Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Һич онытасым юк...”

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы гына көннәр калып бара. Авылыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары барысы да вафат булып беттеләр инде, тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя. Мәмдәл авыл җирлегендә 35 тыл ветераны бар. Илебез өчен еракта калган һәм дәһшәтле вакыйгалар шаһитлары булган өлкән буынга ихтирам һәм хөрмәт беркайчан да бетәргә...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы гына көннәр калып бара. Авылыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары барысы да вафат булып беттеләр инде, тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя.

    Мәмдәл авыл җирлегендә 35 тыл ветераны бар. Илебез өчен еракта калган һәм дәһшәтле вакыйгалар шаһитлары булган өлкән буынга ихтирам һәм хөрмәт беркайчан да бетәргә тиеш түгел. Алар һәрдаим игътибар үзә-гендә булырга тиеш. Аларның өйләренә барырга, хәлләрен белешергә, яшь буын белән очрашулар үткәрергә кирәк.

    Шушы максаттан Мәмдәл мәдәният йорты 70 еллыкны каршы алу һәм уздыру буенча аерым эш планы булдырды. Аның нигезендә мәдәният йортында "Һич онытасым юк..." дип аталган, тыл батырларына багышланган тематик кичә узды. Кунак итеп чакырылган тыл батырлары зур алкышлар астында сәхнәгә менеп утырдылар. Алып баручы кичәнең нинди максат белән уздырылуы турында сөйләде:

    - Мондый очрашулар бик кирәк, чөнки үсеп килгән яшь буын тарих белән яхшы таныш булырга тиеш, ә Җиңү көненең бөеклеген һәркем үз йөрәге белән тоярга, тирән хисләр белән искә алырга тиеш. Шушы үрнәк нигезендә сез, укучылар, үз илебезнең, туган җиребезнең кадерен белергә, олы буын кешеләренә хөрмәт күрсә-тергә өйрәнәсез.

    Кичә барышында ветераннар күңел хәтирәләрен яңартып, шул елларга кайтып, залдагыларга сугыш елларындагы авырлыклар турында сөйләделәр:

    Реклама

    - Без ул вакытта 10-15 яшьлек үсмерләр идек, олылар белән бер булып сукасын да тоттык, тырмасын да тарттык, үзебез ашамасак ашамадык, әмма фронтны икмәктән аермадык. Кышның озын кичләрендә әниләр белән бергә җыелып, кич утырып, солдатлар өчен җылы оекбашлар, бия-ләйләр, шарфлар бәйләдек. Язга чыга башлау белән тормышлар бигрәк тә авырлаша иде, карап торган бәрәңгеләр дә санаулы гына кала башлагач, иртән-иртүк торып, туң белән басуга чыгып, көздән җир астында калган бәрәңге җыярга китә идек. Ходай рәхмәте, шул бәрәңгенең туклыклылыгы, ул тәме бүген дә авыздан китми. Какы, кузгалак, акбаш, кычыткан - берсен дә калдырмый идек, җыеп алып ашадык, әниләр шулардан шулпа пешерә иде, - дип искә алдылар өлкәннәр.

    Шушы кичәдә безнең каршыда утырган әби-бабайларыбызның күңел түрләренә үтеп кереп, алар белән әңгәмә корган вакытта, ул ачы елларны берсенең дә онытмавын, һәрберсенең хәтеренә онытылмаслык булып кереп калганын да, халкыбызга хас булган сабырлык та, түземлек, рәхим-шәфкать һәм игелек якты моң булып сузылып барганын да тойдык.

    Беркемнең дә тормыш юлы сынауларсыз, шома гына узмый. Аеруча, бү-генге өлкән кешеләрнең язмышы ачы да, гыйбрәтле дә булган. Аларның тормышта күргәннәрен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Ләкин картлыклары бик тә матур вакытка туры килде. Алар бүгенгесе көндә өй түрендә, кадер-хөрмәттә яшиләр, ул һәм кызларының балаларын, ягъни оныкларын үстерәләр.
    Өлкән буын гына түгел, хәзерге һәм киләчәк буыннар да бу дәһшәтле елларны онытырга тиеш түгел. Халыкның батырлыгын фашизмны җиңү-нең дөньякүләм тарихи әһәмиятен берәүнең дә киметергә хакы юк.

    Һәр гаиләнең үз җиңү тарихы. Безнең бабайлар, әтиләр, абыйлар, меңнәрчә хатын-кызлар сугыш кырында һәр көн үлем белән очрашып, бик күбесе гомерләрен Ватан өчен бирде. Шуңа күрә дә, Җиңү бәйрәме бөтен халыкныкы һәм һәрберебезнеке!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: