Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Җиңү җиңел бирелмәде, аны хәтерегездә саклагыз!»

    Актив авыл хәбәрчесе иде Кичә Татарстан Республикасында Матбугат көне билгеләп үтелде. Рәис Һидиятуллинның бабасы Хисмәт абый Һидиятуллин турындагы язмасы бик вакытлы килде. Хисмәт абый инде олыгайгач та кәгазь битенә язган хәрефләрен энҗе бөртеге кебек матур итеп төзеп, фикерләрен һәркемне инандырырлык төпле итеп яза иде. Җае чыкканда, редакциягә дә килә, бик...

    Актив авыл хәбәрчесе иде

    Кичә Татарстан Республикасында Матбугат көне билгеләп үтелде. Рәис Һидиятуллинның бабасы Хисмәт абый Һидиятуллин турындагы язмасы бик вакытлы килде. Хисмәт абый инде олыгайгач та кәгазь битенә язган хәрефләрен энҗе бөртеге кебек матур итеп төзеп, фикерләрен һәркемне инандырырлык төпле итеп яза иде. Җае чыкканда, редакциягә дә килә, бик җайлап сөйләшә иде. Без аны сугыш ветераны буларак та, авыл хәбәрчесе буларак та яхшы хәтерлибез. Бу язманы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм район газетасының 80 еллыгы уңаеннан Хисмәт абый Һидиятуллин истәлегенә багышлыйбыз.

    Сугыш, каһәр суккан сугыш... Инде аның турында бөтен сүзләр дә әйтелеп, бөтен җырлар да җырланган кебек. Бу сугышта җиңү - Бөек Җиңү.

    Планетаны фашизмнан коткарган солдат - безнең ата-бабаларыбыз. Бу гомергә шулай булды һәм булачак та, чөнки Бөек Җиңүнең бөтен бөеклекләре минем балаларымның хәтеренә уеп языла.

    Ә без беләбез - бала вакыттагы хәтер-хатирәләр гомерлеккә истә кала.

    "Җиңү җиңел бирелмәде, улым, аның хәтерен сакларга, балаларыңа тапшырырга тырыш", - дигән васыяте бар иде бабаемның. Мин аны үтәргә тырышам. Менә шушы Бөек Җиңүне кечерәйтеп, гади генә илкүләм хәрби операциягә (Европа илләре) әйләндереп барганда кылт итеп бабаемның сүзләре искә төште: "Хәтерне сакларга, тапшырырга тырыш". Мәкаләмнең герое дәү әтием, минем улымның бабасы Һидиятуллин Хисмәт Һидият улы. Дәү әтием инде 10 ел гүр иясе, ул сугыш инвалиды иде.

    Сугышны башыннан ахырынача үтмәсә дә, михнәтне бик күп татырга туры килә аңа. Аның ике кабыргасы кисеп алынган, аягында снаряд ярчыгы бар иде. Дәү әтием һәрвакытта да белемгә омтылучы, дөреслекне, матурлыкны, әдәп-тәртипне яратучы кеше булды.

    Кайда гына эшләсә дә, аның кулы тигән җирдән тәртип, пөхтәлек бөркеп тора. Хисапчы булып эшләгәндә һәр сан, дата кенәгәдә теркәлеп барган.

    Чуваш Иле мәктәбендә шәкертләре кырыс, ләкин пөхтә-гадел кеше иде, дип искә ала.

    Үзешчән сәнгатьне бик яратты дәү әтием. Ул оештырган бию түгәрәгенең даны ерак авылларга билгеле, ә үзешчән театр "халык театры" исеменә лаек дәрәҗәдә үскән була. Гомеренең соңгы елларында башта Юртыш, аннан Зур Кавалда яшәде дәү әтием. Һәрвакыт концертларда катнашып, мәчеткә намазга йөреп, кирәк вакытта мулла вазифасын да башкарып килде. Кайда да Хисмәт агайны хөрмәт иттеләр.

    Минем укытучылыкка укырга керүемне белгәч, бик куанган иде дәү әтием. Минем эшемнең дәвамчысы булырсың, тырышып укы, дип әйтә килде. Соңгарак ул язган мәкаләләренең хатасын тикшерү минем "өй эшенә" әйләнде. Әйтергә онытып торам, Хисмәт Һидиятуллин районда һәм республикада яхшы таныш очерклар язучы иде. Һәр атна ялга кайт-канда мине караламада яңа мәкалә көтеп тора.

    Менә шушы мәкалә-очеркларны язуга әзерләгәндә күпме эзләнүләр, хәтер яңартулар башкарырга туры килгән аңа.

    Яңа ачышлар, акланган исемнәр дә күп булгандыр. Мәкаләдә сугыш темасы аерым урын алып тора: гаиләгә ничек тәэсир иткән, авырлыклар ничек үтелгән, шушы авыр чорда да кеше булып кала беленгән - боларның барысына да аерым басым ясала. Аннан, язу эшенә осталык дәү әтиемә кечкенәдән бирелгән булгандыр. Беркөнне, кәгазьләрен карап утырганда, сугыш вакытында алып барылган көндәлеккә тап булдым. Шушы 2-3 битлек язмада сугышның ачысын татуын аңларга да, 18 яшьлек Хисмәт солдатның көндәлекне матур әдәби телдә язуын күрергә дә була.

    Күп кеше очерклар язарга сорап, үзе килә иде дәү әтием янына. Ләкин, шактый эзләнүләрдән соң, мәкалә әзер булгач та, басмага тапшырмаган эшләре күп булды. Ни өчен, дигәндә, чөнки аның өчен алгы планда геройның үткән юлы, илгә-көнгә күрсәткән игелек-файдасы тора иде. Вердикт бер: мин аны кешегә үрнәк итеп куя алмыйм.

    2005 елда дәү әтиемә 80 яшь туласы иде (5 гыйнвар). Ләкин ул, үз юбилееннан бигрәк, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын көтте. Май бәйрәмендә, җирләр кипкәч, күрше-тирә авылларны йөреп чыгарбыз, дип килешкән идек.

    Миңа машинамны рәтләп-ремонтлап куярга көздән үк кат-кат кисәтелде, орден-медальләр ялтыратылды... Ләкин, 80 яшьлек юбилеена бер атна кала, дәү әтием бакыйлыкка күчте. Ә гыйнварда улым туды. Горурланып әйтә алам: Казан шәһәрендә яшәүче улым үз күзләре белән күрмәгән бабасының кабере кайдалыгын белә.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елны безгә тынычлык, аяз күк йөзе бүләк иткән дәү әтием Һидиятуллин Хисмәт Һидиятулла улына һәм барча сугыш, тыл ветераннарына рәхмәт сүзем аларга дога булып барсын иде.

    Кызганычка каршы, Хисмәт абый Һидиятуллинның кыш көне төшкән фотосы гына редакция архивында сакланган. Шулай да искә төшерү өчен аны куярга булдык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: