында бармаклары юк, яңагында - чокыр. Ләкин җәмгыять фронтовикны исәптән чыгармый әле. Ул аягында йөри, башы эшли, тормыш тәҗрибәсе дә Аллага шөкер. Район аңа колхоз рәислеге эшен ышанып тапшыра. Дөрес, үз авылында түгел, ә гаиләсеннән шактый ук ерактагы Чыпчыкта.

    Беркөнне әнисе, алмаш кием һәм азык-төлек салынган кечкенә төенчек биреп, Марияне әтисе янына җибәрә. Ул чакта аңа 13-14 яшь була. Аңа кирәк җирдә поезд туктамый, сикереп төшеп калырга кирәк була. Ул тигез җиргә түгел, авышлыкка сикереп төшә. Котомкасы бер якка барып төшә, ә кыз аска тәгәри, нәрсәгәдер бәрелеп, аягын яралый. Төенчеген көчкә эзләп таба ул. Инде картаеп беткәч тә, тормышының шушы эпизодын әле күптән түгел генә булган кебек исенә төшерә.

    Хәзер аның яшьтәш авылдашлары исән булса, Мариянең нинди җиңел сөякле, шат күңелле булуы турында сөйләрләр иде дә бит... Кичке уеннарда биеп тә китә, ялындырып тормыйча җырлап та җибәрә ул. Күршедәге Каймар авылы егете Саша Егоров юкка гына күз салмаган шул аңа. Алар арасында дөрләп кабынган хисләр туйга китереп җиткерә.

    Яшьләр башта егетнең әти-әниләре янында Каймарда яши, аннары бераз гына - Казанда (ире анда оборона заводында эшли). Мария Александровна үзенең каенанасы турында һәрвакыт зур хөрмәт белән телгә ала. Аның каенанасы усал һәм бәйләнчек хатын түгел, йомшак күңелле, кеше хәлен аңлый белә торган була. Өйрәтсә дә, ачуланмыйча, яхшылык белән генә акыл бирә, япь-яшь һәм тормыш тәҗрибәсе булмаган киленен кызгана. Бервакыт Мариянең авылдан алып барып саткан сөт һәм эремчек акчасын шәһәрдә урлыйлар. Ул өенә кайтырга куркып йөри. Бу хакта күрше хатыныннан ишеткән каенана, киленен эзләргә оекчан чыгып йөгерә, аны тынычландыра, жәлли.

    Сугыштан соң тормыш акрынлап җайга салына башлый. Туганнарының берсеннән Александр Егоров җәнлек совхозына эшчеләр кирәклеген белеп ала. Ул, гомумән, авыл тормышын шәһәрнекенә караганда яратарак төшә. Шулай итеп, бу гаилә Бөрелегә кайта. Аны төзелеш цехына эшкә алалар, ә Мария участок хастаханәсенә санитарка булып урнаша. Бу вакытта инде аларның дүрт баласы да үсеп килә.

    60 нчы еллар башында "Бөреле" совхозы Егоровларга җир кишәрлеге белән яңа фин йорты бирә. Ул йортта алар шатлана-шатлана яши. Аларның гаиләсе һәрвакыт кунакчыллыгы белән дан тота. Икесенең дә күпсанлы туганнары наратлы бистәдәге бу тыныч урамга бәйрәмнәрдә дә, кунак булып китәр өчен бер-ике көнгә болай гына да бик теләп кайталар.

    Мария Александровна үз эшенә һәрчак бик җаваплы карый. Хастаханә палаталарын җыештырып кына калмый, табиблар һәм шәфкать туташларының ничек һәм нәрсә эшләвен дә күзәтә. Еш кына аларга ярдәм итәргә дә туры килә аңа. Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләргә ул, оста гына итеп, беренче ярдәм күрсәтә, шуның өчен табиблар мактап туя алмый үзен.

    Яраткан иренең үлеме аның өчен иң авыр сынау була. 38 яшендә тол кала ул. Ике улы һәм ике кызы ул вакытта әле өлгереп җитмәгән була. Мария үзе дә яшәү белән үлем арасында кала. Хәле бетә, ул күзгә күренеп сула башлый. Бертуган абыйсы коткара аны. Хәрби абыйсы барысын да үз контроленә ала, сеңлесе дәваланып һәм нерв системасын ныгытып кайтсын өчен, шифаханәгә юллама табып бирә.

    Гаилә башлыгы булмагач, тормыш рәхәт кенә бармый. Теләсә-теләмәсә дә, Мария Александровнага бу рольне үз өстенә алырга туры килә. Уллар-кызлар да үсеп җитә, барысы да эшкә урнаша. 1970 нче еллар ахырында Мария Егорованы авыруларны караучы кече шәфкать туташы вазифасына күчерәләр. Баш табиб һәрвакыт җыелышларда аның тырышлыгын, зирәклеген мактап телгә ала, ә авырулар ул дежур торганда шатлана. Мария Александровна пенсия яшенә җиткәч тә, баш табиб аның тагын бераз эшләвен үтенә.

    Пенсиягә чыккач, Мария Александровна үзен тулысынча йортына багышлый, олы кызына булыша, оныкасын карый, соңгы көннәренә кадәр барлык туган-тумачаларын үз тирәсенә җыеп тора. Шигаевлар гаиләсенең сигез ир һәм кыз туганнары арасыннан нәкъ менә аңа иң озын гомер насыйп була. Ул бик күп халык җырларын белә, җае чыкканда рәхәтләнеп җырлый. Зур православ бәйрәмнәрендә дини эчтәлекле шигырьләр сөйләп, килгән кунакларның һәм үз гаиләсенең күңелен күтәрә. Яшьлегендә дус булган кешеләр белән гомер буе арасын суытмый.

    Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бөтенхалык бәйрәме бу изге күңелле хатынның тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларның соңгысы була. Бөреле авыл җирлеге бистә ветераннарын тантаналы митингка чакыра. Тыл хезмәтчәннәренә иң почетлы урыннарны бирәләр. Әлеге гүзәл тантана алдыннан да, соңыннан бәйрәм табыны янында да өлкәннәр рәхәтләнеп аралашып, сөйләшеп утыра. Президент биргән бүләк аеруча куандыра. Ул көннәрдә Мария Егорова да, аның яшьтәш дуслары да үзләрен чынлап та җиңүчеләр буыны дип хис итә.

    - Җиңү турында без Биектаудан килгән йомышчыдан ишеттек. Бөтен авыл халкы авыл советы янына йөгерде. Анда репродуктор бар иде. Кемнәр шатлана, кемнәрдер үкереп елый. Күп кеше һәлак булды шул... - дип исенә ала Мария Александровна 1945 елның маен.

    Әйе, кечкенә генә авылга Александр, Егор, Николай Берсановлар, Василий, Григорий, Семен, Петр Сурковлар, Иван Серебряков, Григорий Тихонов һәм тагын бик күпләр кире әйләнеп кайтмаган.

    Язмыш бу гади, тыйнак хатынга - хезмәт сөюче анага - сиксән алты яшь биргән. Аның вафатыннан соң 40 көн узды. Тормыш аңардан башак гына дәвам итә, ләкин исән чагында сөекле һәм кадерле булган кеше үлми ул. Мария Егорованың дәвамчылары - балалары, оныклары аның турындагы истәлекләрне ихтирам белән саклар һәм киләчәк буыннарга тапшырыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: